Ару хәбәр чиркәве (Казан кремле)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ару хәбәр чиркәве (Казан кремле) latin yazuında])
Чиркәү
Ару хәбәр чиркәве
рус. Благовещенский собор
Ил Россия
Шәһәр Казан, Кирмән, Шейнкман тыкрыгы, 2
Дин православие
Мәхәллә Казан епархиясе 
Бина төре чиркәү
Нигезләүче Явыз Иван
Нигезләнгән 1552, 4 октябрь
Төзелеш еллары 15561562
Төп даталар:
1925 ел — ябылу,
2005 ел — ачылу
Приделы 3
Халәте гамәлдә
Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 1610053018объект № 1610053018

Ару хәбәр чиркәве (рус.  Благовещенский собор, Собор Благовещения Пресвятой Богородицы) — Казан кирмәне эчендә урнашкан православие гыйбадәтханәсе, җәмигъ. Казан Кремлендәге иң борынгы һәм иң күләмле биналарның берсе. Инкыйлабка кадәр Казан епархиясенең үзәк (кафедраль) җәмигы булган. Чиркәү һәр көнне диндарлар өчен ачык, бәйрәм көннәрендә дини хезмәтләр башкарыла.
Җәмигъның җитәкчесе — идарә итүче әрхәрәй митрополит Феофан (Ашурков).
Наместник — иерей Константин Колыганов.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1552 елда, Явыз Иван Казанны яулап алгач ук, нигез салына. Рус патшасы яулап алынган шәһәрдә үз тәртипләрен һәм динен кертергә ашыга. Шуңа күрә 3 көн эчендә бүрәнәдән беренче чиркәү бинасы корыла. 4 октябрьдә Явыз Иван үз куллары белән чиркәүнең беренче нигез ташларын салган, киләчәктә алтарь буласы урынга тәрене дә үзе кадаган һәм тәре йөрешендә катнашкан дигән мәгълүмат бар:

...заложил «своими руками царьскима»...

Чиркәүне таштан төзү эше соңрак, 1555 елда Псковтан Казанга Постник Яковлев («Барма» кушаматлы) һәм Иван Ширяй җитәкчелегендәге 80 ташчы — оста килгәч, башлана. 1562 елда бина корылып бетә. Әүвәл 6 баганалы, 5 башлы, 3 апсидалы, паперть белән тоташтырылган ян-яктагы ике приделы булган гыйбадәтханә итеп уйланылган булган. XIX гасыр урталарына кадәр күп мәртәбәләр үзгәртеп төзелгән, түбәсе ябулы биек баскыч, трапезная өстәлгән. Әүвәлге кыяфәтеннән үзәк өлеше, 3 апсидасы, ян-яктагы ике таш приделы нигезләре генә сакланып калган.

Татарстан АССР ҮБК 1925 елның 20 сентябре карары белән бина дәүләт архивына тапшырыла.

1995 елда бина «Казан кирмәне» музей-тыюлыгына тапшырыла.

2005 елның 21 июлендә патриарх Алексий II катнашында җәмигъ тантаналы рәвештә ачыла.

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ару хәбәр җәмигы — рус җәмигы, ә үзәк гөмбәзе — украин чиркәвенекенә охшаган, Киевтагы София җәмигы гөмбәзен кабатлый.
  • Соңгы үзгәртеп корулар вакытында (1995-2005) керү юлын төзегәндә кулланылган эпиграфик эчтәлектәге (кабер ташы) гарәп язулы плитәләр табылган. Урта гасырларда православие гыйбадәтханәләре төзелешендә аның урынындагы элекке корылмаларның исән калган ташларын һәм шулай ук мөселман кабер ташларын куллану гадәти хәл булган.
  • Иван Ширяй һәм Постник Яковлев Мәскәүдә Кызыл мәйдандагы Василий Блаженный җәмигын төзүчеләр булып исәпләнә. Легенда буенча, әлеге гүзәл корылманы кабатлап ясый алмасыннар өчен, ташчыларның Явыз Иван фәрманы белән күзләре чокып алына. Сукыр килеш Казанда җәмигъ кора алмаулары аңлашыла. Шуңа күрә ике җәмигъны да төзүчеләрнең исемнәре ачыкланып бетмәгән килеш кала.
  • Казанда еш булып торган янгыннар вакытында (мәсәлән, XVIII гасырда гына да шәһәргә коточкыч зыян салган 4 зур янгын булган: 1742, 1749 , 1754, 1774 елларда), чиркәүнең гөмбәзләре, иконалары, дивардагы сурәтләре һ. б. зыян күрә. Бары тик чиркәүнең XVIII гасырда Уралда Демидов чуен кою заводында коелган чуен плитәләрдән җыелган идәне генә беркайчан да зыян күрми. Бер плитә, завод вензеле һәм 1743 ел (трапезнаяны төзү елы) күренеп торсын өчен, махсус сыртына әйләндереп салынган.
  • Чиркәү диварларындагы сурәтләрдә Казан вакыйгалары да (мәсәлән, Гурий Казанлының (Руготин) тормышы, Казан Изге Ана иконасы табылу тарихы), шулай ук тарихи шәхесләр дә (мәсәлән, игумен Гурийны (Руготин) Тверьның Селижар кәшишханәсеннән Казанга озату сурәтендә патша Явыз Иван) сурәтләнгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5
  2. Н. В. Корнеева. Прогулки по Казани. М.: ООО «Издательство АСТ», 2017. ISBN 978-5-17-100448-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани