Хәбир Пазиков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәбир Пазиков latin yazuında])
Хәбир Пазиков
Туган телдә исем Хәбир Мөхәррәм улы Пазиков
Туган 15 октябрь 1896(1896-10-15)
Пермь губернасы (Свердловск өлкәсе) Качканар
Үлгән 21 апрель 1975(1975-04-21) (78 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Кызыл профессура институты[d]
Һөнәре фирка эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Мәймүнә Әсәдулла кызы, укытучы
Балалар улы Олег (1947), кызы Наилә
Бүләк һәм премияләре Ленин орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыII дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены
Хәбир Пазиков
Казакъстан КП Караганда өлкә комитеты беренче сәркатибе
Вазыйфада
1938 ел – 1942 ел
Дәвамчысы Леонид Мельников
Казакъстан КП Көньяк Казакъстан өлкә комитеты беренче сәркатибе
Вазыйфада
1944 ел – 1947 ел
Туган 15 октябрь 1895(1895-10-15)
Пермь губернасы, Россия империясе
Үлгән 22 апрель 1975(1975-04-22) (79 яшь)
Мәскәү, СССР
Белем Кызыл профессура институты[d]

Хәбир Пазиков, Хәбир Мөхәррәм улы Пазиков, рус. Пазиков Хабир Мухарямович (1896-1975) — фирка эшлеклесе, Казакъстан АССР Көнбатыш Казакъстан КП (б) өлкә комитетының беренче сәркатибе (1937), Караганда өлкә комитетының беренче сәркатибе (1938-1942), ВКП (б) Татарстан өлкә комитеты икенче сәркатибе (1942-1944), Көньяк Казакъстан өлкә комитетының беренче сәркатибе (1944-1947), Көнчыгыш Казакъстан өлкә комитетының беренче сәркатибе (1948-1952), РСФСР министрлар шурасы бүлек мөдире (1953-1962).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1896 елның 15 октябрендә Пермь губернасы (хәзерге Свердловск өлкәсе) Качканар шахтерлар бистәсендә туган. 1910-1926 елларда Уралда, Себердә, Казакъстанда шахталарда эшләгән. 1917-1918 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә. 1928-1930 И.В. Сталин исемендәге Коммунистик университетта, 1935-1937 Кызыл профессура институтында укыган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1926-1928 ВКП (б) Тум округы комитеты, Канск округы комитеты инструкторы.
  • 1930-1935 ВКП (б) ҮК Башкортстан АССР, Үзбәкстан ССР, Кыргызстан АССР буенча пропаганда төркеме җитәкчесе.
  • 1935-1938 ВКП (б) ҮК җаваплы оeштыручысы.
  • 1938 Казакъстан АССР (1936 елдан Казакъстан ССР) КП (б) Көнбатыш Казакъстан өлкә (1962-1992 елларда Урал өлкәсе) комитетының беренче сәркатибе.
  • 1938-1942 Караганда өлкә комитетының беренче сәркатибе.
  • 1942-1944 ВКП (б) Татарстан өлкә комитеты икенче сәркатибе.
  • 1944-1947 Көньяк Казакъстан өлкә комитетының беренче сәркатибе.
  • 1948-1952 Көнчыгыш Казакъстан өлкә комитетының беренче сәркатибе.
  • 1953-1962 РСФСР министрлар шурасының эшләр идарәсендә бүлек мөдире.

ВКП (б) XVIII корылтае делегаты (1938).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1996 Шымкент шәһәрендә урамга исеме бирелгән[1]/

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Утяганов А. Человек, оставивший сердце Шымкенту. «Панорама Шымкента», 20 июня.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Шымкент шәһәр мәслихәте карары, 1996 ел, 30 декабрь