Иске бистә (Казан)
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Иске бистә, Иске Татар бистәсе (рус. Старо-Татарская слобода) — Казан шәһәренең Вахитов районының көньягында урнашкан тарихи бистә. Бистәнең үзәк урамы булып Тукай урамы тора.
Тарихи сәбәпләр аркасында 1917 елга кадәр Казан мигъмарият ягыннан ике нык аерылып торучы өлешкә бүленә. Бу бүленеш шәһәрнең ике төп милли мәдәниятенең (татарлар һәм руслар) үсеше белән бәйле була.
Бистәнең үзәге булып Печән базары һәм Печән базары мәчете (Нурулла мәчете) саналган. Бу мәркәз янында кунакханәләр (Болгар, Амур), сәүдә йортлары урнашкан.
Хәзерге вакытта Казанның тарихи мәркәз истәлекләре урынына яңа төссез йортларны төзү күзәтелә.
Бистәнең көньяк-көнбатышында татар эшчеләре һәм һөнәрчеләре яшәгән бистә — Яңа бистә урнашкан.
2016 елда Иске бистәне торгызу фонды оештырылган.[1]
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Кораеш бистәсе - Иске бистәнең элгәресе.
- Җиһанша Усманов йорты
- Юнысовлар йорты
Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин.
Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |
Казанның истәлекле урыннары | ||