Фёдор Толбухин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Фёдор Толбухин
1974 CPA 4358.jpg
Туган телдә исем Фёдор Иван улы Толбухин
Туган 16 июнь 1894(1894-06-16)
Ярыслау губернасы, Русия империясе
Үлгән 17 октябрь 1949(1949-10-17) (55 яшь)
Мәскәү
Үлем сәбәбе Шикәр авыруы
Күмү урыны Кримел дивары янындагы некрополь[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе
Flag of the Soviet Union (1936-1955).svg Совет Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге
Альма-матер М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d]
Һөнәре гаскәр башлыгы, маршал
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы, Русия ватандашлар сугышы һәм Алман-совет сугышы
Бүләк һәм мөкәфәтләре Совет Берлеге Каһарманы, "Җиңү" ордены кавалеры һәм бүтән
Хәрби дәрәҗә ССРБ маршалы[d], ыштабс-капитан, комбриг[d], комдив[d], янарал-маюр[d], янарал-литинан, янарал-пулкауник[d] һәм әрме янаралы[d]
Commons-logo.svg Фёдор Толбухин Викиҗыентыкта

Фёдор Иван улы Толбухин (1894-1949) – ССРБ гаскәр башлыгы, Советлар Берлеге Маршалы, Советлар Берлеге Каһарманы (үлгәч), Югославия Халкы Каһарманы, Болгария Халык Җөмһүриятенең каһарманы (үлгәч), "Җиңү" ордены кавалеры.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1894 елда Ярыслау губернасында крестьян гаиләсендә туган.

Беренче бөтендөнья сугышында 1915 елдан Көньяк-Көнбатыш фронтында рота белән җитәкчелек итә, шуның өчен Изге Анна һәм Изге Святослав орденнарына лаек була.

Февраль инкыйлабыннан соң полк комитеты рәисе булып сайлана.

1918 елның августыннан Кызыл Гаскәргә керә. Ватандашлар сугышында Төньяк һәм Көнбатыш фронтларында хезмәт итә.

1921 елда Кронштадт фетнәсен бастыруда катнаша.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1941, август -декабрь – Кавказ арты фронтының штаб башлыгы
  • декабрь 1941 — гыйнвар 1942: Кавказ фронтының штабы башлыгы
  • гыйнвар — март 1942: Кырым фронтының штабы башлыгы

Керич-Феодосия десант операциясенең планын эшкәртә.

19421943 елда Сталинград фронтында 57-нче гаскәр белән җитәкчелек итә.

1943 – 4-нче Украин фронты белән җитәкчелек итә.

1944 елдан – 3-нче Украин фронты белән җитәкчелек итә.

Сталинград сугышында, Румыния, Болгария, Югославия, Маҗарстан, Австрияне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша.

Толбухин җитәкчелегендәге төп операцияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Курск сугышында Миусс операциясе, июль — август 1943
  • Донбасс операциясе, август — сентябрь 1943.
  • Мелитополь операциясе, сентябрь — ноябрь 1943.
  • Кырым операциясе, апрель — май 1944.
  • Ясс-Кишинёв операциясе, август 1944.
  • Бухарест-Арад операциясе, сентябрь 1944 .
  • Белград операциясе, октябрь 1944.
  • Апатин-Капошвар операциясе, ноябрь — декабрь 1944
  • Будапешт операциясе, декабрь 1944 — февраль 1945
  • Балатон саклану операциясе, март 1945
  • Вена операциясе, март — апрель 1945

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Толбухин истәлегенә Одессада, Винницада, Белградта, Волгоградта, Казанда, Знаменскидә, Калининградта, Кишинёвта, Кировоградта, Конотопта, Краснодарда, Мәскәүдә, Түбән Новгородта, Новосибирскидә, Новочеркасскидә, Пермьдә, Рыбинскидә, Харьковта, Акмәсҗиттә һәм башка калаларында урамнар исемләнә.

1990 елга кадәр Болгариядә урнашкан Добрич шәһәре Толбухин дип аталган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Храпченков В. К. Солдат Отчизны в маршальских погонах. Ярославль: Нюанс, 2005. 380, [3] с.: ил., портр., карты. (60 лет Великой Победы).
  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь. Т.2. М.:Воениз.1988
  • Кузнецов П. Г., Маршал Толбухин [1894-1949]. — М., 1966.
  • Мальцев Е. Е. В годы испытаний. — М.: Воениздат, 1979
  • Народни хероји Југославије, «Партизанска књига» Љубљана, «Народна књига» Београд, «Побједа Титоград», 1982. година