Салих Сәйдәшев музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салих Сәйдәшев музее latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Салих Сәйдәшев музее
С.Сәйдәшев музее .jpg
Нигезләү датасы 1988
Урын 420015 Казан, М. Горький урамы, 13
Директор Гөлчәчәк Нәҗипова, мөдир Эльвира Низаметдинова
Сайт http://saydash.tatmuseum.ru

Салих Сәйдәшев музее, рус. Музей Салиха Сайдашева (в Казани)Татарстанның Казан шәһәрендә урнашкан дәүләт музее. 1988 елда нигезләнгән, 1993 елдан башлап эшли. ТР мәдәният министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасының берләштерелгән музее (хәзерге ТР милли музее) филиалы. Музей күргәзмәләре күренекле татар композиторы, һөнәри татар музыкасына нигез салучыларның берсе Салих Сәйдәшев (1900-1954) тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салих Сәйдәшев[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ак зал. С. Сәйдәшев пианиносы
Төп мәкалә: Салих Сәйдәшев

Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев — беренче һөнәри татар дирижерларларының берсе, педагог, пианист, Татар дәүләт академия театрының 60ка якын спектакленә музыка иҗат иткән көйязар, татар милли сәнгатендә яңа жанр — музыкаль драма жанрына нигез салучы. 1930-1954 елларда (өзеклекләр белән) хәзер музей урнашкан бинаның бер фатирында яшәгән.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1нче катта музыкаль салон һәм китап кибете урнашкан.
  • 2нче катта күргәзмә заллары, үзәктә — Ак зал. Ак залда композиторның «GeorgHoffman» (Берлин, ХIХ г. ахыры –ХХ г. башы) пианиносы урын алган.
  • Күргәзмәләр сурәтләр, яктылык, тавыш берләштерелгән сәнгати чишелеш (инсталляция) юлы белән урнаштырылган. Рәссамнар: Александр Леухин, Владимир Нестеренко.
  • Татар, рус, инглиз телләрендә сөйләүче автогид урнаштырылган.
  • Атнаның дүшәмбедән кала башка көннәрендә 10.00-18.00 сәгатьләрдә ачык. Экскурсияләргә генә хезмәт күрсәтелә[1]

Шәрәфле кунаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейда Фатыйма-Зөһрә Солтанованың көндәлеге саклана. Аның буенча С. Сәйдәшевның беренче мәхәббәте тарихы турында Әмирхан Еники «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестен язган[2].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Музей Салиха Сайдашева. Салих Сәйдәшев музее (буклет). Гос. объединенный музей РТ. Казань, 1995.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани