Иосиф Сталин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Иосиф Виссарионович Сталин
гөрҗ. იოსებ ბესარიონის ძე ჯუღაშვილი
Stalin 1945.jpg
Туган телдә исем Иосиф Виссарионович Джугашвили
Туган 6 (18) декабрь 1878 ел, рәсми юрама буенча 9 (21) декабрь 1878 ел
Гори, Тифлис губерниясе, Русия империясе
Үлгән 5 март 1953 ел
Кунцево, Мәскәү өлкәсе, РСФСР
Үлем сәбәбе цереброваскуләр авыру[d][1] һәм мигә кан йөгерү[d]
Күмү урыны Кримел дивары янындагы некрополь[d] һәм Ленин төрбәсе
Яшәү җире Нарым[d]
Туруханск[d]
Сольвычегодск
Яңа Уда[d]
Питырбур
Бакы
Милләт грузин
Ватандашлыгы Русия империясе[2][3][4]
РСФСҖ
Flag of the Soviet Union (1936-1955).svg Совет Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге[5][6]
Альма-матер Тбилиси рухани семнариясе[d] һәм Гори рухани семинариясе[d]
Һөнәре сәясәтче
Эш бирүче Тбилиси физик обсерваториясе[d], «Правда» газетасы һәм Брдзола[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе, Месаме-даси[d], Русия социал-демократик эшчеләр фиркасе һәм РСДРП(б)[d]
Җефет Екатерина Сванидзе (19041907)
Надежда Аллилуева (19191932)
Балалар уллары: Яков һәм Василий
кызы: Светлана
тәрбиягә алынган улы: Артём Сергеев
Ата-ана
  • Виссарион Иванович Джугашвили (әти)
  • Екатерина (Кетеван) Геладзе (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре Ленин ордены Ленин ордены Ленин ордены
Хәрби дәрәҗә ССРБ генералиссимусы[d]
Joseph Stalin Signature.svg
Commons-logo.svg [[commons:Category:Joseph Stalin|Иосиф Виссарионович Сталин
гөрҗ. იოსებ ბესარიონის ძე ჯუღაშვილი]]
Викиҗыентыкта

Иосиф Виссарион улы Сталин (гөрҗ. იოსებ ბესარიონის ძე ჯუღაშვილი, транслитерация Иосеб Бесарионос дзе Җуғашвили, тат.лат. İoseb Besarionos dze Cuğaşwili) (9 (21) декабрь 1878(18781221)5 март 1953) — совет сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, 1924(1929) — 1953 елларда ССРБ җитәкчесе, совет диктаторы.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И.В. Сталин (Джугашвили) 1879 елның 21 декабрендә Тифлис губернасының Гори шәһәрчегендә итекче гаиләсендә туган, 1894 елны Гори руханилар мәктәбен тәмамлап, Тифлисның православ руханилар семинариясенә кергән һәм, марксизмны пропагандалавы аркасында, 1899 елны аннан чыгарылган. 19021913 елларда алты тапкыр кулга алына, сөргенгә сөрелә; дүрт тапкыр сөргеннән качып китә. 1903 елда большевиклар фиркасенә керә. 1917 елның мартында Турухан сөргененнән Петроградка барып кайта. Бөек Октябрь инкыйлабында актив катнашмаган, ләкин баш күтәрү карары яклаган.

Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң Милләтләр эшләренең комиссары булып җитәкләгән. Мулланур Вахитов Мөселман эшләре комиссары булып җитәкләгән, Сталин җитәкчелегендә эшләгән.

Русия ватандашлар сугышы вакытында Сталин Сарысу (Царицын) шәһәре саклавында катнашкан.

Эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1922 елның 3 апрелендә Иосиф Сталин ЦК РКП(б) генераль сәркатибе итеп сайлана.

И. Сталин дөнья тарихында бик каршылыклы шәхес. Аның хәкимлегендә Яңа Икътисадый Сәясәте бетерелгән, күп хезмәтчел авыл кешеләре бастырылган һәм үтерелгән, ГУЛАГ системасы булдырылган, 1932-1933 ачлыгы, диктаторлык режимын урнаштырылган, 1937 елда зур бастыру сәясәте үткәрелгән, сугыш алдында сәләтле хәрби башлыклары үтерелгән, төрле милләтләрнең изүе булган, күп милләтләр сөргенгә җибәрелгән (кырымтатарлар, чичәннәр, ингушлар, карачайлар, балкарлар һ.б.).

Моннан тыш Сталин җитәкчелегендә зур сәнәгать нигезләнгән, атом бомбасы ясалган, Совет Дәүләтенең чикләре киңәйтелгән, Бөек Ватан сугышында (күп югалтулар белән) һәм Икенче бөтендөнья сугышында җиңү, фән үсеше (генетикадан тыш) да булган.

Сталин хәкимлегендә гаделсез милли җөмһүриятнең чикләре булдырылган, күп милләтләр (Кырым татарлары, вайнахлар, карачайлар, Идел алманнары һ.б.) бастырылган һәм сөргенгә җибәрелгән. Сталин хәкимлегендә күп гаепсез кешеләре бастырылган һәм үтерелгән булган.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]