Такталачык мәчете (Актаныш районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Такталачык мәчете (Актаныш районы) latin yazuında])
Такталачык мәчете
Дәүләт  РСФСР[d]
Урын Татарстан
Мәчет
Такталачык мәчете
Ил Русия
Авыл ТР, Актаныш районы, Такталачык
Дин ислам
Мәхәллә Актаныш районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 1852
Төп даталар:
1852 — ачылган
1914 — янган
1925 — ябылган
Халәте гамәлдә

Такталачык мәчетеТатарстанның Актаныш районы Такталачык авылында урнашкан дини гыйбадәтханә (мәчет). Беренче мәхәллә мәчете XIX гасыр башыннан, икенче мәчет 1852 елдан билгеле.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1802 елда авылда беренче мәхәллә («Земская больница ягы»нда) рәсми рәвештә теркәлгән. Мәчетнең имам-хатыйблары: 1807 елдан — Нигъмәтулла Атнагулов, 1837 елдан — Әхмәт Габбасов, 1874 елдан — Габделмөәзин Габделгалләмов. 1879 елда мәчеткә ремонт үткәрелә. 1890 елдан җәмигъ мәчете. Имам-хатыйб — Муллаәхмәт Арсланов.

Икенче мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылның икенче мәчете («Ары киртә ягы»нда) 1852 елда ачыла. Имам-хатыйбы — Әхмәт Габделкадыйров.

Мәдрәсәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике мәчет каршында да мәдрәсәләр эшләве мәгълүм: беренче мәчет каршында ир балалар мәдрәсәсе 1827 елда, икенче мәчет каршында 1852 елда ачыла. 1913 елда беренче мәчет мәдрәсәсендә 45, икенче мәчет мәдрәсәсендә 75 шәкерт укыган. Беренче мәдрәсә мөдәррисе — Мөхәммәтфатыйх Солтанов, икенчесендә мөдәррис — имам-хатыйб Баһаутдин Мутин. 1914 елда янгында ике мәхәллә мәчете, мәдрәсәләр янып бетә. Халык тырышлыгы белән икесе дә сафка баса.

19181922 елларда мәчетләр эшләвен дәвам итә, мәдрәсәләрдә укыту торгызыла.

1925 елда мәдрәсәләрдә дин сабагы укыту туктатыла. 1926 елдан мәдрәсәләр дөньяви фәннәр өйрәтелүче башлангыч мәктәпкә әверелә.

19501953 елларда беренче мәхәллә мәчете һәм мәдрәсә биналары сүтелеп, биш сыйныф бүлмәсе, җылы коридоры булган мәктәп салына.

1964 елга кадәр элекке мәчетләр һәм мәдрәсәләр мәктәп биналары булып хезмәт итә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Амур Фәләх. Такталачык. «Мәйдан». 2008 ел, октябрь, 107-108нче бит.
  2. Такталачык авылы тарихы «Чикләрсез татарлар» порталында(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]