Михай I

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Михай I
King Michael I of Romania by Emanuel Stoica.jpg
Румыния короле
Вазыйфада
1940 ел – 1947 ел
Аңа кадәр Фердинанд I
Кароль II
Туган 25 октябрь 1921(1921-10-25) (96 яшь)
Синая[d][1]
Үлгән 5 декабрь 2017({{padleft:2017|4|0}}-{{padleft:12|2|0}}-{{padleft:5|2|0}})[2] (96 яшь)
Обон[d][2]
Җефет Анна[d]
Әни Елена Грецияле (1896-1982)
Әти Кароль II (1893-1953)

Михай I (1921-2017), рум. Mihai I1927-1930 һәм 1940-1947 елларда Румыния короле. 1997 елга кадәр Швейцария ватандашы, 1997 елдан Румыния ватандашы. 1945 елда Җиңү ордены Җиңү ордены (ССРБ) белән бүләкләнгән.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1921 елның 25 октябрендә Румыниянең Синая шәһәрендә Румыниянең тәхет варисы Кароль (Кароль II) (1893-1953) һәм аның икенче хатыны, Румыния кронпринцессасы Елена Грецияле (1896-1982) гаиләсендә бердәнбер бала булып туа.

1925 елның декабрендә, әтисе Кароль тәхеткә хокукыннан баш тартып, мәгъшукасы Елена Лупеску белән Румыниядән киткәч, 4 яшьлек Михай тәхет варисы булып кала.

1927 елда, бабасы — Румыния короле Фердинанд I нең (1865-1927) вафатыннан соң, 7 яшендә Румыния короле итеп игълан ителә.

1930 елда әтисе Кароль Румыниягә кире кайтып, улын тәхеттән төшерә, үзе хакимлек итә башлый. Король гаиләсендәге аерылышуга бәйле бәхәсләр нәтиҗәсендә, әнисе Елена Грецияле белән елның бер ае эчендә генә күрешү хокукына ия була.

1940 елның 6 сентябрендә, Румыния премьер-министры Ион Антонеску (1882-1946) таләбе буенча, король Кароль II тәхеттән улы Михай файдасына баш тартып, Югославиягә качарга мәҗбүр була. 19 яшьлек Михай I Румыния короле итеп игълан ителә.

Икенче бөтендөнья сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Михай I. 1947

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында, Румыниядә фашистлар хөкүмәте хакимияткә килгәч, номиналь дәүләт башлыгы булып тора, король илнең сәясәте яки икътисады эшләренә катыштырылмый.

Совет Армиясенең 1944 елның августында Молдавия ССР һәм Румыниянең төньягында уңышлы хәрби хәрәкәтеннән соң, Михай I Ион Антонеску хөкүмәтенә каршы фетнәне җитәкли.

1944 елның 23 августында Румыния кондукэторы (юлбашчысы, фюреры) И. Антонескудан Кызыл Гаскәр белән солых килешүе төзүне таләп итә. И. Антонеску баш тарткач, аны кулга алырга, совет гаскәр башлыклары кулына тапшырырырга боера. Диктатор белән бер үк вакытта аның урынбасары, эчке эшләр министры, хәрби министр, жандармерия башлыгы, башкала префекты кулга алына. Радиодан чыгыш ясап, король Румыниянең Милләтләр оешмасына каршы сугышны туктатуын, ССРБ, Бөекбритания һәм АКШ белән солых килешүенә баруын хәбәр итә, Алмания һәм Маҗарстанга каршы сугыш игълан итә. Совет гаскәре 31 августта Румыния башкаласы Бухарестны каршылыксыз яулап ала. 12 сентябрьдә ССРБ белән Румыния арасында рәсми солых килешүе имзалана.

Алман гаскәриләре һәм махсус хезмәтләр белән шыплап тулган Бухарестта илнең чикләнмәгән хакимияткә ия юлбашчысын кулга алуны оештыру — корольнең шәхси батырлыгы була. 1945 елның 6 июлендә «Алманиянең җиңеләчәге ачык билгеле булмаган чорда Румыния сәясәтен Һитлер Алманиясе белән араны өзүгә борган кыю адымы өчен» Җиңү ордены (ССРБ) белән бүләкләнә. И. Сталин король Михайга очкыч бүләк итә[3].

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәхеттән ваз кичү акты. 1947
Михай һәм Анна Румыния почта маркасында. 2014

1944-1947 еллар арасында Румыниядә хөкүмәткә коммунистлар фиркасе килә. Коммунистлар хөкүмәте тыныч юл белән илдә дәүләт төзелешен үзгәртә: корольлек республика итеп игълан ителә.

1947 елның 30 декабрендә Михай I тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр ителә.

1948 елның гыйнварында Михай I һәм аның гаиләсе Румыния ватандашлыгыннан чыгарыла. Король гаиләсе башта Лондонга, аннан Швейцариягә китә. Швейцария ватандашлыгы ала, очкычлар ясаучы ширкәттә хезмәт куя.

1996 елда, илдән куылуына 50 ел тулгач, Румыния ватандашлыгы кире кайтарыла, Румыниягә гади турист визасы белән кайту мөмкинлеге ала.

2001 елда ил президенты Ион Илиеску чакыруы буенча Румыниягә кайта. Алманияне җиңүгә керткән шәхси өлеше өчен хөрмәт күрсәтеп, Бухаресттагы король сарае һәм гомерлек резиденциясе итеп Элизабет сарае бирелә. Румыниядә Михай I гә «Галиҗәнәп» дип мөрәҗәгать итәләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 20 (Ме-Мо). М.: НИ БРЭ, 2012. ISBN 978-5-85270-354-5

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Record #119172909 // Gemeinsame Normdatei 30 октябрь 2017 көнне тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 http://szabadsag.ro/-/elhunyt-i-mihaly-roman-kiraly 5 декабрь 2017 көнне тикшерелгән.
  3. Алексей Абрамов. Зеркало истории