Бишбүләк районы
Байрак
| |
Башкала | Бишбүләк |
---|---|
Халык исәбе | 26 080 (2010, Җанисәп, даими яшәүче халык) ![]() |
Нигезләнгән | 20 аугыс 1930[1] |
Җәгърафия | |
АТБ | Башкортстан |
Мәйдан | 2,133.9 дүрткел километр |
Координатлар | 53.6911°N 54.2722°E ![]() |
Бишбүләк районы (рус. Бижбулякский район) – Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге – Бишбүләк авылы, ул Өфәдән 230 км, якындагы Приютово тимер юл станциясеннән 40 км ераклыкта урнаша.
Эчтәлек
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бишбүләк муниципаль районы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгынын көньягында урнашкан. Мәйданы 2 134 км² тәшкил итә. Бишбүләк районы Әлшәй, Ярмәкәй, Бәләбәй районнары белән һәм Ырынбур өлкәсе белән чиктәш.
Районның төньягында Ык елгасы башлана, көньяк өлешендә – Дим елгасы ага, кушылдыклары – Мәнәвез, Өязе.
Районның 16%ын урманнар алып тора.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
85 авыл бар, иң эреләре: Бишбүләк (2009 елда 6,4 мең кеше яши), Кыңгыр-Мәнәвез (1,36 мең), Михайловка (1,31 мең), Ает (1,26 мең), Дим (1,02 мең), Базлык (1 мең), Кошъелга (0,86 мең), Усак-Кичү (0,84 мең).
Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1939[2][3] | 1959[4][3] | 1970[5][3] | 1979[6][3] | 1989[7][3] | 2002[8][3] | 2010[9] | 1 гый 2018[10] | 1 гый 2019[11] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
39 587 | ↘37 464 | ↗38 548 | ↘32 543 | ↘27 781 | ↗27 999 | ↘26 080 | ↘22 511 | ↘22 052 |
Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ел | чуашлар | татарлар | башкортлар | урыслар |
---|---|---|---|---|
1970 | 31,4 % | 8,3% | ||
1989 | 37,5% | 35 % | 10,4% | |
2002 | 40 % | 26,3 % | 21,5 % | 10,6% |
2010 | 35,3 % | 26,1 % | 22 % | 11,8% |
Мукшылар (эрзә) – 3,6%.
Район җирендә туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Мифтахетдин Акмулла
- Кәрим Хәкимов
- Газыйм Касыймов, ТАССР һәм БАССР дәүләт эшлеклесе
- Фатих Кәрим
- Габдулла Әхмәтшин - фронтовик язучы, драматург, тәрҗемәче
- Ярлы Кәрим
- Яков Ухсай
- Таһир Ахунҗанов
- Нурмөхәммәт Хөсәенов
- Әнвәр Сөләйманов
- Тәслимә Фәйзуллина – Тинчурин театры артисты
- Римзил Вәли
Советлар Берлеге геройлары:
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Районда нефть ятмалары ачыкланган (Шкапов, Дим, Сатай ятмалары). Нефть ятмаларын Башнефть АҖҖ кызы – «Ишембайнефть» хезмәтләндерә.
Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бишбүләк районында төрле укладлы авыл хуҗалыгы комплексы пәйда булган. Районда 24 эре хуҗалык (ААҖ), 13 «иманлы ширкәт», 24 авыл хуҗалыгы кооперативы, 125 фермер хуҗалыгы исәпләнә. Авыл хуҗалыгы техникасын «Җиргән МТС» Бишбүләк филиалы төзекләндерә.
Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча база булдырылган. 7 тегермән, 7 пекарня, «Уралсиб-Бишбүләк» сөт заводы, аена 40 т ит куәтле ит хәзерләү цехы.
Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бишбүләк районы аша 4нче категория Кыргыз-Миякә-Бишбүләк юлы уза, күрше районнар һәм Ырынбур өлкәсе белән аралашу өчен 5нче категория юллар хезмәт итә. Юлларның тулаем озынлыгы – 471 км, яхшы каты өслекле юллар – 163 км (34,7%).
Районда шулай ук ведомство юллары бар – 92,3 км, аларның яхшы өслеклеләре – 75%. Бу юллар нефтьчеләргә хезмәт итә.
Мәгариф өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бишбүләк районында 30 мәктәп әлегә бар: 11 башлангыч, 11 – төп, 17 тулы урта. 3375 укучы бар.
Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бишбүләк районының «Якты юлдан» дип аталучы иҗтимагый-сәяси газетасы чыгарыла. Оештыручысы: Бишбүләк район Советы. 1931 елдан башлап чыга. Татар теленнән тыш, газета шулай ук урысча һәм чуашча чыгарыла. Атнага 3 тапкыр чыга. Айга 2 тапкыр башк. "Дим буйҙары" гәҗит - кушымтасы чыгарыла.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ http://xn--80ab4e.xn----7sbacsfsccnbdnzsqis3h5a6ivbm.xn--p1ai/index.php/component/content/article/8-statya/2734-bishb-l-k-rajony
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1939)
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1959)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Рәсми сайт (рус.)