Эчтәлеккә күчү

Ак мәчет (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ак мәчет (Казан) latin yazuında])
Ак мәчет
Нигезләнү датасы 1805
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Урам Кызыл Татарстан урамы һәм Мехчылар урамы
Мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә керә список объектов культурного наследия: Казань (часть 2)[d]
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Карта
 Ак мәчет Викиҗыентыкта

Ак мәчетКазанның Яңа Татар бистәсендәге таш мәчет. Элекке агач бина урынында 1805 елда төзелгән. Кызыл Татарстан ур., 20 адресы буенча урнашкан.

1928 елда ябылганнан соң мәчет бинасы башка максатлар өчен җайлаштырыла. 2002 елда дин тотучыларга кире кайтарыла. 2023-2024 елларда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның инициативасы белән хәйрия акчалары хисабына мәчеттә ремонт-реставрация эшләре башкарылган[1].

2023 елда мәчетне реставрацияләүне башлау планлаштырыла. «АРКЕШ» архитектура-реставрация бюросы берничә этапта, 1,5-2 ел төзекләндерәчәк. Бинаның диварларын ныгытып, ак төскә буярга һәм гыйбадәтханә эчендәге михрабны төзекләндерергә уйлыйлар. Мәчетнең дүрт өлештән торган манарасы да торгызыла.[2]

Төзәтү эшләрнең төп максаты ― бинаның заманча кулланылышка яраклаштырылуын исәпкә алып, тарихи йөзен торгызу. Реставраторлар алдында зур бурыч тора, ул берничә этапта хәл ителә. 2023 елның 29 июленә өстәп салынган совет корылмалары һәм эчке бүлемнәр сүтелгән, инженерлык челтәрләре — газ, җылылык, электр энергиясе, су кертү мәсьәләләре хәл ителә. Шулай ук биеклеге 31,6 метр тәшкил итәчәк дүрт катлы манараны торгызу буенча эшләр башланган. 2023 елда шулай ук нигезне һәм стеналарны ныгыту планлаштырыла.[3]

2024 елның 5 сентябрендә мәчетнең торгызылган манарасына ярымай куелган[4].

2024 елның 16 октябрендә мәчет ачылышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнашкан[1].

Мәчетнең имам-хатыйбыФәрит Сәлмән, Россиядә беренче тапкыр Коръән мәгънәләрен татарчага тәрҗемә итү авторы буларак танылган, Изге Коръән һәм Пакъ Сөннәтне өйрәнү үзәге директоры[4].