Чураш мәчете (Сарман районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чураш мәчете (Сарман районы) latin yazuında])


Мәчет
Чураш мәчете
Намус
Ил Россия
авыл 423378 Татарстан, Сарман районы, Чураш, Муса Җәлил ур.
Координатлары 55.459338, 52.800233
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 1993
Төзелеш еллары 19931994 еллар
Төп даталар:
1993 (төзелеш башлану)
1994 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Чураш мәчете, рәсми исеме «Намус» мәчете (рус. Чурашевская мечеть) ― Татарстанның Сарман районы Карашай-Саклау авыл советы[d] авыл җирлеге составындагы Чураш авылында 1994 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфа губернасы Минзәлә өязе Сарайлы-Мең (1866 елдан Нөркәй)[1] волостена караган, XVIII гасырның башында (1722) язма документларда искә алына башлаган [2] Чураш (Чураш Саклавы) авылында 1848 елда мәчет рәсми рәвештә теркәлгән. Мәчет каршында эшләүче мәктәп 1870 елда рәсми теркәлгән. [3][4]

VIII ревизия (1834) мәгълүматларында искә алынган дин әһелләре
  • Габделкарый Тоймаков (1752―1823), указлы мулла
  • Зәйнегабидин Яһүдә улы (1800 елгы), 1820 елдан указлы мулла
  • Гыймазетдин Яһүдин, 1849 елдан имам-мөгаллим
  • Сираҗетдин Яһүдин, указлы мулла. 1821 елдан Карашай-Саклау мәчетендә имам-мөгаллим
  • Хафизетдин Зәйнегабидинов, хатыйп [4]
  • Шәехгаздалый Җиһанша улы Ардуганов (1873 елгы), 1900 елдан Карашай-Саклау мәчетендә имам, 1931 елның маенда сөргенгә җибәрелә)[5]

1885 елда авылда яңа мәчет төзелгән. Имамнары:

  • 1886 елдан Әхмәтшакир Шәрәфетдин улы, имам-хатыйп, мөгаллим
  • Хафизетдин Зәйнегабидинов (? ―1918), имам-хатыйп

1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Уфа губернасының Минзәлә өязе Чураш (Саклау Чураш, Чураш Саклау) авылында 810 кеше (398 ир-ат һәм 412 хатын-кыз) яшәгән, шуларның 808е мөселманнар булган.[6]

1918 елда Ибраһим Сәхәветдин улы (1860―1931) яңа мәчет бинасы салдыра. 1919― 1930 елларда мәчет имамнары:

  • Шәйхразый Ибраһим улы Сәхәвиев (1888 елгы)
  • Хәлиулла Галиулла улы Вәлидов (1880–1963), Бохарада мәдрәсә тәмамлаган. 1932 елда Хәлиулла хәзрәт Вәлидов, үзен кулга алырга җыенуларын белеп, авылдан гаиләсе белән китеп, Ижауга барып урнаша, фамилиясен Валетовка үзгәртеп яши.

Авыл мәчете 1939 елның 21 июнендә рәсми рәвештә ябыла, манарасы киселә. Татарстан АССР Югары Советы президиумы карары белән бинасы мәктәп итеп куллану өчен Ворошилов район советы башкарма комитетына тапшырыла. Мәчет бинасы дүрт класслы мәктәп итеп салына һәм яңа таш мәктәп салынганчы (1976 елга кадәр) кулланыла. Мәдрәсә бинасы озак еллар авыл китапханәсе итеп файдаланыла.

Яңа бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчетнең Тукай урамы ягыннан, өстән күренеше

Авылның Җәлил һәм Тукай (элекке Бәшенде) урамнары чатында [7] төзелгән мәчетнең бер катлы яңа кирпеч бинасы 1994 елда сафка баса. Бина электр белән җылытыла. Манарасы бина түбәсендә. Мәчетнең гыйбадәт залы 50-60 кешене сыйдыра.

Имамнар
  • 1994―2008 елларда ― Габделхак хәзрәт Ибраһимов
  • 2008―2017 елларда – Әскать Сафин, Рәсим Бариев
  • 2017 елдан х. в. ― Мәүлетхуҗа хәзрәт Хәйруллин[8]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Нөркәй авылы тарихы. Сарман ягы ― нурлы як
  2. Чурашово (Чураш) Институт Татарской Энциклопедии
  3. Чурашево. Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан»(рус.)
  4. 4,0 4,1 История села Чурашево. Татары без границ
  5. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 79нчы бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  6. Населённые места Российской империи в 500 и более жителей: с указанием всего наличного в них населения и числа жителей преобладающих вероисповеданий по данным первой всеобщей переписи населения 1897 г. / под ред. Н. А. Тройницкого. — СПб., 1905. — С. 246.
  7. Мечеть село Чурашево. Яндекс Карты
  8. Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 96нчы бит.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020. ISBN 978-5-6044058-7-1
  • Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 39-40нчы бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

.