Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәңгәр мәчет latin yazuında])
Зәңгәр мәчет — Казанның Иске татар бистәсендә урнашкан тарихи мәчет. Андый атама мәчеткә диварларның төсенә карап бирелгән. 1815—1819 елларда Казан сәүдәгәре Әхмәт Аитов-Заманов акчаларына төзелә.
Гыйбадәтханә архитектураның классицизм юнәлешенә карый. Архитекторы билгесез. Бина ике катлы, ике заллы. Түбәсендә өч яруслы манара урнаша.
Мәчет 1815—1819 елларда төзелә. 1864 елда Казан сәүдәгәре Г. Мостакыймов үзенең җирен бүлеп биреп, мәчетне киңәйтә. 1907 елда сәүдәгәр Г. Ишмуратов акчаларына михраб өлеше киңәйтелә. 1932 елның 10 мартында мәчет ябыла, 1930 нчы елларда манара сүтелә. Совет чорында мәчет яшәү урыны булып кулланылган. 1993 елдан мәчет торгызыла. 2009 елда аның манарасы кире кайтарыла.
- Салихов, Р. Р. Исторические мечети Казани / Р. Р. Салихов, Р. Р. Хайрутдинов. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. — 191 с.
|
---|
Тарихи | |
---|
Хәзерге заман | |
---|
Төзелүче | |
---|
Сүтелгән | |
---|
Рәсмиләштерелмәгән | |
---|