Эшче-крестьян Кызыл Армиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эшче-крестьян Кызыл Армиясе latin yazuında])
(Кызыл Гаскәр битеннән юнәлтелде)
Эшче-крестьян Кызыл Армиясе
Байрак
Нигезләнү датасы 23 февраль 1918
Логотип
Сурәт
Кыскача исем РККА
... хөрмәтенә аталган кызыл
Сугыш совет-поляк сугышы[d], Кытай-совет низагы[d], Шеңҗан интервенциясе (1934)[d], ССРБ-Япония чик буе низаглары[d], ЭККГнең Польшага бәреп керүе, Совет-фин сугышы, Совет-япон сугышы[d], Көнбатыш Украинада советларга каршы партизан каршылыгы[d], Литва партизаннары[d], Каһәр суккан солдатлар[d] һәм Икенче бөтендөнья сугышы
Нигезләүче Иосиф Сталин, Подвойский, Николай Ильич[d] һәм Владимир Ленин
Дәүләт  СССР
Әүвәлгесе 1917 елгы инкыйлаблар чоры Россия гаскәре[d]
Киләсе Совет армиясе[d]
Алыштырган Кызыл гвардия[d]
Гамәлдән чыгу датасы 25 февраль 1946
Командир Ставка Верховного Главнокомандования[d]
 Эшче-крестьян Кызыл Армиясе Викиҗыентыкта

Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре яки Эшче-крестьян Кызыл Армиясе, Кызыл Гаскәр, Кызыл Армия (tat. lat. Eşçe-krestian Qızıl Ğäskäre(үле сылтама), рус. Рабоче-крестьянская Красная армия) — 19181922 елларда РСФСР коры җир гаскәрләре һәм 19221946 елларда Советлар Берлегенең коры җир кораллы көчләре.

1946 елдан 1992 елга кадәр Совет армиясе.

Совет Берлеге таркалганнан соң Совет армиясе дә таркала, Россия Федерациясе кораллы көчләре Совет армиясе бер өлеше була.

Мәгънәдәш сүзләр - ЭККГ, РККА, ЭККА, Кызыл Гаскәр, Кызыл Армия — 1918 елның 23 февраленнән 1946 елның 25 февраленә кадәр РСФСР/ССРБ кораллы көчләренең исеме.

1918 елның 23 февралендә яшь Кызыл Армиянең Алмания гаскәрләрен Псков һәм Нарва шәһәрләре тирәсендә тар-мар итеп, бөек җиңүгә ирешүен искә алып билгеләп үтелә башлый[1].

Кызыл Армия рәсми туу датасы — 23.2.1918 ләкин чынында Кызыл Армия Казан шәһәре янында урнашкан Зөя шәһәрчелегендә 1918 елның август-сентябрендә барлыкка килгән.

Кызыл Армия 1918 елда төп булдыручысы — Лев Троцкий.

Кызыл Армия күренекле гаскәр башлыклары — Лев Троцкий, Георгий Жуков, Константин Рокоссовский, Василий Чуйков.

Төп җиңүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыл Гаскәрнең төп казанышлары һәм җиңүләре - дөньяны фашизмнан коткару - Икенче Бөтендөнья сугышында җиңү: 75% фашист гаскәрләрен юк итү, Ватандашлар сугышында җиңү, Халкин-Гол сугышында җиңү, Квантун гаскәрләрен юк итү.

Кызыл Гаскәр саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыл Армиянең аеру билгеләре.
  • апрель 1918 ел — 196 000 кеше[2].
  • сентябрь 1918 ел — 550 000 кеше[3].
  • октябрь 1918 ел — 800 000 кеше[2].
  • 1919 ел — 3 000 000 кеше[2][3].
  • 1920 ел — 5 500 000 кеше[2][3].
  • 1925 ел — 562 000 кеше[2].
  • 1927 елны — 586 000 кеше[3].
  • 1932 елны мартта — 604 300 кеше.
  • 1937 ел — 1 518 090 кеше.
  • 1939 елның 21 февралендә — 1 910 477 кеше[4].
  • сентябрь 1939 ел — 5 289 400 кеше
  • декабрь 1939 ел — 3 273 400 кеше.
  • гыйнвар 1941 ел — 4 200 000 кеше[3].
  • 22 июнь 1941 ел — 5 080 977 кеше
  • 1 июль 1941 ел — 10 380 000 кеше[2].
  • яз 1942 ел — 5 500 000 кеше[3].
  • 1942 елның җәенә — 11 000 000 кеше чамасы[2].
  • 1945 елның башында — 11 365 000 кеше[3].
  • 1945 елның маена — 11 365 000 кеше[3].
  • февраль 1946 ел — 5 300 000 кеше.

Бастыру чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елда Сталин репрессияләре нәтиҗәсендә 114300 офицерыннан 11034 репрессияләнгән, шул исәптән гаскәр башлыклары - Михаил Тухачевский, Блюхер, Якир. Кайбер тарихчылар буенча Бөек Ватан сугышының беренче дәверендә күп тәҗрибәсез гаскәр башлыклары булганга күрә 1941 елгы җиңелүләр дә аңлатыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кораллы Көчләр данлы юл узды
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 Военный энциклопедический словарь. — М.: Военное издательство, 1984.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 Зур совет энциклопедиясенең (рус. Большая советская энциклопедия яки БСЭ) өченче чыгарылышы, 19691978 елларда «Советская энциклопедия» нәшриятенең 30 томлы әсәре.
  4. Мельтюхов Михаил Иванович, Советско-польские войны. Военно-политическое противостояние 1918—1939 гг.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]