Николай Крылов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Крылов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык Flag of the Soviet Union.svg СССР
Хезмәт итүе Россия империясе
Туу датасы 16 (29) апрель 1903
Туу урыны Вишнёвое[d], Тамалы районы, Балашу бүлгесе[d], Түбән Идел крае, РСФСР
Үлем датасы 9 февраль 1972(1972-02-09)[1] (68 яшь) яки 2 февраль 1972(1972-02-02)[2] (68 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР[1]
Җирләнгән урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d]
Һөнәр төре офицер, мимуарис, сәясәтче
Башкарган вазыйфа депутат Верховного Совета СССР[d]
Әгъзалык СБКФ ҮК һәм Комсомол
Әлма-матер Сарытау ракета гаскәрләренең югары командалык-мөһәндислек укуханәсе[d] һәм Выстрел[d]
Активлык чорнының башы 1919
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашучы XXI съезд КПСС[d], XXII съезд КПСС[d], XIX съезд КПСС[d] һәм XX съезд КПСС[d]
Хәрби дәрәҗә ССРБ маршалы[d], майор, полковник, генерал-майор[d], янарал-литинан, янарал-палкауник[d] һәм әрме янаралы[d]
Сугыш Русия ватандашлар сугышы һәм Икенче бөтендөнья сугышы
Гаскәр төре Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре
Бүләкләр
Commons-logo.svg Николай Крылов Викиҗыентыкта

Крылов Николая Иванович (16 (29) апрель 1903 ел[3]9 февраль 1972, Мәскәү) — совет хәрби эшмәкәре, икеләтә Советлар Берлеге Герое, Советлар Берлеге Маршалы. 1961-1972 елларда — КПСС Үзәк Комитеты әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вишневоеда Н. И. Крылов туган йорт

Сарытау губернасы Балашовка өязе Тамали улусының Голяевка авылында туа. Әлеге вакытта авыл Вишневое дип атала һәм Пенза өлкәсенең Тамалин районына карый. Вишневоеда Н. И. Крылов туган йорт безнең көннәргә кадәр сакланган.

Авыл укытучысы гаиләсендә туган. Рус[4].

1918 елдан — комсомолда, өяз комсомол ячейкасы секретаре һәм иреклеләрнең фирка-комсомол кызыл гвардия отряды яугиры була.

Гражданнар сугышы елларында Кызыл армия сафына инергә тырыша, 1919 елда Көньяк фронтта авиация дивизионына алына, әммә берничә көннән каты авырып китә һәм әти-әнисендә калдырыла. Шунда ук мәктәп курсы буенча имтиханнарны экстерн тапшыра һәм мәктәпнең 2-се баскычын тәмамлау турында таныклык ала.

Гражданнар сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шуңа карамастан, 1919 елның апрелендә, 16 яшендә Кызыл армия сафына алына. 1920 елда Сарытау җәяүле-пулемет курсларын тәмамлаганнан соң укчылар взводы командиры итеп тәгаенләнә, аннары В. М. Азин исемендәге 28-се укчылар дивизиясе составындагы укчылар ярымрота командиры була. 11-нче армия сафында Көньяк фронтта сугыша, Әзербайҗанны кызыл гаскәрләрнең басып алуында, 1921 елгы совет-грузин сугышында катнаша. 1921 елда Ерак Көнчыгышка күчерелә һәм 19 яшендә Ерак Көнчыгыш республикасының Халык-революцион армиясенең 1-се Тын океан дивизиясе 3-нче Югары Удин полкының укчылар батальоны командиры итеп тәгаенләнә. Спасскийны штурмлауда, Никольск-Уссурийскийды һәм 1922 елда Владивостокны азат итүдә катнаша.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]