Казан Тихвин чиркәве
Чиркәү | |
Ил | Россия |
шәһәр | Казан |
Дин | Православие |
Мәхәллә | Казан епархиясе |
Бина төре | чиркәү |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
Казан Тихвин чиркәве, рус. Казанская Тихвинская церковь — Татарстан башкаласы Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә, Михаил Худяков урамында урнашкан православие гыйбадәтханәсе, Татарстандагы керәшен приходлары үзәге. Россия православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе Казан епархиясенә карый.
Рухани (настоятель)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1995—2019 елларда — протоиерей Павел атакай (Павлов) (1957—2019), дьякон Николай Храмов.
- 2019 елның 26 августыннан беренче рухани — протоиерей Алексей атакай (Колчерин), дин фәннәре докторы (Түбән Камада туган, әтисе Зәй районы Әхмәт авылыннан). Икенче рухани (керәшенчә келәү әйтүче) — Владимир атакай (Иванов)[1].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- XVII гасырның II яртысында (1646-1685) Болак арты җирлегендә Тихвин чиркәве салынган була.
- XVIII гасыр ахырында чиркәүне таштан салалар.
- XIX гасыр уртасында чиркәү Иске Татар бистәсе уртасында кала.
- 1859 елда Иске Татар бистәсендәге янгын вакытында чиркәү өстендәге күктә Мәрьям-ана шәүләсен күрүчеләр була. Тихвин чиркәвенең Изге Мәрьям-ана иконасы шөһрәт казанып, шәһәрнең символына әверелә, иганәчеләр санын арттыра.
- 1898-1900 елларда иганәчеләрдән җыелган акчага чиркәү бинасын үзгәртеп коралар, тышкы кыяфәте XIX гасыр православие чиркәүләре төсмерен ала.
- 1938 елда чиркәү ябыла.
- Совет заманында склад итеп файдаланыла.
Яңа тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1989 елның 23 декабрендә Казан һәм Мари архиепискобы Анастасий (Меткин) фатихасы белән гыйбадәт кылуны татар (керәшен) телендә башкару гамәлгә керә. Петр һәм Павел гыйбадәтханәсенең аскы храмында Павел атакай (Павлов) чиркәү-керәшен телендә гыйбадәт үткәрә. 1997 елда Тихвин чиркәве Россия православие чиркәвенең Казан һәм Татарстан епархиясенә кайтарып бирелә [2], шәһәрнең керәшен приходына тапшырыла, җөмһүриятнең керәшен приходлары үзәгенә әверелә. Дини йолалар, гыйбадәт кылу, кагыйдә буларак, татар (керәшен) телендә башкарыла[3]. Россия Библия җәмгыяте җитәкчелегендә Изге китапның инкыйлабка кадәр тәрҗемә ителми калган өлешләрен татар (керәшен) теленә тәрҗемә итү дәвам итә. 2010 елда Тихвин чиркәвенә элек православие дине руханилары җирләнгән каберлек урыны кайтарып бирелә [4]. 2015 елда гыйбадәтханәдә керәшен тарихы һәм мәдәнияте музее ачыла[5]
Престол бәйрәме
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]8 июльдә Казанның керәшен чиркәве Тихвин Изге Ана иконасын олылый. Әлеге көн керәшен чиркәвенең престол бәйрәме булып санала.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ф. Ислаев. Православные миссионеры в Поволжье. Казан, ТКН, 1999.
- Р. Ахметьянов. Откуда произошли кряшены. 0 тюркском христианстве. «Ватаным Татарстан», 1997, 23 июль.
- Закир М. Татар чиркәве. «Идел», 1994 ел, N 5 – 6.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Илдинә Ядкәрова. Алексей Колчерин: «Керәшен телен өйрәнүгә ихтыяҗ бар». Азатлык радиосы, 23.10.2019
- ↑ Постановление Кабинета министров РТ №53 от 29.01.1996 года
- ↑ «Казанское время», N15, апрель 2001
- ↑ Постановление исполкома муниципального образования города Казани № 16 от 12 января 2010 года
- ↑ «Татарстан», 2015, апрель саны, archived from the original on 2015-06-04, retrieved 2015-09-11
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Россия православие чиркәвенең Казан митрополиясе сайты 2015 елның 4 июнь көнендә архивланган.
- Тихвин чиркәве 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
Казанның истәлекле урыннары | ||