Габдрахман Измайлов
Габдрахман Измайлов | |
---|---|
Туган | 1889 Казан, Россия империясе |
Үлгән | 1957 СССР |
Габдрахман Измайлов (Габдрахман Йосыф улы Измайлов, 1889, Казан, Россия империясе — 1957, СССР) — сәясәт эшлеклесе. БК(б)Фнең Казан ГК каршындагы мөселман бүросы җитәчеләреннән берсе (1918), Бөтенбашкорт гадәттән тыш кәмисиясе рәисе (1919), ТАССР эчке эшләр халык комиссары (1920-1921), Таулы халыклар АССРның ҮБК президиумы сәркәтибе (1921-1923). 1923-1929 елларда Казанда: ТАССР хезмәт, эшче-керәстиян инспекциясе халык комиссариатларында, БК(б)Фнең Бауман РК җаваплы сәркәтибе (1924),[1] Камил Якуб ис. полиграфия-нәшрият комплексы директоры, «Яңа китап» нәшириятендә идарә рәисе урынбасары. 1930-1931 елларда язу машиналары остаханәсендә Көнчыгыш телләре буенча киңәшче, хәреф җыючылар курсларында укытучы.
1933 елда куга алынган. ««Иттифак» инкыйлабка каршы милләтчел баш күтәрүчеләр оешмасы әгъзасы булу»да гаепләнеп 8 ел лагиргә хөкем ителгән. 1957 елда акланган.