«Болакта» Яшьләр театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Болакта» Яшьләр театры latin yazuında])
«Болакта»
Яшьләр театры
Молодёжный театр «На Булаке»

Театр урнашкан бина
Адрес Татарстан, Казан
Уң як Болак урамы, 13
Директор Виктор Степанцов

«Болакта» Яшьләр театры (рус. Молодёжный театр «На Булаке») — Казанда 2010 елдан эшләүче, дәүләт хисабында тормаучы яшьләр театры. Яшь коллективларның иҗади теләкләрен тормышка ашыру үзәге, Европа форматында эксперименталь тамашалар кую мәйданы. Заманча ут кую, музыкаль корылыш белән тамашачыны үзенә тарта. Тамашалар рус телендә бара. Сәнгать җитәкчесе — ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Мулланур улы Фәткуллин.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театрны 2010 елда сәнгать җитәкчесе Е.А. Аладинский, директор В.А. Степанцов, режиссёр - Казан театр училищесы укытучысы Р.М. Фәткуллин һәм Казан театр училищесынең талантлы талиблары нигезли. Казан тамашачысына «Рөстәм Фәткуллинның театр остаханәсе» төркеме күрсәткән беренче тамаша - Е. Гришковецның «Кыш» пьесасы буенча куелган спектакль . Шушы тамаша күрсәтелгән көн - 2010 елның 6 гыйнвары - театрның туган көне дип санала.[1] Һәр елны нәкъ шул көнне Казан тамашачысына ошаган әлеге тамаша кабатлап күрсәтелә. Театр каршында джаз яратучылар клубы ачыла, концерт – фестивальләр үткәрелә. 2013 елда «Сәнгать куагы» (рус. Куст искусств) азат иҗат фестивале уза: бер мәйданда спектакль , этник музыка уен коралларында уйнаучыларны, заман рәссамнары күргәзмәсен, кул эшләрен күрергә мөмкин була. Шул ук елда балалар өчен химия буенча интерактив фәнни шоу уза.[2]

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театр Казанның Уң Болак урамындагы 13 йортта (элекке тегү фабригы бинасы), «Канатлар» (рус. Крылья) ретро-клубының икенче катында 150 урынлык залда урнаша. Театр читтән бернинди ярдәм алмыйча яшәү сәбәпле, артистлар үз театрларын үз куллары белән кора: сәхнә һәм тамаша залын үзләре төзи, тамашаларга декорацияләр ясый, реквизитлар эзләп таба, өстәл-урындыкларны алып килә. 2012 елның ноябрендә бинаның беренче каты да театрга күчә, мөмкинлекләр арта.[3]

Коллектив[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бер урында төрле режиссерлар, төрле төркемнәр тупланган. «Рөстәм Фәткуллинның театр остаханәсе» төп труппа булып санала. Казан энергетика университетыннан «Сдвиг по фазе» төркеме дә бу сәхнәдә иҗат итә.[4].
Театр директоры – Виктор Степанцов.
Баш режиссерРөстәм Фәткуллин.
Рәссам- Татьяна Садыйкова.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театр ике юнәлештә эшли – өлкәннәр өчен һәм балалар өчен тамашалар. Төнге 11 дә башланучы (18+) тамашалары да бар.

  • Кыш (рус. Зима) (2010)
  • Гаҗәеп очрак (рус. Удивительный случай) (2010)
  • Бәхетле кеше (рус. О, счастливчик) (2010)
  • Примадонналар (2011)
  • Мадлен һәм егетләр (рус. Мадлен и ребята) (2011)
  • Пигмалион (2012)
  • Эт – кеше түгел (рус. Собака-не человек) (2012)
  • А.П. Чехов хикәяләре (рус. Рассказы А.П. Чехова) (2012)
  • Мөһаҗирләр (рус. Эмигранты) (2012)
  • Баштүбән (рус. С ног на голову) (2012)
  • Хыялый (рус. Одержимый) (2013)
  • Күк. Samolet.Кызлар (рус. Небо.Samolet.Девушки) (2013)
  • Алтын малайлар (ингл. Golden boys) (2013)
  • Маша һәм Аю (рус. Маша и Медведь) (балалар өчен)
  • Котырабыз (рус. Чудим)
  • Шахмат уйнау (рус. Игра в шахматы) («Ромео Һәм Джульетта» буенча) (18+)
  • Цой (18+)
  • Мсье Ибрагим (автор Э. Э. Шмитт), баш рольдә — Фәнис Җиһанша[5]

Театр «Пермьнең ак төннәре» (рус. Белые ночи в Перми) фестивалендә катнаша. 2012 елда Казакъстан шәһәрләре буйлап гастрольләрдә була. Чулпан Хаматова, Евгений Гришковец, Константин Хабенский кебек шәхесләр белән элемтә булдыра. Хәйриячелек максатларында Татарстанның һәм Казанның балалар йортларына тамашалар алып бара.[6] Театрның «Кыш» спектаклен «Наркотикларга каршы тору программасы»ның эксперт – киңәш шурасы мәктәпләргә карау өчен тәкъдим итте.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рөстәм Фәткуллинның шәкерте Риналь Мөхәммәтов (МХАТ) өр-яңа «Өч мушкетер» киносында Д'Артаньян ролендә уйный.
  • 1907 елда Казанда 150 000 кешегә 7 театр булган. 2014 елда 1 150 000 кешегә дә 7 театр.[7]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани