Якты юлдан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Якты юлдан latin yazuında])
Якты юлдан
Светлый путь
Tөр

Иҗтимагый-сәяси


Гамәлгә куючы

Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы

Нәшер итүче

Башкортстан Республикасының "Светлый путь" мөхәрририяте" казна оешмасы

Штат корреспондентлары

11

Нигезләнгән

1931

Тел

рус теле

Төп офис

Русия, Башкортстан, Бишбүләк районы, Бишбүләк авылы, Совет ур., 31


язылу индексы

99761

Веб-сайт: http://rbsmi.ru/svetlyi-put/

Якты юлдан - Башкортстанның Бишбүләк районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый - сәяси газета, язылу индексы 99788. Атнага өч тапкыр чыга. русча «Светлый путь», чуашча «Ҫутӑ ҫул» гәҗитләре чыга. Айга 2 тапкыр башк. «Дим буйҙары» гәҗит - кушымтасы чыгып килә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район гәҗите тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елның башыннан Бишбүләк волостенда русча «За коммуну» гәҗите нәшер ителә.

Бишбүләк районының русча һәм чуашча гәҗитләре район оештырылган вакыттан (1930 елның 20 августы) нәшер ителә. 1931 елның 4 сентябрендә чуашча «Колхозри ӗҫ» («Колхоз хезмәте») гәҗите чыга[1]. Мөхәррире – Иван Матвеев. Бәләбәй шәһәренең басмаханәсендә басыла. Шул ук елларда Бишбүләк МТСының басмаханәсендә аның сәяси бүлегенең мөстәкыйль гәҗите русчаЗа большевистские колхозы” нәшер ителә.

Татарча гәҗит тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район гәҗитенең татарчасы 1951 елда, гәҗитләрне берләштергәч, русчадан дубляж итеп нәшер ителә башлый. Татарча гәҗитнең мөхәррирләре булып Я.М. Хәйретдинов, С.С. Әбүзәров (соңыннан «Кызыл таң»да эшли), Р.С. Батталова эшли.[2]

1963 елның 1 февраленнән Бишбүләк районы белән Бәләбәй районы берләшкәч, район гәҗите чыгудан туктап тора. Район халкына Бәләбәйдә чыккан «Җиңү өчен» гәҗите таратыла.

1965 елның 13 гыйнварында Бишбүләк районы яңадан торгызылгач, 1965 елның апрелендә район гәҗитләре өч телдә янәдән Бишбүләктә чыга башлый: «Якты юл» «Светлый путь», «Ҫутӑ ҫул».[3]

Татарча һәм чуашча гәҗитләр бер елдан артык чыкмый торганнан соң, 1993 елның 1 июлендә янәдән нәшер ителүен дәвам итә.

Шагыйрь Фатих Кәрим, чуаш халык шагыйре Яков Ухсай, Ираида Петрова-Нарс, драматург Габдулла Әхмәтшин, Филипп Вуколов – Эрлик, язучы Таһир Таһиров, театр эшлеклесе Булат Имашевларга район гәҗите олы тормышка юл күрсәтүче була.[4]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. постановление Башкирского обкома ВКПб) от 27 августа 1931 года
  2. Бишбүләк сайты, archived from the original on 2014-08-10, retrieved 2014-08-31 
  3. http://bizhik.ucoz.ru/publ/2-1-0-1
  4. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-08-11, retrieved 2014-08-31