Казан яһүд җәмгыяте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан яһүд җәмгыяте latin yazuında])
(Казан синагогасы битеннән юнәлтелде)
офис
Казан яһүд җәмгыяте
идиш. הכנסת קאזאן
Ил РФ
шәһәр Казан
Дин Яһүд дине
Бина төре офис, синагога
Төп даталар:
1915 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Казан яһүд җәмгыяте (идиш. הכנסת קאזא) — Татарстан Республикасы башкаласы Казанда яшәүче яһүдиләрнең Казан шәһәрендә (Профсоюзлар урамы, 15 йортта) урнашкан иҗтимагый оешмасы[1], Казан яһүд җәмгыятенең (ингл. Kazan Jewish Community) идарә-офисы, федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты, бер үк вакытта Хабад-Любавич синагогасы, хорал синагога.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Синагога ремонттан соң
Р. Миңнеханов синагога юбилеенда. 2015

Казан шәһәрендә яһүдиләр, Россия императорының яһүдиләрне рекрут хезмәтенә ала башлау турындагы 1827 елгы 26 август указы чыккач, төпләнә башлый[2]

« Эшчеләрнең һәм күп кенә җәмәгать оешмаларының синагоганы ябу үтенечен искә алып, яһүди дини җәмгыяте белән төзелгән килешүне юкка чыгарырга, синагоганы ябарга, синагога бинасын Казан шәһәр шурасына яһүд эшчеләренең мәдәни оешмасы өчен тапшырырга[5] »
  • 1962 елга кадәр шәһәрдә миньяннарга җыелырга рөхсәт ителә. Яһүди зияраты эшли.
  • Озак еллар синагога бинасында Казан шәһәренең Укытучылар йорты урнаша.
  • Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦеда үзгәртеп кору сәясәте башлангач, 1988 елда яһүдиләрнең милли яңарышын кайгыртучы инициатив төркем (Соломон Зельдович, Ефим Бернадский, Лера Гестрина, Илья Мазо, Илья Шалман, Яков Ковтун, Елизавета Галибова, Семен Перель, Александр Раппопорт, Леонид Сонц) барлыкка килә.
  • 1989 елда әлеге төркем Бөтенроссия мәдәният фондының Татарстан бүлеге каршында Казан яһүд мәдәнияте клубы (1993 елдан Казан «Менора» мәдәният үзәге) булып ачыла[6]. Ул медицина хезмәткәрләре йортында (Маяковский урамы, 18) урнаша.
  • 1990 елның мартында Казанда яһүд дини җәмгыяте рәсми теркәлү уза, яһүд диндарлары гыйбадәтханәне кайтарып бирүне сорый [7]
  • 1996 елның декабренда озак ремонттан соң синагога ачыла.
  • 1997 елның ноябренда синагоганы яһүд җәмгыятенә кайтару турында указга кул куела.
  • Синагога раввины — Ицхак Горелик.

Юбилей[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елның 4 сентябрендә Казан синагогасының бер гасырлык юбилее зурлап билгеләп узыла. Татарстан хөкүмәте бинаны яңартып коруга 30 млн сум бүлеп биргән, тагын 30 млн сум халыктан кергән[8]. Тантанада Татарстан президенты в.в.б. Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Мәтшин, Россиянең баш раввины Берл Лазар, Россия яһүд җәмгыятьләре федерациясе президенты Александр Борода һ. б. катнаша[9].

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Qazan sinagogası

Бина Казанның Кече Проломная урамында 1913 елның мартында төзелә башлый. Гыйбадәтханә янәшәдәге йортлардан тышкы кыяфәте белән аерылып тормаска тиеш була: гөмбәзләр кую, эмблема, символлар кую тыела. 1915 елның 12 мартында ачыла [10].

Бинада урнашкан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Яһүд җәмәгать-иганәчелек «Хэсэд Моше» үзәге
  • Россия яһүд конгрессының Татарстан төбәк бүлеге
  • Казан яһүд дини җәмгыяте (ФЕОР)
  • Казан яһүд җәмгыяте (КЕРООР)
  • Якшәмбе мәктәбе
  • Россиядәге Сохнут яһүд агентлыгының филиалы[11]

Казанда яһүдләр саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Казан» ТРК, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-09-05 
  2. EJWiki.org сайтында
  3. http://www.regnum.ru/news/society/1962577.html Регнум мәгълүмат агентлыгы
  4. wikimapia.org сатында
  5. Постановление президиума ЦИК Совета рабочих, крестьянских и красноармейских депутатов от 3 апреля 1929 г.
  6. Казан туй порталында, archived from the original on 2015-12-27, retrieved 2015-09-05 
  7. Каваказ турында мәгълүмат ресурсы
  8. Татарстан халыклары ассамблеясы порталында
  9. Рәсми Татарстан порталында(үле сылтама)
  10. Лехаим журналы сайтында
  11. wikimapia.org/ сайтында
  12. Казан яһүди иҗтимагый үзәге мәгълүматы
Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани