Мулланур Вахитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мулланур Вахитов latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Мулланур Вахитов
Туган телдә исем Мулланур Муллаҗан улы Вахитов
Туган 10 август 1885(1885-08-10)
Казай, Көңгер өязе, Пермь губернасы
Үлгән 19 август 1918(1918-08-19) (33 яшь)
РСФСР, Казан губернасы, Казан
Үлем сәбәбе утлы коралдан ату ярасы[d]
Яшәгән урын Мәскәү урамы, 60[1]
Милләт татар
Әлма-матер Санкт-Петербург политехник институты[d]
Һөнәре журналист, сәясәт һәм җәмгыять эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

 Мулланур Вахитов Викиҗыентыкта

Мулланур Вахитов — күренекле татар сәясәт эшлеклесе.

Ул 1885 елның 10 августында Пермь губернасы Көңгер өязе Казай авылында туа. Рус югары уку йортларында белем ала, инкыйлаб рухлы яшьләр белән аралашып, сәяси ышанычсыз дип бәяләнә һәм полициянең яшерен күзәтүе астында яши. Санкт-Петербургда укыганда рус матбугатында мәкаләләр, шигырьләр бастыра. Мулланур Вахитов, татарлар арасында югары белемле техник инженерларның берсе булып, 1915 елдан Казанда эшли башлый. 1917 елның маенда беренче татар сәяси милли партиясен — «Мөселман социалистлар комитеты»н оештыра, 1917 елның июнендә аның басма органы булган «Кызыл байрак» газетасын чыгара башлый.

1918 елның 17 гыйнварында ул Мәскәүдә Үзәк мөселман комиссариаты рәисе итеп билгеләнә. Үзәк мөселман хәрби коллегиясен оештыручы һәм беренче рәисе.

Милли мәсьәләләр буенча дәүләт комитетының коллегия эшчәнлеге барышында  Татар-башкорт Совет Республикасы турындагы Нигезләмәне имзалый һәм беренче эшче-мөселманнар Бөтенрусия конференциясен җыю фикерен белдерә. Казанга Болак аръягы республикасын юк итү өчен матрослар отрядын җибәрә. 1918 елның июлендә азык-төлек эшләре буенча Идел буенда гадәттән тыш комиссар итеп билгеләнә. Акларга каршы көчләрне туплау өчен,августта Казанга юл тота.

Казанга КОМУЧ халык армиясе һөҗүм иткәннән соң , Мулланур Вахитов кулга алына һәм җәзалап үтерелә.[2][3]:128[4]:333[5]:145.

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1922 елда абыйлы-энеле Крестовниковларның исемен йөрткән элеккеге стеарин һәм сабын җитештерү заводына Мулланур Вахитов исеме бирелде.Заводның яңа исеме – “Мулла-Нур Вахитов исемендәге беренче номерлы дәүләт химия, шәм  һәм сабын җитештерү заводы” (алга таба Вахитов исемендәге химкомбинат, хәзерге вакытта Нэфис-Косметикс)
  • 1962 елда химкомбинат урнашкан мәйданга Вахитов исеме бирелде. 1973 елда Мулланур Вахитов исеме шәһәр үзәгенең көнчыгыш өлешен алып торган шәһәр районына бирелде. Аның мәйданы 1995 елда зурайтылды һәм  тулаем үзәкне биләп алды.
  • Шулай ук революционер истәлегенә шәһәр үзәгендәге тимер юл станциясенә Вахитов исеме бирелде.
  • 1985 елда ТАССР да М.Вахитов тууына 100 ел тулу билгеләнеп үтелде. Казан шәһәренең елга буенда урнашкан яңа урамы аның исеме белән аталды.
  • Казанның үзәк мәйданында (ул чорда – Куйбышев, бүгенге көндә – Тукай исемен йөртә) калкулыкта  Вахитовка мәһабәт һәйкәл куелды. 2000-еллар азагында аны Вахитов мәйданына күчерү уйланылган иде.
  • Нижгарда инкыйлабчының исеме Рождественская урамына тоташучы тыкрыкка бирелде.
  • Түбән Кама шәһәрендә Вахитов проспекты бар, шулай ук шәһәр хастаханәсе тирәсендә Вахитов бюсты куелган.
  • Чаллы шәһәрендә дә Вахитов проспекты бар ,2 санлы Гимназия Мулланур Вахитов исемен йортэ.Бөгелмә, Бәләбәй, Ишембай ,Норлат шәһәрләрендә дә Вахитов урамнары бар.
  • 1970 елда Лениногорск шәһәрендә Вахитов бюсты куелды.
  • 1960 елда Венгриядә “Вахитов” исемендәге ике палубалы теплоход төзелде.
  • ТАССРның Арча районы Яңа-Сала авылындагы колхоз Вахитов исемен йөртте.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://uag.kzn.ru/docs/OPAiKN/pdf/241.pdf
  2. Гражданская война и иностранная интервенция в СССР: Энциклопедия. — М.: Сов. Энциклопедия, 1987. — С. 87-88.
  3. История Татарской АССР / Под. ред. д-ра ист. наук М. К. Мухарямова. — Казань: Таткнигоиздат, 1980. — 256 с.
  4. Ф. Х. Хузин, И. А. Гилязов, В. И. Пискарёв, Б. Ф. Султанбеков, Л. А. Харисова, А. А. Иванов, А. Г. Галямова. История Татарстана: Учебное пособие для основной школы. — Казань: ТаРИХ, 2001. — 544 с. — ISBN 5-900004-68-6
  5. Литвин А. Л. Красный и белый террор в России. 1918—1922 гг. — М.: Эксмо, Яуза, 2004. — 448 с. — ISBN 5-87849-164-8