Яңа Тура мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Тура мәчете latin yazuında])
Мәчет
Яңа Тура мәчете
Ил Россия
авыл 420076 Татарстан, Яшел Үзән районы, Яңа Тура, Луговая ур., 1Б
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Яшел Үзән мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы керү юлы өстендә
Нигезләнгән 2020
Төзелеш еллары 20202024 еллар
Төп даталар:
2020 (төзелеш башлану)
2022 (ярымай куелу)
2024 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Яңа Тура мәчете (рус. Мечеть в Новой Туре) ― 2024 елда Татарстанның Яшел Үзән районы Осиново авыл җирлеге Яңа Тура авылында ачылган ислам гыйбадәтханәсе. Үзәкләшкән дини оешма Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән районы мөхтәсибәте карамагында. Яңа Тура мәчете ― Яшел Үзән мөхтәсибәтедәге 48нче мәчет [1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшел Үзән районы Осиново авыл җирлегенә[d] керүче Яңа Тура авылында мөселман гыйбадәтханәсен төзү инициаторы булып «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Фәнис Йосыпов тора. Мәчет төзелеше өчен җир участогы 2017 елда ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды идарәсе рәисе Әсгать Сәфәров ярдәме белән бүлеп бирелгән.

Төзелеш эшләре 2020 елның сентябрендә башланган. 2022 елның 1 апрелендә манарага ярымай куелган. 2023 елның декабрендә төп төзелеш эшләре тәмамланган. Төзелешнең гомуми бәясе 55 млн. сум тәшкил иткән [2]. Мәчетне төзү эшләре ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды (башкарма директоры Нурия Һашимова) контролендә булган. Төзелешкә үз акчаларын керткән меценатлар арасында Ислам икътисады һәм зәкәт темасына багышланган хезмәтләр авторы Гөлнара Ковешникова[3], Мәскәү бизнесмены Морат Солтанов һ. б. бар.

2024 елның 14 мартында, Рамазан аенда, яңа мәчет ачылу тантанасында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Яшел Үзән районы башлыгы, шәһәр мэры Михаил Афанасьев катнашкан[4].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет манарасы керү юлы өстендә бастырылган өч катлы бинадан гыйбарәт, аның эчендә ир-атлар өчен ике намаз залы, антресоль катта хатын-кызлар өчен намаз уку урыны һәм балалар белән шөгыльләнү өчен бүлмә урнашкан. Бинаның фасады геометрик бизәк элементлары һәм традицион ислам рәсеме белән эшләнгән витраж тәрәзәләр белән бизәлгән[5].

Бинаның гомуми мәйданы 328 кв.м тәшкил итә, 250 намаз укучыны сыйдыра. Мәчет янындагы аерым бинада тәһарәтханә (юыну бүлмәсе) һәм котельная урнашкан.

Яңа мәчет төзелеше Ислам дини үзәген булдыруга башлангыч булып тора. Алга таба мәчет һәм якындагы күл янындагы территорияне төзекләндерү (территориянең гомуми мәйданы 3 га), балалар мәйданчыгы, балалар бакчасы, мәдрәсә, спорт комплексы, никах үзәге, кунакханә-сәүдә комплексы, автомойка, парковка төзү, күл тирәсендәге яр буйларын төзекләндерү планлаштырыла.

Мәчетнең имам-хатыйбы Фәнис Йосыпов.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]