Халидия мәдрәсәсе
Элеккеге исем |
Арсаев мәдрәсәсе, Айтуганов мәдрәсәсе, Мөстәкыймов мәдрәсәсе |
---|---|
Эшләү еллары | 1825 ел–1918 ел |
Адрес | Казан, Тукай урамы , 68/16 |
«Халидия» мәдрәсәсе — 1825 елда Казанның Зәңгәр мәчете каршында ачылган дини уку йорты, кадими мәдрәсә. Казанның борынгы дини уку йортларыннан берсе. Атамасы мәдрәсәне 1917 елда ябылганга кадәр җитәкләгән имамнар фамилиясеннән (Халитов) алынган.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVIII гасырның соңгы чирегендә Иске Татар бистәсендә (хәзерге Казанның Вахитов районы) дүртенче (агач) мәчет буларак нигез салынган, 1815-1819 елларда (вариант: 1810-1815 елларда)[1] кирпечтән төзелгән[2] яңа бинага күчкән Зәңгәр мәчетнең (Зур Мещан (хәзерге С. Садыйкова) урамы белән Аркылы Тихвин урамнары чаты, (хәзерге Нариманов урамы, 18/19) беренче имамнарының берсе, Ырынбурның Каргалы мәдрәсәсен тәмамлаган Габденнасыйр Рахманколый (?-1835) 1825 елда Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Кама Тамагы районы) Бәки авылыннан Казанга күчеп килә, 4нче (Зәңгәр) мәчетнең имам-хатыйбы һәм мөдәррисе булып хезмәт итә башлый. Шиһабетдин Мәрҗани раславынча, ул килгәнче мәхәлләдә мәдрәсә булмаган. Г. Рахманколый дини уку йорты оештыра, ә сәүдәгәрләр Йосыф һәм Корбангали Арсаевлар мәдрәсә өчен аерым бина төзеп бирәләр.
Габденнасыйр Рахманколый вафат булгач (1835), мәчет имамы булып аның энесе Хәбибулла Рахманкулов (1780-1850) кала. Аны Тәтеш өязе (хәзерге Кама Тамагы районы) Яңасала авылында туган Хаммат Халитов (?-1864) алыштыра. Хаммат Халитовның төпчек малае — татарның беренче драматургларыннан берсе Фатих Халиди (1850-1923)[3]. Х. Халитовтан соң имам булып Рахманкуловларның соңгысы, Шиһабетдин Мәрҗани шәкерте Гыясетдин Хәбибулла улы Рахманкулов (Гиясетдин Рахмәнколов) (?-1897)[4] 6 ел хезмәт итә. 1870-1893 елларда имам булып Мөхәммәтзакир Хаммат улы Халитов (?-1893), 1894-1917 елларда Ибраһим Мөхәммәтзакир улы Халитов (1869-?) сайлана. Ибраһим Халитовның улы — татарның атаклы драма артисты, ССРБ халык артисты Фуад Халитов (1901-1981).
Халидия мәдрәсәсе «Чиркәүне дәүләттән, мәктәпне чиркәүдән аеру турында» РСФСР ХКШ декреты (20.01.1918)[5] буенча 1918 елда, 4нче (Зәңгәр) мәчет ТатҮБК сәркатибаты карары белән 1932 елның 10 мартында ябыла һәм бина кунакханә итеп файдаланыла башлый[6].
Мәдрәсә, иганәче-химаячеләренең фамилияләренә бәйле рәвештә, берничә исем йөртә: Арсаев мәдрәсәсе (Й. Һәм К. Арсаевлар бина төзеп бирәләр), «Айтуганов мәдрәсәсе» (Айтугановлар яңа бина бүләк итәләр, химаяче булып торалар), «Мөстәкыймов мәдрәсәсе» (Габделмәннан Биккенә улы Мөстәкыймов)[7], «Халидия».
Казанның иң зур мәдрәсәләреннән берсе булып исәпләнгән: XX гасыр башына мәдрәсәдә 155 шәкерт укыган. Халидия мәдрәсәсе уку-укыту программасы Якын Көнчыгыш мәдрәсәләре традицион уку-укыту программасыннан шактый аерылган. Мәдрәсә шәкертләренә рус мәдәнияте, әдәбияты, алар аша алга киткән Европа халыклары әдәбияты, фәне һәм мәдәнияте белән танышырга мөмкинлек бирелгән[8][9].
XIX гасыр ахырыннан 1918 елга кадәр мәдрәсә Екатерина урамы белән Икенче Аркылы урам чатындагы (хәзерге Тукай урамы , 68/16) сәүдәгәр Габделмәннәф Мөстәкыймов йорында урнаша.
Халидия мәдрәсәсендә драматург Галиәсгар Камал (1879-1933), 1895-1904 елларда булачак тарихчы-профессор Газиз Гобәйдуллин (1887-1937), шагыйрь Габдрахман Сөнгати (1894-?) һ.б. укыган[10].
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.
- Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.:Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7
- Салихов Р. Р. Хайрутдинов Р.Р. Исторические мечети Казани. К.: ТКН, 2005.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Халидия мәдрәсәсе «Милләттәшләр» сайтында
- Казан мәчетләре Рөстәм Ахунов сайтында (rustik68.narod.ru)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1
- ↑ PhotoKzn.ru, archived from the original on 2017-07-24, retrieved 2017-08-01
- ↑ Голубая мечеть (Мечеть Зангар). Pro.KudaGo.com. 13.05.2013
- ↑ Яңа татар бистәсе зиратының үзенчәлекле картасы эшләнде. Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния Нәзарәте сайты, 06.05.2014, archived from the original on 2020-11-24, retrieved 2017-08-01
- ↑ РФ Конституциясе сайты
- ↑ 2, archived from the original on 2016-09-05, retrieved 2017-08-01
- ↑ Голубая мечеть (Зангар) 2017 елның 24 июль көнендә архивланган.)
- ↑ Керимова Т.С. Из истории Национальной Академии Наук Азербайджана. Баку: Тахсил, 2005, (568 с.) с. 356-357
- ↑ Əziz Qubaydullin
- ↑ Мөселман мәгарифе тарихыннан. ТР архив хезмәте(үле сылтама)(рус.)