Газыйм Касыймов
Бу мәкаләне Газим Касыймов мәкаләсе белән берләштерергә тәкъдим ителә Сәбәпләр һәм бәхәс Википедия:Берләштерүгә сәхифәсендә.
Бәхәс бер атна бара (шулай ук озаграк була ала). Бәхәс башланган көн – 17.12.2021. |
Газыйм Касыймов | |
---|---|
Туган телдә исем | Газыйм Касыйм улы Касыймов |
Туган | 1891 Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Биктәш авылы |
Үлгән | 19 август 1937 Мәскәү |
Яшәгән урын | Карл Маркс урамы |
Милләт | татар[1] |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Газыйм Касыйм улы Касыймов (рус. Газым Касымович Касымов, 1891, Биктәш, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы — 19 август 1937, Мәскәү, ССРБ) — дәүләт эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1917 елдан сул эсерлар фиркасе әгъзасы, 1919 елдан РКП(б) фиркасендә. Казан университетын тәмамлаганнан соң (1917) Бәләбәй шәһәрендә укытыучы булып эшләгән. Милләт Мәҗлесе депутаты.[2] 1918—1919 елларда Бәләбәй инкыйлаби комитеты рәисе урынбасары, Үзәк мөселман комиссарлыгының бүлек мөдире, «Ярлылар тавышы» гәҗите мөхәррире. 1919—1920 Бәләбәй өяз башкарма комитеты урынбасары, рәисе. 1921 елдан — Өфе губерна ачыгучыларга ярдәм комитеты рәисе. «Урал» гәҗитенең мөхәррир урынбасары (1920 дән), мөхәррир (1922 дән)
Башкорт инкыйлаби трибуналы (1923), БАССР Баш мәхкәмәсе рәисе (1923—1924). 1924 елдан — БАССР мәгариф комиссары, 1926 елдан — юстиция комиссары, бер үк вакытта БАССР прокуроры. 1928 елдан башлап Казанда эшли: 1929—1931 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты хезмәткәре, 1931—33 һәм 1935—37 елларда Казан педагогика институты ректоры, 1933 тән ТАССР игенчелек халык комиссары урынбасары, 1934 тән ТАССР коммуналь хуҗалыгы халык комиссары.
Сәяси золым корбаны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кулга алынганчы Карл Маркс урамында яши. 1936 елның 30 декабрендә «Шура хакимиятенә каршы милләтчел оешмасы җитәкчесе» дип кулга алына һәм 1937 елның 19 августында ССРБ Югары Мәхкәмәсе тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителә. Мәхкәмә карары шул ук көнне гамәлгә ашырыла. Мәскәүнең Дон зиратындагы кардәшләр каберендә җирләнгән.[1]
1958 елда аклана.