Леонид Говоров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Леонид Говоров latin yazuında])
Леонид Говоров
Туу датасы 22 февраль 1897(1897-02-22)
Туу урыны Россия империясе, Вятка губернасы Яраң өязе Бутырки авылы
Үлем датасы 19 март 1955(1955-03-19) (58 яшь)
Үлем урыны Мәскәү
Иялек Русия империясе Русия империясе
Русия Русия Аклар гаскәре→
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре Артиллерия, пехота
Дәрәҗә Маршал погоны ССРБ маршалы
Җитәкчелек иткән фронт
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин орденыЛенин орденыЛенин орденыЛенин орденыЛенин ордены
"Җиңү" ордены
"Җиңү" ордены
Кызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыКызыл Йолдыз ордены
[[commons:Category: Leonid Govorov Викиҗыентыкта|Леонид Говоров]] Викиҗыентыкта

Леонид Говоров, Леонид Александр улы Говоров, рус. Говоров Леонид Александрович (1897 елның 22 феврале, Вятка губернасы, Яраң өязе, Бутырки — 1955 елның 19 марты, Мәскәү) — совет хәрби эшлеклесе, Советлар Берлеге Маршалы (1944 елдан), Ленинград фронты (1942 елның июне1945 елның мае), 2нче һәм 3нче Балтыйк фронтлары (1945 елның март-феврале) сәргаскәре, Советлар Берлеге Каһарманы (1945 елның 27 гыйнвары). Ватандашлар сугышында, Совет-фин сугышында, Бөек Ватан сугышында катнашучы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1897 елның 10 (22) февралендә Вятка губернасы Яраң өязе (хәзерге Киров өлкәсе Советск районы) Бутырки авылында крестьян гаиләсендә гаиләдә иң өлкән бала булып туган. Милләте — рус. Әтисе Александр Григорий улы (18691920) Стахеевларның шәхси пароходчылыгында матрос булып эшли, аннары Алабугада реальный укуханәсендә хат ташучы булып урнаша һәм балаларын шунда бушлай укыту мөмкинлеге ала. Әнисе Мария Александр кызы Панфилова (18671919). Л. Говоров Яраңда 4 сыйныфлы һөнәри укуханәне бетергәч, Алабугада реальный укуханәсен тәмамлый (1916). Иң яхшы укучы буларак, хәрби хезмәттән кичектерелү мөмкинлеге һәм Россия империясендәге теләсә кайсы уку йортына имтихансыз керү хокукы ала. Петроград политехника институтының урман техникасы факультетын сайлый. 1916 елның декабрендә патша армиясенә алынып, Константин артиллерия укуханәсен тизләтелгән чыгарылышта тәмамлый (1917). «Подпоручик» дәрәҗәсе бирелеп, Тум гарнизонының мортира батальонына кече әфисәр итеп җибәрәләр. 1918 елда Советларның декреты белән патша армиясе таркатылгач, хәрби хезмәттән баш тартып, Алабугага кайта, потребкооперациягә эш башкаручы булып урнаша.

Ватандашлар сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Колчак гаскәрендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алабуганы адмирал Колчак гаскәре алгач, әфисәр Говоровны, мәҗбүри рәвештә, Көнбатыш армиянең 2нче Уфа корпусы 8нче дивизиясе артиллерия батальонына алалар. Бер ел подпоручик Говоров аклар гаскәрендә хезмәт итә. Колчакның Уфага һәм Чиләбегә язгы һөҗүм операцияләрендә, Златоуст, Тобол тирәсендә Кызыл гаскәргә каршы сугышларда катнаша.

Кызыл гаскәрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1919 елда аклар гаскәреннән качып, Тумда сугышчан эшче дружинасы башлыгы ярдәмчесе булып тора. 1920 елның гыйнварында, үзе теләп, В.К. Блюхерның 51нче укчы дивизиясенә кушыла, артиллерия дивизионы оештырып, аның командиры итеп билгеләнә. Дивизионы белән Көньяк фронтка барон Врангельгә каршы көрәшкә җибәрелә. Каховка һәм Перекопны камауда катнаша. Ике тапкыр яралана. Врангель танкларына һәм кавалериясенә каршы тупларны куллану осталыгы өчен беренче сугышчан ордены — Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Л.А. Говоров хатыны Лидия белән. 1923

Ватандашлар сугышы тәмамлангач, 51нче Перекоп укчы дивизиясендә хезмәт итүен дәвам итә: 1923 елның октябреннән артиллерия дивизионы, 1924 елның ахырыннан артиллерия полкы командиры. Соңрак ныгытылган районның, 14нче һәм 15нче укчы корпусларның артиллерия башлыгы, Киев хәрби округының артиллерия бүлегендә бүлекчә командиры. Пушкин шәһәрендәге тупчы командирларның белемен күтәрү буенча курсларны (1926), М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академия каршындагы югары академия курсларын, читтән торып, әлеге академиянең оператив факультетын (1933) тәмамлый, алман телен белүче хәрби тәрҗемәче квалификациясе дә ала. 1936 елда «бригада командиры» (комбриг) дәрәҗәсе бирелә, ЭККГ генераль штабы хәрби академиясен (1938) тәмамлаган. 1938 елның мартында ЭККГенең Ф.Э. Дзержинский исемендәге артиллерия академиясенә тактика укытучысы итеп билгеләнә. «Ныгытылган районга һөҗүм итү һәм саклануны өзү» дигән теоретик хезмәт яза.

Выборгны алу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1940 елның гыйнварында Карел муентыгына җибәрелә. Төньяк–Көнбатыш фронтның 7нче армиясе (сәргаскәре К,А. Мерецков) артиллерия штабы башлыгы Говоровка 135 км озынлыкта, 90 км киңлектә итеп эшләнгән Маннерһейм сызыгын Выборг юнәлешендә өзү бурычы куела. Говоров фронтның һәр 1 км арасына 135 туп урнаштыруга ирешә, дошманның ике боҗрасын да өзеп, 1940 елның 13 мартында Выборг алына, 105 көн барган сугыш тәмамлана. Совет-фин сугышында уңышлы хәрәкәт иткән өчен «дивизия командиры» дәрәҗәсе бирелә, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Говоров артиллерия академиясенә укытырга кайта. Берничә айдан Кызыл гаскәрнең Баш артиллерия идарәсенең генерал-инспекторының урынбасары итеп билгеләнә. Шул ук елда Кызыл гаскәрнең югары команда составы белән үткәрелгән яңадан аттестация нәтиҗәләре буенча Говоровка «артиллерия генерал-майоры» дәрәҗәсе бирелә.
1941 елның маенда Ф.Э.Дзержинский исемендәге артиллерия академиясе башлыгы итеп билгеләнә.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның июленнән көнбатыш юнәлештә хәрәкәт итүче Резерв фронтның (сәргаскәре Г.К. Жуков) артиллерия башлыгы. Бөек Ватан сугышында совет артиллериясе беренче тапкыр үзенең көчен 1941 елның 30 августында күрсәтә. Ельня юнәлешендә барган сугышта берьюлы 800 орудие, миномет, реактив җайланма дошман позициясен утка тота. 6 сентябрьдә шәһәр азат ителә.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә 7 «БМ-13» («Катюша»)дан торучы беренче тәҗрибә реактив артиллерия батареясы (командиры капитан И.А. Флёров (1905-1941), Говоровның шәкерте) төзелеп, дошманга сизелерлек зыян китерә башлый.

Можайскны азат итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның октябрь башында Мәскәүгә Можайск ягыннан куркыныч яный. Резерв фронты артиллерия башлыгы Говоровка әлеге юнәлештә танкка каршы саклануны оештыру йөкләнелә.
12 октябрьдә Көнбатыш фронт төзелеп, Говоров әлеге фронтның артиллерия башлыгы итеп билгеләнә. 1941 елның 18 октябреннән (каты яраланган Д.Д. Лелюшенко урыныныа) 5нче армия сәргаскәре итеп билгеләнә. 5нче армиягә дошманның танк армадасына каршы торырга туры килә. Вермахтның 4нче армиясе (сәргаскәре генерал-фельдмаршал Һанс Гюнтер Клюге) һәм 4нче танк төркеме (җитәкчесе генерал-полковник Һепнер) нык оештырылган каршылыкка очрый. 1941 елның 10 ноябрендә дошманның Мәскәүгә һөҗүмен өзгән өчен Говоров Ленин ордены (№ 7551) белән бүләкләнә, 19 ноябрьдә «артиллерия генерал-лейтенанты» дәрәҗәсе бирелә.
4 декабрьдә дошман һөҗүме бөтенләй туктатыла. 1942 елның гыйнвар уртасында 5нче армия гаскәриләре Можайск тирәсенә чыгалар, 20 гыйнварда Можайск дошманнан азат ителә. 1942 елның 2 гыйнварында контрһөҗүмне оста оештырган өчен икенче Ленин ордены (№ 7552) белән бүләкләнә.

Ленинградны азат итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ультиматум (алманча)
Ультиматум (алманча)
Ультиматум (русча)
Ультиматум (русча)

Ленинградта һәм Балтыйк буенда фашитсларны тар-мар иткән өчен 1941 елның 31 маенда иң югары гаскәри бүләк — Җиңү ордены белән бүләкләнә.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ленинград хәрби округы сәргаскәре.
  • ССРБ кораллы көчләре министры урынбасары — ССРБ хәрби көчләренең баш инспекторы.
  • ССРБ хәрби министры урынбасары — ССРБ һава һөҗүменнән саклану гаскәрләре сәргаскәре.
  • ССРБ саклану министры урынбасары — ССРБ һава һөҗүменнән саклану гаскәрләре баш сәргаскәре.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Советлар Берлеге Маршалы — Ленинград өчен барган сугышларда фронт белән җитәкчлек итүдәге осталыгы, шәхси кыюлыгы һәм батырлыгы өчен (18.06.1944)


Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алабугада бюсты (автор Т.И. Тарасова)

Хатыны Лидия Иван кызы (19031983)

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ почта маркасы. 1977

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Герои войны. Таллин, 1984.
  2. Герои огненных лет. Кн. 4. М., 1978.
  3. Герои Советского Союза. Т.1. М.,1987.
  4. Герои Советского Союза — наши земляки. Кн.1. Казань, 1982.
  5. Советлар Союзы Геройлары – безнең якташларыбыз. Казан, 1990.
  6. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]