Вахитов мәйданы (Казан)
Төбәк | Татарстан |
---|---|
Шәһәр | Казан |
Район | Вахитов, Идел буе |
Почта индексы | 420021 |
Кисеп үтә |
Техника урамы |
Вахитов мәйданы, Казан шәһәренең Вахитов мәйданы, рус. площадь Вахитова — Казан шәһәренең тарихи үзәгендәге мәйдан. Казанның Вахитов районы һәм Казанның Идел буе районнары чигендә, Иске Татар бистәсенең көньяк өлешендә, хәзерге Лозовский исемендәге бистә җирлегендә урнашкан. Мәйданның көнбатыш чиге — Кабан күленә Ботаника ермагы кушылган урында. Ботаника ермагының яр буенда "Вахитов" скверы урнашкан.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1930 елларда Техника урамы һәм Жданов урамы (1944-1988 елларда Жданов урамы, 1927-1944, 1988-2015 елларда Эсперанто урамы, 2015 елдан соң Нурсолтан Назарбаев урамы) барлыкка килгәндә оешкан.
Рәсми рәвештә 1962 елда инкыйлабчы Мулланур Вахитов (1885-1918) исеме бирелә. Аңа кадәр Крестовниковларның сабын кайнату-химия заводына Вахитов исемендәге химкомбинат (хәзерге «Нәфис-косметикс») исеме бирелә.
2000 елга кадәр мәйдан уртасындагы чәчәк клумбасы тирәли транспорт йөри алган. 2000 елда әлеге клумба һәм транспортның әйләнә ясап хәрәкәт итүе бетерелгән.
2015 елда "Парклар һәм скверлар" чаралары кысаларында "Нәфис" ширкәте катнашында Ботаника ермагының яр буенда, Зооботаника бакчасы каршында "Вахитов" скверы төзекләндерелә башлый, сентябрьдә гарасат вакытында зур зыян күрә[1].
Урамнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Вахитов мәйданына чыгучы урамнар:
- Шиһабетдин Мәрҗани урамы
- Габдулла Тукай урамы
- Нурсолтан Назарбаев урамы
- Техника урамы
- Бертуган Петряевлар урамы
Биналар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәйданны күпчелек сәнәгать биналары уратып алган.
- «Нәфис-косметикс» төркеменең сәнәгать-җитештерү биналары һәм сервис үзәге (Тукай урамы һәм Бертуган Петряевлар урамы чатында).
- Казан киез итек басу комбинаты биналары.
- «Татмебель» комбинаты бинасы һәм аның сәүдә үзәге — Үзәк мебель йорты (Тукай урамы һәм Техника урамы арасында).
- «Спасение» хастаханәсе.
- «Ромашка» балалар бакчасы.
- Мәйданда бердәнбер уку йорты — Казан азык сәнәгате механика-технология техникумы (Тукай ур., 113) урнашкан.
Транспорт тукталышлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Автобус — 5, 23.25.43, 56, 65, 68, 71, 72, 79, 99, 99а, 210
- Трамвай — 3[2]
Мәйданнан ерак түгел Вахитов тимер юл тукталышы урнашкан.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Вахитов мәйданы панорамасы, фотолар
- Вахитов мәйданы «Казан буенча гид» сайтында 2016 елның 13 апрель көнендә архивланган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://www.business-gazeta.ru/article/140461/
- ↑ Макси карта.ру сайтында, archived from the original on 2016-09-07, retrieved 2016-02-24
Казанның истәлекле урыннары | ||