Мәскәү кремле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәскәү кремле latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәскәү Кремле
рус. Московский Кремль
Kremlin from Bolshoy kamenny bridge.jpg
Кремль күренеше
Урнашкан урыны Мәскәү
Диварлар озынлыгы 2500 метров
Манаралар саны 20
Капкалар саны 4
Манаралар биеклеге 80 метрга кадәр
Диварлар биеклеге 5—19 м
Диварлар калынлыгы 3,5—6,5
Герб России

Русия Федерациясенең
мәдәни мирасы

объект № 7710353000

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы
ЮНЕСКО байрагы

Сылтама: 545 рус.  • ингл.
Кертү елы: 1990
Тип: Мәдәни объект
Критерийлар: i, ii, iv, vi

Мәскәү Кремле — Русия башкаласы Мәскәүнең иң иске өлеше, кальга.

Мәскәү елгасының ярында, аңа Неглинная елгасы коелган урынындагы Боровицк калкулыгында кече бер ныгытма кыяфәтендә барлыкка килгән (11 — 12 гасырлар, 1,5 га мәйданында).

Бу җирдә кенәз Юрий Долгорукий боерыгы белән 1156 елда «кальга» корылган, ул агач диварлар белән стеналар белән чолгап алынган булган. Монголлар һөҗүме дәверендә (1237) җимерелгән. Кремльның алдагы үсеше кенәзлекнең, соңрак, үзәкләштерелгән урыс дәүләтенең башкаласы булган Мәскәүнең үсеше белән бәйле булган. Дивар һәм манаралары имәннән (1339—40, мәйданы 18 га блган) һәм ак таштан (1367), соңрак кирпечтән яңадан төзелгән (1485—95, мәйданы 27,5 га). Планда төзексез өчпочмакка охшый (мәйданы 27,7 га). Диварларның озынлыгы 2 километрдан артык, калынлыгы 3,5—6,5 м, биеклеге 5—19 метр.

1812 елгы Ватан сугышы чорында Кызыл мәйдан Наполеон I гаскәрләре белән басыла. Башкорт кавалериясе кенәз Кудашев отряды составында Кремль шартлауына юл куймай.


« Башкорт кавалериясе кенәз Кудашев отряды составында Кремль шартлауына юл куймай.[1]
»

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]