Арча зираты
Арча зираты | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Казан һәм Вахитов районы |
Рәсми веб-сайт | cemetery.kzn.ru/cemeteries/8 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Арча зиратында җирләнгәннәр[d] |
Арча зираты Викиҗыентыкта |
Арча зираты (рус. Арское кладбище) — Казан шәһәренең үзәк некрополе. Вахитов районыныда урнашкан.
Зират чиркәве — 1796 елда төзелгән Ярославль могҗиза тудыручылар чиркәве — совет вакытында бердәнбер ябылмаган чиркәү. Чиркәү манарасы 1844 елда Фома Петонди проекты буенча төзелгән.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче тапкыр 1766 елда телгән алынган. Беренче мәгълүм булган күмелүләр 1774 елның 12 һәм 13 июнендә уздырылганнар — биредә Казан кирмәне һәм посады штурмы вакытында һәлак булган Пугачёв гаскәренең баш күтәрүчеләрне һәм пугачөвчылар белән бәрелешләрдә һәлак булган шәһәрлеләрне җирләгәннәр.
Зират территориясе акрынлап үскән, праваслау булмаган диннәр вәкилләре һәм хәрби җирләүләре өчен өлешләре дә барлыкка килгәннәр. Тора-бара аерым булган өлешләре бердәм некропеоленә берләштерелгәннәр.
Арча зиратында күмелгән мәшһүр кешеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Александр Васильченко (1911—1960) — Советлар Берлеге каһарманы.
- Михаил Девятаев (8.7.1917 — 23.11.2002) — Советлар Берлеге каһарманы, бомбага тотучыны тартып алган һәм нәкъ шул бомбага тотучыда фашист концлагереннән качкан совет хәрби әсирләр төркеме җитәкчесе.
- Василий Джугашвили (21.3.1921 — 19.3.1962) — хәрби башлык, аваиациянең генерал-лейтенанты, Мәскәү хәрби округының ХҺК сәргаскәре (1948-52), Иосиф Сталинның улы. (2002 елда Сталин мәете Мәскәүнең Троекуров зиратында яңадан күмелә).
- Нәҗип Җиһанов (15.1.1911 — 2.6.1988) — атаклы татар композиторы, Советлар Берлегенең һәм ТАССРның халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, ике тапкыр икенче дәрәҗә Сталин премиясе һәм ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты. Социалистик Хезмәт Каһарманы (1981).
- Галимҗан Ибраһимов (12.3.1887 — 21.1.1938) — репрессияләнгән татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе.
- Александр Ключарёв (19.2.1906 — 30.3.1972) — күренекле композитор, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе (1970).
- Михаил Коринфский (1788—1851) — рус мигъмары.
- Рәшит Мусин (12.11.1927 — 2.10.1982) — дәүләт һәм партиянең күренекле эшлеклесе, КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе (1979 —1982).
- Николай Лобачевский (20.11(1.12).1792 — 12(24).2.1856) — рус математигы.
- Рәшит Нәҗметдинов (15.12.1912 — 3.6.1974) — шаһмат буенча халыкара дәрәҗәдәге оста.
- Николай Никольский (7 (19).5.1878 — 2.10.1961) — тарих фәннәре докторы; беренче чуаш гәҗитенең нигезләүчесе.
- Фома Петонди (1797 — 13(26).7.1874) — рус архитекторы, Казанда күп йортлар салган мигъмарчы.
- Николай Фешин (1881—1955) — рәссам. АКШ-та вафат булды, Казанда 1976 елда яңадан күмелгән.
- Карл Фукс (6(18).9.1776 — 12(24).4.1846) — алман табибы, ботаник, этнограф, тарихчы, археолог һәм нумизмат.
- Эмилиан Адамюк (23.6.1839 — 18.09.1906) — поляк чыгышлы русияле офтальмолог, Казан офтальмология мәктәбенә һәм Казан офтальмология хастаханәсенә нигез салучы.
Автоматик исемлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Ярославль могҗиза тудыручылар чиркәве
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казанның истәлекле урыннары | ||