Донбасс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Донбасс latin yazuında])
Украина картасында Донбасс

Донбасс, Данбас[1]Украинаның Донецк өлкәсенең төньягы белән Луганск өлкәсенең көньяк өлешләреннән торган тарихи-икътисади төбәге.

Кыпчаклар балбалы. Харьков табигать музее
ХІХ гасыр гадәти авыл архитектурасы
Дон гаскәре өлкәсе XX гасыр башында
Екатеринослав губернасы

Донбасс хәзер Украинага керә, элек монда скифлар яшәгән дип фаразлана, аннан – кыпчаклар, аларны татарлар алыштыра. 15нче гасырга кадәр ул Алтын Урда җире була. 18нче гасырда руслар, төрекләр белән сугыша-сугыша, үзенең хакимлеген урнаштыра.

1803 елда Екатеринослав губернасы барлыкка килә. Бирегә Русиянең үзәгеннән руслар күчерелә. Донбасс атамасы Донец ташкүмер бассейнының кыскартмасы булып тора. 1720 елларда Донец елгасы бассейнында югары сыйфатлы ташкүмер барлыгы билгеле була. XIX гасыр ахырында күмерне сәнәгать масштабында чыгару башлана. Җир астына тө-шеп, аны өскә чыгару өчен дистәләгән шахталар ачыла. Аларда татарлар да эшли. 1897 ел-да үткәрелгән халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Донбасста 1 миллионнан артык кеше яши. Шуларның 16 меңе – татарлар.

Донбасста милли һәм дини тәшкилат (Бахмут өязе, Мариуполь өязе, Славяносерб өязе, Иске Бельск өязе, Славянск шәһәре), 1897 елда:

«Руслар» 985887 — 86,7 %

(кече руслар 710 613 — 62,5 %,

бөек руслар 275 274 — 24,2 %,

белоруслар 11 061 — 1,0 %),

Греклар 48 452 — 4,2 %,

Алманнар 33 774 — 3,0 %,

Яһүдиләр 22 416 — 2,0 %,

Татарлар 15 992 — 1,4 %,

Барлыгы 1 136 361

30нчы елларда Татарстан АССР ДнепроГЭС төзелешен шефлыкка ала, меңәрләгән татар бетон салу, җир казу кебек иң авыр хезмәткә тартыла. Бөек Ватан сугышына кадәр һәм ан-нан соң да милләттәшләр вербовка буенча, бәхет эзләп, бу якларга килә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Jaꞑalif» журналы, 1928-1929