Казан Покрау чиркәве
Внешний вид
Чиркәү | |
Ил | Россия |
шәһәр | Казан |
Дин | Православие |
Кайсы дини агымга карый | Староверлар |
Бина төре | чиркәү |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
Казан Покрау чиркәве, Казан иске йолалык Покрау чиркәве, Казан староверларының Покрау гыйбадәтханәсе, рус. Покро́вский кафедра́льный собо́р — Татарстан башкаласы Казан шәһәрендә Иске урам, 12 йортта урнашкан староверлар гыйбадәтханәсе. Рус православие староверлар чиркәвенең (РПСЦ) Казан-Нократ епархиясе карамагындагы үзәк гыйбадәтханә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казанда староверларның төпләнүе Россия императоры Петр I хакимияте вакытында була.
- XVIII гасырның I яртысында Мәскәүдә укчылар (стрелецлар) фетнәсендә катнашканнарны Казанга сөрәләр. Күпчелеге староверлар булган укчылар Казанның Постау һәм Кирпеч бистәсенә (хәзерге Петербург урамы, Островский урамы) урнашалар.
- Екатерина II хакимияте вакытында (1762-1796) староверларга үз дини йолаларын үтәргә ирек бирелә. Гөмбәзе һәм чаңы булмаган кәшәнәләр төзергә рөхсәт ителә.
- Казанда староверларның ике дини тармагы тарафдарлары да булган.
- 1776 елда староверларның Казанда Болак буенда староверлар кәшәнәсе булуы мәгълүм[1].
- 1796 елда Вознесенская (хәзерге Островский) урамында сәүдәгәр Савин ихатасында бер катлы бинада старовер кәшәнәсе булган.
- Рәсми православие дине хакимлеген таныганнар өчен Иске Татар бистәсендә Дүрт Инҗилче чиркәве эшләгән.
- 1826 елда Казанда 8 900 старовер исәпләнә (Түбән Новгород губернасында 31 700). Күпчелеге сәүдәгәрләр (II- III гилдия сәүдәгәрләре Савин, Новиков, Коровиннар), якын-тирә өяз авылларыннан шәһәргә күчеп килгән элекке крестьяннар да булган. Староверларга шәһәр идарәсендә катнашу, вазифалар биләү хокукы да бирелә. Шәһәр зиратында староверларны җирләү өчен аерым кишәрлек бүленә.
- Россия императоры Николай I хакимияте вакытында (1820-1840) староверларны каты күзәтү, руханиларын эзәрлекләү чоры була. Казандагы Коровин[2] кәшәнәсен ябалар. Бер дин булуын һәм руханиларның җитәкчелеген танучы тармак тарафдарлары эзәрлекләнми.
- 1856 елда Белокриница килешүе исеме белән Мәскәүдә староверларның архиепископиясе оештырылгач, Казанда аның бүлекчәсе — Казан-Нократ епархиясе булдырыла. Төп кәшәнә сәүдәгәр И.П. Карповның Зур Проломная урамындагы йортында урнашкан була. Епархия башында епископ Пафнутий (Шикин) тора, 1890 елдан — епископ Иоасаф (Зеленкин).
- 1905 елда Россия императоры Николай IIнең «Дини түземлелек нигезләрен ныгыту турында»гы указы чыккач, Казан староверларының төрле тармак тарафдарларына рәсми теркәлү үтәргә һәм гыйбадәтханә төзергә мөмкинлек ачыла.
- 1909 елның сентябренда Покрау гыйбадәтханәсе төзелеп бетә.
- Гасыр башында Казанда 7 000 старовер исәпләнә (шәһәр халкының 5%).
- 1914-1930 елларда староверларның рухи атасы — епископ Филарет була.
- 1922 елның маенда Покрау гыйбадәтханәсеннән 2 пот көмеш тартып алына.
- Берничә елдан гыйбадәтханә ябыла.
- Совет хакимияте заманында архив урнаша.
Яңа тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1980 еллар уртасыннан Казан староверлар җәмгыяте эшчәнлеген яңарта. Аңа Шабанников кәшәнәсе (1909-1913 елларда төзелгән) кайтарып бирелә.
- 1997 елда Белокриница килешүенең (1988 елдан Рус православие староверлар чиркәве) Казан- Вятка епархиясе торгызыла.
- Покрау чиркәве диндарларга кайтарыла.
- Беренче епископ — Андриан (Четвергов), 2003-2005 елларда Рус православие староверлар чиркәве митрополиты.
- Гамәлдәге епископ — Евфимий (Дубинов).
Бина
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1906 елда гыйбадәтханә төзү өчен акча җыю башлана.
- 1907 елда нигезе салынып, 1909 елның 6 сентябрендә ачыла.
- Романтизм стилендә төзелгән, 5 гөмбәзле гыйбадәтханә.
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рус язучысы А. Мельников- Печерский (псевдоним, чын исеме П.И. Мельников) (1818-1883) «Урманнарда» (В лесах) повестенда Казанда Коровинның староверлар кәшәнәсен ябуны сурәтли. Эчке эшләр министрлыгы чиновнигы буларак, булачак язучы староверларны эзәрлекләүдә үзе дә катнашкан[3]
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Казан-Нократ епархиясе сайты 2015 елның 14 декабрь көнендә архивланган.
- Митрополит Корнилийның Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы 2016 елның 6 май көнендә архивланган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Казан-Нократ епархиясе сайтында, archived from the original on 2015-12-14, retrieved 2015-09-08
- ↑ Кәшәнә исемен җир хуҗасы булган сәүдәгәр исеме белән атау гадәте булган
- ↑ . А. Мельников- Печерский турында liveinternet.ru сйтында
Казанның истәлекле урыннары | ||