Совет-фин сугышы (1939—1940)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Совет-фин сугышы (1939—1940) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Совет-фин сугышы (1939-1940)
Red Army Finnish flag Winter War.png
Дата

30 ноябрь 193912 март 1940

Урын

Көнчыгыш Финляндия, Карелия, Мурманск өлкәсе

Нәтиҗә

ССРБ җиңүе, Мәскәү солыхы (1940)

Үзгәрешләр

Карелия муены (Выборг шәһәре белән), Олы Салла территориясе һ.б. ССРБ территориясенә керә

Көндәшләр
Финләндия байрагы Финляндия ССБР байрагы ССРБ
Сәргаскәрләр
Финләндия байрагыМаннерһейм К.Г.Э
Финләндия байрагыЯлмар Сииласвуо
ССБР байрагы К. Е. Ворошилов
ССБР байрагы С. К. Тимошенко
Яклар көчләре
Фин чыганаклары буенча:
1939 елның 30 ноябре:

250 мең кеше
30 танк
130 очкыч[1][2]

Совет чыганаклары буенча:
1939 елның 30 ноябре:

425 640 кеше
2876 корал һәм миномет
2289 танк
2446 очкыч[3]

1940 елның мартка:
760 578 кеше

Югалтулар
Фин чыганаклары буенча:
25 904 кеше[4]
43 557 җәрәхәт[5]
1000 әсирләнгән[6]

Совет чыганаклары буенча:

71 214 кеше санитар эвакуация вакытында үлгән
16 292 җәрәхәт һәм авырудан үлгән
39 369 хәбәрсез югалган
264 908 санитар казасы

Совет-фин сугышы (фин. talvisota - кышкы сугыш) — Совет Социалистик Республикалар Берлеге белән Финляндия арасында 1939-1940 елларда узган кораллы низаг. Сугыш Мәскәү солыхы белән тәмамланган. Бу солых буенча ССРБ составына Финляндия территориясенең 11% өлеше күчкән.

кайбер гәлимнәр фикерләре буенча өченче совет-фин сугышы - Икенче бөтендөнья сугышы вакытында СССРның Финляндиягә һәҗүме дип карала, ләкин совет һәм рус тарихында бу сугыш аерым күрсәтелә. Сугыш игълан итү сәбәпле СССРны Милләтләр лигасыннан чыгарганнар.

1939 елгы Совет һәм Германия арасындагы килешүенә таянып, Совет хөкүмәте Финляндиягә Ленинград шәһәренең иминлеге өчен СССРга Карелия муентыгы җирен тапшырырга һәм аның хисабына Карелиядән җир алырга таләп итә. Финляндия Хөкүмәте таләпне үтәмәгәнлектән, Кызыл Армия 1939 елның 30 ноябрендә сугыш игълан итә.

1939 елның 30 ноябрендә РККАның 7 нче армиясе Карел муентыгында фин частьләренә һөҗүм итә. Шул ук көнне 70нче дивизия көче белән Куоккал (хәзер Репино) һәм Келломяк (хәзер Комарово) торак пунктлары алына. 1 декабрьдә фин частьләре Терийокадан чигенәләр. 2 декабрьдә Совет гаскәрләре Райвол шәһәрен (Рощино), 4 декабрьдә — Каннельярви, 6 декабрьдә — Лоунатйоки шәһәрләрен ала. Соңрак, Тайпалы елгасы тирәсендә (Вуоксаның көньяк җире) совет гаскәрләре Маннергейм линиясенә китә.

Совет гаскәрләре Маннергейм линиясенә туктагач, Ладога Карелиясенә РККАның 8 нче армиясе (139 нчы дивизия) көче белән һөҗүм итү омтылышы кабул ителә. 10 декабрь көнне Кызыл Армиячеләр Питкярантны ала, әмма 12 декабрьдә совет гаскәрләре Толваярви (хәзер Суярви районы) тирәсендә тар-мар ителә.

Иң уңышлылары булып совет гаскәрләренең Заполярьеда хәрәкәтләре торган, алар Петсамо каршындагы сугыш вакытында Норвегия чигенә чыгып, Финляндияне Баренц диңгезенә чыгу юлынна мәхрүм иткән.

Совет Карелиясе районыннан Ботника юнәлешендә РККА 9 нчы армиясе һөҗүм итә. Суомуссалми бистәсе 7 декабрьдә Совет 163нче укчы дивизиясе көче белән алына. Әмма шуннан соң дивизия финнарның саны буенча аз булган көчләре белән уратып алына һәм тәэмин итүдән өзелә, ә аңа 44 нче укчылар дивизиясе ярдәм итә, әмма ул Суомуссалми юлында, 27 нче фин полкының ике ротасы (350 кеше) Рата авылы янындагы ике күл арасындагы дефильдә блоклана, 8 гыйнварга Раат юлында тулысынча юк ителә.

Операциянең йомгаклау этабында 13нче армия Антреага юнәлешендә хәрәкәтләр башлый. Финнар каты каршылык күрсәтсә дә, чигенергә мәҗбүр була.

13 март көнне 7 нче Армия гаскәрләре Выборгны ала.

1940 елның мартына фин хөкүмәте союздашларыннан бернинди хәрби ярдәм булмаячагын аңлый. «Маннергейм линиясе» өзелгәннән соң, Финляндия Кызыл Армия һөҗүмен тоткарлый алмый. Шул ук вакытта СССР составына кушылу яки хөкүмәтнең совет чорына алмашуы нәтиҗәсендә, илне тулысынча басып алу куркынычы туа.

Шуңа күрә Финляндия Хөкүмәте СССРга тыныч сөйләшүләр башлау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. 7 мартта Мәскәүгә фин делегациясе килә, ә инде 12 мартта тынычлык килешүе төзелә, аның нигезендә хәрби хәрәкәтләр 1940 елның 13 мартында туктатыла.

Фин сугышында катнашкан өчен 412 хәрби хезмәткәргә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, 50 меңнән артык хәрби орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Pentti Virrankoski, Suomen Historia 2, 2001, ISBN 951-746-342-1, SKS
  2. Erkki Kakela, Laguksen miehet, marskin nyrkki: Suomalainen panssariyhtyma 1941—1944, 1992, ISBN 952-90-3858-5, Panssarikilta
  3. РГВА. Ф.37977. Оп.1. Д.595. Л.57—59, 95; Д.722. Л.414—417; Зимняя война. Кн.1. С.150.
  4. Kurenmaa, Pekka; Lentilä, Riitta (2007). "Sodan tappiot". in Leskinen, Jari; Juutilainen, Antti (in Finnish). Jatkosodan pikkujättiläinen. p. 1152. ISBN 9510286907. 
  5. Lentilä, Riitta; Juutilainen, Antti (2007). "Talvisodan uhrit". in Leskinen, Jari; Juutilainen, Antti (in Finnish). Talvisodan pikkujättiläinen. p. 821. ISBN 978-951-0-23536-2. 
  6. Malmi, Timo (2007). "Suomalaiset sotavangit". in Leskinen, Jari; Juutilainen, Antti (in Finnish). Talvisodan pikkujättiläinen. p. 792. ISBN 978-951-0-23536-2. 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Virrankoski P. Suomen Historia 2. — 2001. — ISBN 951-746-342-1, SKS.
  • РГВА. Ф. 37977. Оп. 1. Д. 595. Л. 57—59, 95; Д. 722. Л. 414—417.

Зимняя война. — Кн. 1. — С. 150.

  • Россия и СССР в войнах XX века. Потери вооружённых сил. Статистическое исследование / Под общ. ред. Г. Ф. Кривошеева. — 2. — М.: Олма-Пресс, 2001. — С. 213. — 608 с. — ISBN 5-224-01515-4.
  • Kurenmaa P., Lentilä R. Sodan tappiot // Jatkosodan pikkujättiläinen (фин.) / J. Leskinen, A. Juutilainen. — 2007. — С. 1152. — ISBN 951-0-28690-7.
  • Lentilä R., Juutilainen A. Talvisodan uhrit // Talvisodan pikkujättiläinen (фин.) / J. Leskinen, A. Juutilainen. — 2007. — С. 821. — ISBN 978-951-0-23536-2.
  • Malmi T. Suomalaiset sotavangit // Talvisodan pikkujättiläinen (фин.) / J. Leskinen, A. Juutilainen. — 2007. — С. 792. — ISBN 978-951-0-23536-2.