Василий Чуйков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Василий Чуйков

Тулы исеме Василий Иван улы Чуйков
Һөнәре гаскәри, хәрби җитәкче
Туу датасы 12 февраль 1900(1900-02-12)
Туу җире Русия империясе, Серебряные Пруды авылы, Венёв өязе, Тула губернасы (хәзер Мәскәү өлкәсе)
Милләте рус
Үлем датасы 18 март 1982(1982-03-18) (82 яшь)
Үлем җире Мәскәү
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы — 19.03.1944, Совет Берлеге Каһарманы — 6.04.1945 Ленин ордены Ленин ордены Ленин ордены Ленин ордены Ленин ордены Ленин ордены Ленин ордены Ленин ордены Ленин ордены Октябрь Инкыйлабы ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены I дәрәҗә Суворов ордены I дәрәҗә Суворов ордены I дәрәҗә Суворов ордены Кызыл Йолдыз ордены Мәскәүне саклау өчен медаль, һәм бүтән

Василий Иван улы Чуйков (рус. Васи́лий Ива́нович Чуйко́в)(12 февральдә 1900 — 18 мартта 1982) — Совет Гаскәр башлыгы, Совет Берлеге Маршалы (1955), Сталинград сугышы каһарманы, мәшһүр 64-нче гаскәренең башлыгы. Совет Берлеге ике тапкыр каһарманы (1944, 1945).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү]

1900 елның 12 февралендә Мәскәү өлкәсендә Серебрянные Пруды (Көмеш буалар) авылында туган.

1917 елда минёр отрядында юнга булып хезмәт иткән.

Ватандашлар сугышы[үзгәртү]

1918 Ватандашлар сугышында Сул эсер фетнәсен бастыруында катнашкан. Көньяк, Көнбатыш, Көнчыгыш фронтларында сугышкан. Ике тапкыр Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. 1919-1920 елларда 4 мәртәбә яраланган. Алабуга шәһәре, Мөслим авылы азат итү операциясендә катнашкан.

Икенче дөнья сугышы[үзгәртү]

1939 елның декабрендә 9-нче гаскәре башлыгына билгеләнгән. 1939-1940 елларда Совет-Фин сугышында катнашкан. РККА Польша походында 1939 елда катнашкан. 1940 елның декабреннән Кытайда Совет хәрби вәкиле булып эшләгән.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү]

1942 елдан Бөек Ватан сугышы төрле фронтларында катнашкан. 1942 елның сентябрь аеннан 62-нче гаскәре башлыгы булып билгеләнгән.

Чуйков гаскәре каһарманлыгы[үзгәртү]

Сентябрь аенда фашистлар Сталинград эченә һөҗүм итеп кергәннәр. Һәр бина, йорт өчен каты сугыш барган. Павлов йорты, Тегермән өчен сугышлар тарихта мәңгелеккә калган.

Сталинградта урам сугышы

Василий Чуйков җитәкчелегендә 62-нче гаскәр һәр йорт өчен батырлык күрсәтеп сугышкан һәм һәр көнне тупка тотуга, ачлыкка, салкынлыкка карамастан Сталинград шәһәреннән чигенмәгән. Василий Чуйков фашист гаскәрләренә Идел буйларында беркетелергә мөмкинлек бирмәгән.

Чуйков гаскәре батырлыгы Совет хәрби башлыгына "Уран" каршы һөҗүм операциясен гамәлгә ашырырга биргән. 1942 елның 19 ноябрендә "Уран" Совет каршы һөҗүм операциясе башлана. 23 ноябрьдә Калач шәһәрендә фашист көчләре чолгап алына.

1943 елның апрелендә 62-нче гаскәре батырлык һәм ныклык өчен 8-нче Гвардия гаскәре исемен ия булган. Уң Як Украина азат итү операциясендә, Висла-Одер операциясендә катнашкан.

Сугыштан соң Василий Чуйков төрле гаскәр башлыгы вазифаларын башкарган.

Василий Чуйков 1982 елның 18 мартында үлгән. Аның васыяте буенча Василий Чуйков Волгоградта Мамай Курганында "Ватан-Ана чакыра" һәйкәле итәгендә күмелгән.

Бүләкләр[үзгәртү]

Сталинград җиңү байрагы
  • Ике тапкыр Совет Берлеге каһарманы (19.03.1944, 6.04.1945)
  • тугыз мәртәбә Ленин ордены иясе (26.10.1943, 19.03.1944, 21.02.1945, 11.02.1950, 11.02.1960, 12.02.1970, 11.02.1975, 21.02.1978, 11.02.1980)
  • Октябрь Инкыйлабы Ордены (22.02.1968)
  • дүрт мәртәбә Кызыл Байрак ордены иясе (1920, 1925, 1944, 1948)
  • Өч мәртәбә I-нче дәрәҗәле Суворов Ордены иясе (28.01.1943, 23.08.1944, 29.05.1945)
  • Кызыл Йолдыз Ордены (1940)
  • Алтын Дәүләт гербы белән Хөрмәтле корал (22.02.1968)
  • Уналты СССБ медале
  • Ике орден «Ватан алдында хезмәт өчен» алтын (АДҖ)
  • Большой крест ордена Звезда дружбы между народами (АДҖ)
  • Орден «Крест Грюнвальда» 2-го класса (ПНР)
  • Золотой крест ордена «За воинскую доблесть» (Virtuti Militari) 4 класса (ПНР)
  • Командорский крест ордена Возрождения Польши 1 и 2 класса (ПНР)
  • Орден Сухэ-Батора (МНР)
  • Два ордена Китая
  • Крест «За выдающиеся заслуги» (США)

Истәлек[үзгәртү]

Маршал Чуйков кабере, Мамай Курганы, Волгоград

Күп шәһәрләрдә Василий Чуйков истәлегенә урамнары, мәйданнары, хәрби вузлары, мәктәпләре исемләнгән.

Казанда төп Сталинград каһарманына - маршал Чуйков истәлегенә урам ачылган.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]