Александр Алемасов
Александр Алемасов | |
---|---|
![]() | |
ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты 1 нче сәркатибе | |
Вазыйфада 26 август 1937 – 9 март 1942 | |
Аңа кадәр | Альфред Лепа |
Дәвамчысы | Анатолий Колыбанов |
Туган | 1902 Златоуст, Златоуст өязе, Өфе губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 1972 Воронеж, ССРБ |
Белем | Кызыл профессура институты[d] |
Алема́сов Александр Михаил улы (1902, хәзерге Чиләбе өлкәсе Златоуст шәһәре - декабрь 1972, Воронеж шәһәре), НКВД һәм ВКП(б) эшлеклесе. Татарстанда татар зыялыларына каршы массакүләм сәяси репрессияләр оештыручы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Златоустта чиркәү мәктәбен (1914), Кызыл профессура институтын (Ростов шәһәре, 1931), Кызыл профессура тарих-партия институтын (1933) тәмамлый.
1914-19 елларда Златоуст оешмаларында эшли. 1920 дән Кызыл Армия сафында - Польша фронтындагы 4 нче укчылар дивизиясенең 28 нче полкында уксибәрче, разведчиклар такымында сәяси җитәкчесе (политрук). 1922-25 елларда Хәрби диңгез флотында - «Парижская коммуна» линкорында һәм «Ленин» канонер көймәсендә өлкән электрик.
1927 дән партия эшендә: ВКП(б)ның Прохладный райкомында, аннары Кисловодск шәһәр комитетындә агитация-пропаганда бүлеге мөдире (1927-29), җаваплы сәркатиб (1929-30). 1930 елда Алемасов Минеральные Воды тимер юл станциясенә, соңрак Ростовтагы паровозлар ремонтлау заводына (1931-32) партком сәркатибе итеп билгеләнә. 1933-35 елларда Воронеж паровозлар ремонтлау заводында парторг; 1935-36 да ВКП(б)ның Воронеж шәһәр комитетындә 2 нче сәркатиб. 1937 елның июль-сентябрь айларында ТАССР эчке эшләр халык кәмисәре. 1937-42 дә ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты 1 нче сәркатибе. Татарстанда массакүләм сәяси репрессияләрне оештыручыларның берсе.[1][2] 1942 дән ВКП(б)ның Ленинск-Кузнецк, Тум, Кременчуг шәһәр комитетларында сәркатиб. СССР (1937-46), ТАССР (1938-42) Югары Шуралары депутаты.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Султанбеков Б. Кровавый след операции «Новаторы» // Страницы секретных архивов. Казань, 1994;
- Петров Н.В., Скоркин К.В. Кто руководил НКВД. 1934-1941. М., 1999.
- Татар энциклопедиясе 2016 елның 6 март көнендә архивланган.