Совет Социалистик Республикалар Берлеге
Совет Социалистик Республикалар Берлеге Союз Советских Социалистических Республик | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
| |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Шигарь «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Гимн Интернационал (1922–1944) ССРБ дәүләт гимны (1944–1991) | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
![]() | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Башкала | Мәскәү | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Зур шәһәрләр | Мәскәү, Ленинград, Киев, Бакы, Ташкәнт, Харьков, Минск, Ереван, Тбилиси, Алма-Ата, Новосибирск, Түбән Новгород һ. б. | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Тел(ләр) | Рус теле (де-факто) | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Дин | Атеистик карашлар (рәсми), христианлык, ислам һ.б. | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Акча берәмлеге | ССРБ сумы | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Интернет домены | .su | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Мәйдан | 22 402 200 км² | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Халык | 293 047 571 кеше | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Идарә итү төре | Совет республика | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
|
Совет Социалистик Республикалар Берлеге (ССРБ), Совет Социалистик Республикалар Союзы (ССРС) яки Шуралар Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге (ШСҖБ) (Советлар Берлеге, рус. Сою́з Сове́тских Социалисти́ческих Респу́блик, Сове́тский Сою́з) — 1922 елдан 1991 елга кадәр, Европа һәм Азия кыйтгаларында, Урта Евразиядә урнашкан дәүләт.
1977 елның Конституциясе буенча — күпмилләтле дәүләт.
1922 елның 30 декабрьдә РСФСР, УССР, БССР һәм КСФСР (ЗСФСР) берләшү аша барлыкка килде.
Икенче бөтендөнья сугышыннан соң ССРБ Әфганстан, Маҗарстан, Иран, Кытай, КХДР (1948 елдан), Монголия, Норвегия, Польша, Румыния, Төркия, Финляндия һәм Чехословакия белән җир буенча, ә АКШ, Швеция һәм Япония белән — диңгез буенча чиктәш иде.
Совет республикалардан торган (1922 — 4, 1989 — 15).
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]ССРБ дөньяның иң зур дәүләте иде; көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — ~10 000 км, төньяктан көньякка — ~7200 км.
Иң озын елга — Об (Иртеш белән); иң биек тау — Коммунизм (Исмаил Сомони) пигы (7495 м), хәзерге Таҗикстанда.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Барлыкка килүе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1922 елның 29 декабрендә РСФСР, УССР, БССР һәм КСФСР делегацияләре ССРБ барлыкка килүе турында килешүне имзалыйлар. Бу документ 30 декабрьдә расланды.
Сугышка кадәрге период
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1923 елның көзеннән, бигрәк тә Ленин вафатыннан соң, дәүләт җитәкчелегендә хакимлек итү өчен сәяси көрәш башлана. Бу көрәштән Сталин җиңүче булып чыккан.
1920-елларның уртасында Яңа Икътисади Сәясәткә мөнәсәбәт үзгәрә; 1920-елларның ахырында тизләтелгән коллективизация һәм индустриализация башлана.
1930-елларның ахырына Сталин төркеме тулысынча бөтен партияне үзенә буйсындыра. Илдә үзәккә буйсындырылган тоталитар җәмгыять барлыкка килә.
1939 елның 23 августында Алмания һәм Советлар Берлеге үзара килешү төзиләр; шул килешүнең яшерен өстәмә протоколында Алмания һәм ССРБ Көнбатыш Европада үз йогынты сферасы чикләрен билгелиләр.
1939–1940 елларда ССРБ составына Эстония, Латвия, Литва, Көнбатыш Украина, Көнбатыш Белорусия, Бессарабия һәм Төньяк Буковина керә; Молдавия, Литва, Латвия һәм Эстон ССРлары оештырыла.
1939 елда ССРБ Финляндиягә сугыш башламау турында килешүне төзергә тәкъдим итә, ләкин Финляндия каршы була; совет-фин сугышы башлана. Шул сугыш нәтиҗәсендә ССРБга Финляндия территориясенең 11 % өлеше күчә; сугыш игълан итү сәбәпле ССРБ Милләтләр лигасыннан чыгарыла. 1940 елның 31 мартында Карел-Фин ССРы оеша.
1941 елның 22 июнендә, сугыш игълан итмичә, һөҗүм итешмәү турындагы килешүен өзеп, алман-фашист гаскәрләре ССРБ территорияснә бәреп керәләр. Иң башта Алмания һәм аның союздашлары зур уңышларга ирешәләр, ләкин Мәскәүне һәм Ленинградны ала алмыйлар һәм сугыш озакка сузылган сугыш характерын ала. Сталинград һәм Курск сугышлары нәтиҗәсендә совет гаскәрләре һөҗүмгә күчәләр һәм 1945 елда Берлинны алалар.
1945 елгы Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә, ССРБ үзенә Курил утрауларын һәм Көньяк Сахалинны кире кайтара.
Сугыштан соңгы период
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1959 елның 15 сентябре — ССРБ җитәкчеләреннән беренче булып Никита Хрущев АКШка килә.
ССРБ таркалуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Җинаять-башкару системасы һәм махсус хезмәтләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Идарәчеләр исемлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Владимир Ленин
- Иосиф Сталин
- Георгий Маленков
- Никита Хрущев
- Леонид Брежнев
- Юрий Андропов
- Константин Черненко
- Михаил Горбачёв
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Хәрби көчләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Территориаль бүленеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Союздаш республикалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1922 ел: Россия СФСР, Украин ССР, Беларус ССР, Кавказ арты ССР.
- 1924 ел: Үзбәкстан һәм Төрекмәнстан ССР барлыкка килделәр (башта РСФСРның Төркистан АССР составына керде).
- 1929 ел: Таҗикстан ССР барлыкка килде (элекке ҮзССРның Таҗикстан АССР).
- 1936 ел:
- Казакъ һәм Кыргыз ССР барлыкка киләләр (элекке РСФСР составында Казакъ АССР һәм Кыргыз АССР);
- Грузин, Әрмән һәм Азәрбайҗан ССР барлыкка киләләр (элекке Кавказ арты СФСР)
- 1940 ел:
- Молдавия ССР барлыкка килә (элекке УССР составында МАССР + Румынияның ССРБга тапшырган Бессарбия кисәге);
- Литва, Латвия һәм Эстон ССР барлыкка киләләр (элекке бәйсез Литва, Латвия һәм Эстония);
- Карел-Фин ССР барлыкка килә (элекке Карелия АССР + сугышып алган Финляндия территорияләре).
- 1956 ел: Карел-Фин ССР РСФСР составында Карел АССРга үзгәртеп корыла.
1956–1991 елларда ССРБ 15 совет социалистик республикаларыннан (ССР) торган: | ||||
---|---|---|---|---|
Байрак[1] | Республика | Башкала | ![]() | |
1 | ![]() |
Азәрбайҗан ССР | Бакы | |
2 | ![]() |
Әрмән ССР | Ереван | |
3 | ![]() |
Беларус ССР | Минск | |
4 | ![]() |
Грузин ССР | Тбилиси | |
5 | ![]() |
Казакъ ССР | Алма-Ата | |
6 | ![]() |
Кыргыз ССР | Фрунзе | |
7 | ![]() |
Латвия ССР | Рига | |
8 | ![]() |
Литва ССР | Вильнюс | |
9 | ![]() |
Молдавия ССР | Кишинәү | |
10 | ![]() |
Россия СФСР | Мәскәү | |
11 | ![]() |
Таҗикстан ССР | Дүшәнбе | |
12 | ![]() |
Төрекмәнстан ССР | Ашкабад | |
13 | ![]() |
Үзбәкстан ССР | Ташкәнт | |
14 | ![]() |
Украин ССР | Киев | |
15 | ![]() |
Эстон ССР | Таллин |
РСФСР составында (1989)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Башкорт АССР
- Бурят АССР
- Дагстан АССР
- Кабарда-Балкария АССР
- Калмык АССР
- Карел АССР
- Коми АССР
- Мари АССР
- Мордва АССР
- Төньяк Осетия АССР
- Татарстан АССР
- Тыва АССР
- Удмурт АССР
- Чечен-Ингуш АССР
- Чуаш АССР
- Якут АССР
Грузия ССР составында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Азәрбайҗан ССР составында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Үзбәкстан ССР составында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]ССРБ халкы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Милли состав
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]милләт | 1926 ел | 1939 ел | 1959 ел | 1970 ел | 1979 ел | 1989 ел | ||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
К. с., мең кеше | % | К. с., мең кеше | % | К. с., мең кеше | % | К. с., мең кеше | % | К. с., мең кеше | % | К. с., мең кеше | % | |
руслар | 77 791 124 | 52,91% | 99 591 520 | 58,39% | 114 113 579 | 54,65% | 129 015 140 | 53,37% | 137 397 089 | 52,42% | 145 155 489 | 50,80% |
украиннар | 31 194 976 | 21,22% | 28 111 007 | 16,48% | 37 252 930 | 17,84% | 40 753 246 | 16,86% | 42 347 387 | 16,16% | 44 186 006 | 15,46% |
үзбәкләр | 3 904 622 | 2,66% | 4 845 140 | 2,84% | 6 015 416 | 2,88% | 9 195 093 | 3,80% | 12 455 978 | 4,75% | 16 697 825 | 5,84% |
беларуслар | 4 738 923 | 3,22% | 5 275 393 | 3,09% | 7 913 488 | 3,79% | 9 051 755 | 3,74% | 9 462 715 | 3,61% | 10 036 251 | 3,51% |
казакълар | 3 968 289 | 2,70% | 3 100 949 | 1,82% | 3621610 | 1,73% | 5 298 818 | 2,19% | 6 556 442 | 2,50% | 8 135 818 | 2,85% |
әзериләр | 1 706 605 | 1,16% | 2 275 678 | 1,33% | 2 939 728 | 1,41% | 4 379 937 | 1,81% | 5 477 330 | 2,09% | 6 770 403 | 2,37% |
татарлар | 2 916 536 | 1,98% | 4 313 488 | 2,53% | 4 917 991 | 2,36% | 5 783 111 | 2,39% | 6 185 196 | 2,36% | 6 648 760 | 2,33% |
әрмәннәр | 1 567 568 | 1,07% | 2 152 860 | 1,26% | 2 786 912 | 1,33% | 3 559 151 | 1,47% | 4 151 241 | 1,58% | 4 623 232 | 1,62% |
таҗиклар | 978680 | 0,67% | 1229170 | 0,72% | 1396939 | 0,67% | 2135883 | 0,88% | 2897697 | 1,11% | 4215372 | 1,48% |
грузиннар | 1821184 | 1,24% | 2249636 | 1,32% | 2691950 | 1,29% | 3245300 | 1,34% | 3570504 | 1,36% | 3981045 | 1,39% |
молдаваннар | 278903 | 0,19% | 260418 | 0,15% | 2214139 | 1,06% | 2 697 994 | 1,12% | 2 968 224 | 1,13% | 3 352 352 | 1,17% |
литвалылар | 41463 | 0,03% | 32624 | 0,02% | 2326094 | 1,11% | 2664944 | 1,10% | 2850905 | 1,09% | 3067390 | 1,07% |
төрекмәннәр | 763940 | 0,52% | 812404 | 0,48% | 1001585 | 0,48% | 1525284 | 0,63% | 2027913 | 0,77% | 2728965 | 0,96% |
кыргызлар | 762736 | 0,52% | 884615 | 0,52% | 968659 | 0,46% | 1452222 | 0,60% | 1906271 | 0,73% | 2528946 | 0,89% |
алманнар | 1238549 | 0,84% | 1427232 | 0,84% | 1619655 | 0,78% | 1846317 | 0,76% | 1936214 | 0,74% | 2038603 | 0,71% |
чуашлар | 1117419 | 0,76% | 1369574 | 0,80% | 1469766 | 0,70% | 1694351 | 0,70% | 1751366 | 0,67% | 1842346 | 0,64% |
латышлар | 151410 | 0,10% | 114476 | 0,07% | 1399539 | 0,67% | 1429844 | 0,59% | 1439037 | 0,55% | 1458986 | 0,51% |
башкортлар | 713693 | 0,49% | 843648 | 0,49% | 989040 | 0,47% | 1239681 | 0,51% | 1371452 | 0,51% | 1449157 | 0,51% |
яһүдләр | 2599973 | 1,77% | 3028538 | 1,78% | 2266334 | 1,09% | 2148917 | 0,89% | 1807876 | 0,69% | 1449063 | 0,51% |
мордва | 1340415 | 0,91% | 1456330 | 0,85% | 1285116 | 0,62% | 1262670 | 0,52% | 1191765 | 0,45% | 1153987 | 0,40% |
поляклар | 782334 | 0,53% | 630097 | 0,37% | 1380282 | 0,66% | 1167523 | 0,48% | 1150991 | 0,44% | 1126334 | 0,39% |
эстоннар | 75 672 | 0,05% | 143589 | 0,08% | 988616 | 0,47% | 1007356 | 0,42% | 1019851 | 0,39% | 1026649 | 0,36% |
башкалар | 6 572 901 | 4,47% | 6 408 707 | 3,76% | 7 267 282 | 3,48% | 9 165 597 | 3,79% | 10 161 210 | 3,88% | 12 069 532 | 4,22% |
барлыгы | 147 027 915 | 100,00% | 170 557 093 | 100,00% | 208 826 650 | 100,00% | 241 720 134 | 100,00% | 262 084 654 | 100,00% | 285 742 511 | 100,00% |
Эре шәһәрләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Моны да карагыз: ССРБ шәһәрләрнең исемлеге (1989)
1991 елда ССРБ шәһәрләрендә 191,7 млн. (66 %) кеше яшәде.
Шәһәр | ССР | Халык саны (1989) | Шәһәр | ССР | Халык саны (1989) | ||
---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Мәскәү | Россия СФСР | 8 769 117 | 11 | Куйбышев | Россия СФСР | 1 254 460 |
2 | Ленинград | Россия СФСР | 4 460 424 | 12 | Ереван | Әрмән ССР | 1 201 539 |
3 | Киев | Украин ССР | 2 587 945 | 13 | Днепропетровск | Украин ССР | 1 177 897 |
4 | Ташкәнт | Үзбәкстан ССР | 2 072 459 | 14 | Бакы | Азәрбайҗан ССР | 1 150 055 |
5 | Харьков | Украин ССР | 1 609 959 | 15 | Омск | Россия СФСР | 1 148 418 |
6 | Минск | Беларус ССР | 1 589 436 | 16 | Чиләбе | Россия СФСР | 1 141 777 |
7 | Горький | Россия СФСР | 1 438 133 | 17 | Алма-Ата | Казакъ ССР | 1 127 884 |
8 | Новосибирск | Россия СФСР | 1 436 516 | 18 | Одесса | Украин ССР | 1 115 371 |
9 | Свердловск | Россия СФСР | 1 364 621 | 19 | Донецк | Украин ССР | 1 109 102 |
10 | Тбилиси | Грузия ССР | 1 259 692 | 20 | Казан | Россия СФСР | 1 094 378 |
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1987 елына
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|