Куҗак мәчете (Сарман районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Куҗак мәчете (Сарман районы) latin yazuında])
Мәчет
Куҗак мәчете
Иман Нуры
Ил Россия
авыл 423354 Татарстан, Сарман районы, Куҗак, Совет ур., 67А
Координатлары 55°05′10″ / 52°37′12″
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы бина янында урнашкан мәчет
Нигезләнгән 2010
Төзелеш еллары 20102014 еллар
Төп даталар:
2010 (төзелеш башлану)
2014 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Куҗак мәчете (рус.  Мечеть деревни Кузяково ) ― Татарстанның Сарман районы Иске Минзәләбаш авыл җирлегенә[d] керүче [1] Куҗак авылында 2014 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл XVII гасырда нигезләнгән. XVIII гасырда ― XIX гасырның I яртысында авыл халкы дәүләт крестьяннары[d] категориясенә караган. Биш вакыт намаз укыр өчен (мәчет биш вакытлы мәчет статусына ия булган, ягъни дәүләт тарафыннан расланган указлы муллага ия була алмаган һәм якындагы Җәмигъ мәчетенә караган) төзелгән Куҗак мәчетендә 1831 елдан Габделлатыйп Сәнҗап улының имам булганы мәгълүм[2].

1885 елда авылда җәмигъ мәчете төзергә рөхсәт алынган. Имамнар:

  • Мөхәммәдзариф Габделлатыйп улы Сәнҗапов (1844―1901) әүвәл биш вакыт намаз укый торган мәчеттә, 1894 елдан җәмигъ мәчетендә имам булган.
  • Ярулла Мөхәммәдзариф улы Сәнҗапов 1904 елда имам итеп расланган.
  • Азанчылар: Габделшәкүр Габделвәли улы; 1906 елдан Әхмәткәрим Шәңгәрәй улы (? ― 1920); 1923 елдан Нурулла Ярулла улы Сөбханкулов[2].

XX гасыр башында авылда мәчет, мәктәп булган[3].

1912―1913 уку елында Минзәлә өязендә эшләп килгән 351 мәктәп һәм 28 мәдрәсә исемлегендә Куҗак мәктәбе дә бар[4].

Тышкы рәсемнәр
Манара күтәрү эшләре фотосурәтләре. 2013 елның 22 июне.

Яңа бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елның 4 сентябрь көнне яңа мәчеткә нигез салына. Мәчет салуны башлап йөрүче ― Куҗак авылыннан Фазыл Фаяз улы Сәлимгәрәев. Иң беренчеләрдән Фаяз Сәлимгәрәев акчалата ярдәм итә. Түбәсенә калай алуда «Җәлил» агрофирмасы, манарасын утырту өчен «Татнефть» АҖ акчалата ярдәм иткән. 2013 елның 22 июнендә бина янәшәсенә манара бастырып куелган. Мәчеткә «Иман Нуры» исеме бирелгән. 2013 елның октябрь аенда мәчеттә намаз укыла башлаган, 2014 елда ачылган[5].

Бер катлы таш бина электр белән җылытыла, су кертелгән. Гыйбадәт залы ~70 кеше сыйдыра. Манарасы бина янәшәсендә. Имам-хатыйп ― Илис хәзрәт Сәхабиев[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Иске Минзәләбаш авыл җирлеге.(үле сылтама) Җирлек турында
  2. 2,0 2,1 2,2 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 29, 97нче бит.
  3. Куҗак (Кузяково). Институт Татарской Энциклопедии
  4. Кильдибяков Г. Н. Магометанские школы (мектебе и медресе) в Мензелинском уезде уфимской губернии. – Мензелинск, 1913. – С.2 –71
  5. Дилярам Ишанова. Куҗак ― безнең туган як. ВКонтакте, 5.04.2020

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Список населенных мест по сведениям 1870 года : Калып:Lg. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1877. — Вып. XLV : Уфимская губерния / Обработан редактором В. Зверинским. — CXXXIX; 1л. карт; 195 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).
  2. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 67нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  3. Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 29, 97нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

.