Эчтәлеккә күчү

Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее

55°47′39″ т. к. 49°07′37″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее latin yazuında])
(Салих Сәйдәшев музее (Казан) битеннән юнәлтелде)
Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее
Нигезләнү датасы 23 ноябрь 1988
Рәвеш
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан һәм Казан
Урам Максим Горький урамы
Ана ширкәт Татарстан Республикасының милли музее
Багышланган Салих Сәйдәшев
Адрес 420015 Казан, М. Горький урамы, 13
Рәсми веб-сайт saydash.tatmuseum.ru
Карта
 Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее Викиҗыентыкта

Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее
Нигезләү датасы 1988
Урын 420015 Казан, М. Горький урамы, 13
Директор Айрат Фәйзрахманов,
филиал җитәкчесе Айдар Әхмәдиев[1]
Сайт http://saydash.tatmuseum.ru
 Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее Викиҗыентыкта

Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее, Татарстан Республикасы Милли музее филиалы Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее (рус. Филиал Национального музея Республики Татарстан Музей Салиха Сайдашева и татарской музыки[2]) ― Татарстанның Казан шәһәрендә урнашкан дәүләт музее. 1988 елда нигезләнгән, 1993 елдан башлап эшли. ТР мәдәният министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасының берләштерелгән музее (хәзерге ТР милли музее) филиалы. Музей күргәзмәләре күренекле татар композиторы, һөнәри татар музыкасына нигез салучыларның берсе Салих Сәйдәшев (1900-1954) тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирә.

Музей 2016 елда реконструкциягә ябылган. Бинада реконструкция үткәрелгән. Ремонт эшләре белән беррәттән, музеефикациягә игътибар бирелгән. 1928 елдан башлап үлгәнче Салих Сәйдәшев бу бинада яшәгән. Бинаның икенче катындагы Сәйдәш яшәгән мемориаль бүлмә шул чор мохитенә кайтарылган. Ремонт эшләренең суммасы 7 млн. 2025 елның 3 декабрендә музей Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгына багышлап ачыла (рәсми рәвештә). Тантанада Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Милли музее директоры Айрат Фәйзрахманов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Казан вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова, Салих Сәйдәшевнең оныгы Валерий Сәйдәшев һ.б.катнашкан[3]. Музейның яңа концепциясе һәм контентны тулыландыру белән Татарстан Милли музееннан иҗат төркеме шөгыльләнгән. Проектның дизайнын архитектор, дизайнер, рәссам, Россия Дизайнерлар берлеге әгъзасы Анна Вексельман[4] эшләгән. Шулай ук көйязарның 125 еллыгына махсус сувенирлар линейкасы булдырылган.

Музейның максаты ― Салих Сәйдәшевнең тууыннан алып XX гасырның ахырына кадәр татар музыкасының күптөрлелеген, чәчәк атуын күрсәтү.

Директор
  • ТАССР министрлар шурасы 1988 елның 23 ноябрендә Салих Сәйдәшевка музей ачу турында 413нче санлы карар кабул итә.
  • Музей 1993 елның 25 июнендә ачыла.
  • 2023 елның 25 июнендә музейга 30 ел тула. Ремонттан соң, музейның рәсми ачылышы да шул көнне була. Шул уңайдан, композиторның мемориаль бүлмәсе әзерләнә һәм яңа күргәзмә ачыла. [1]
  • 2025 елның 3 декабрендә Салих Сәйдәшевның тууына 125 ел тула. Әлеге истәлекле дата уңаеннан композиторның Казандагы музее реставрациядән соң үз ишекләрен ача[5].
Ак зал. С. Сәйдәшев пианиносы
Төп мәкалә: Салих Сәйдәшев

Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев — беренче һөнәри татар дирижерларларының берсе, педагог, пианист, Татар дәүләт академия театрының 60ка якын спектакленә музыка иҗат иткән көйязар, татар милли сәнгатендә яңа жанр — музыкаль драма жанрына нигез салучы. 1930-1954 елларда (өзеклекләр белән) хәзер музей урнашкан бинаның бер фатирында яшәгән.

  • 1нче катта музыкаль салон һәм китап кибете урнашкан.
  • 2нче катта күргәзмә заллары, үзәктә — Ак зал. Ак залда композиторның «GeorgHoffman» (Берлин, ХIХ г. ахыры –ХХ г. башы) пианиносы урын алган.
  • Күргәзмәләр сурәтләр, яктылык, тавыш берләштерелгән сәнгати чишелеш (инсталляция) юлы белән урнаштырылган. Рәссамнар: Александр Леухин, Владимир Нестеренко.
  • Татар, рус, инглиз телләрендә сөйләүче автогид урнаштырылган.
  • Атнаның дүшәмбедән кала башка көннәрендә 10.00-18.00 сәгатьләрдә ачык. Экскурсияләргә генә хезмәт күрсәтелә[6]

Музей 2 катлы бинада урнашкан (мәйданы 300 квадрат метр). Беренче катында ― фойе һәм музыкаль салон. Музейдагы иң зур зал ― музыка салоны. Анда, элеккечә, камера концертлары, лекцияләр, Татарстан һәм Россия музыка дөньясының кызыклы кешеләре белән очрашулар узачак. Музыкаль салон киләчәктә вакытлы күргәзмәләр өчен дә кулланылачак. Музыкаль салон ― музыкаль кичәләр өчен камералы мәйданчык[7].

Икенче катта исә төп экспозиция булдырыла, һәм ул 7 мәйданчыктан тора. Икенче кат берничә залны берләштерә, алар композиторның тормыш юлы, аның даирәсе һәм музыкаль мәдәнияткә йогынтысы турында бербөтен хикәя тудыра. Коридорда мәшһүр шәхесләр галереясе белән танышып була. Аннары Сәйдәшнең балачагына багышланган мемориаль бүлмәләр, музейны һәм театрны тоташтыра торган кичү, татар музыка театрына, музыкаль институцияләргә багышланган зал һәм заманча музыкага багышланган заллар (узган гасырның 50 нче елларыннан башлап ХХ гасыр ахырына кадәр).

Татар музыкасы өч залда куелган. Беренчесендә татар театрының тарихы ачыла, аннан башка Татарстанның музыкаль үсешен күз алдына да китереп булмый. Бу залдагы экспонатларның берсе ― Салих Сәйдәшев һәм Кәрим Тинчурин иҗат иткән легендар «Зәңгәр шәл» спектакленнән ишанның дүртенче хатыны костюмы. 2026 елда спектакльгә 100 ел тула, һәм гасыр дәвамында ул кирәкле булып кала.

Икенче залда шәһәрнең музыка институтлары ― филармония, консерватория, опера һәм балет театры һәм башкаларның тарихын күрергә була. Монда ук Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Фәрит Яруллин һәм башка композиторларның тарихлары урнашкан. Аларның иҗаты Салих Сәйдәшев эшләгән татар опера студиясе белән бәйле.

Өченче зал татар музыкасының төрлелеген күрсәтә. Биредә XX гасырның икенче яртысында төрле көйләргә һәм музыкаль чишелешләргә мөрәҗәгать иткән композитор-экспериментаторлар Алмаз Монасыйпов, Софья Гобәйдуллина һ.б., шулай ук татар эстрадасы экспонатлары арасында Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова костюмнары тәкъдим ителгән[8][9][10].

Шәрәфле кунаклар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейда Фатыйма-Зөһрә Солтанованың көндәлеге саклана. Аның буенча С. Сәйдәшевның беренче мәхәббәте тарихы турында Әмирхан Еники «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестен язган[11].

  1. 1 2 Зилә Мөбәрәкшина. Яшь драматург Айдар Әхмәдиев Салих Сәйдәшев музее директоры итеп билгеләнде. Татар-информ, 23.04.2023
  2. Юбилей Салиха Сайдашева: праздничная программа. Сайт Минкульта РТ, 2.12.2025
  3. Рузилә Мөхәммәтова. Ирада Әюпова: Салих Сәйдәшев музеена балалар килсен - милли мирасны аларга тапшырасы иде. Татар-информ, 03.12.2025
  4. Анна Вексельман Вконтакте
  5. Салих Сәйдәшевнең туган көнендә композиторның яңартылган музее ачыла. Татар-информ, 13.11.2025
  6. Экскурсиягә чакыру(үле сылтама)
  7. Каким будет обновленный музей Салиха Сайдашева? t.me/saydash_muz, 15.11.2025
  8. Юлай Низаев. Ремонттан соң Салих Сәйдәшев музее ачыла: «Ул яшәгән чорны кире кайтарабыз, торгызабыз». Интертат, 22.11.2025
  9. Салих Сәйдәшев музее | Музей Салиха Сайдашева Вконтакте
  10. Музей Салиха Сайдашева в Телеграм
  11. Казань. Музей Салиха Сайдашева, archived from the original on 2018-01-18, retrieved 2019-07-12
  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  1. Музей Салиха Сайдашева. Салих Сәйдәшев музее (буклет). Гос. объединенный музей РТ. Казань, 1995.
Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани