Хәерби мәчете
Хәерби мәчете | |
Нигезләнү датасы | 1908 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан, Лаеш районы һәм Хәерби |
Әсәрнең клиенты | Салих Гобәйдуллин |
Хезмәтләндерүче | Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте |
Рәсми ачылу датасы | 1909 |
Мәзһәб | Хәнәфи мәзһәбе |
Хәерби мәчете – беренче гилдияле Казан сәүдәгәре Салих Сабит улы Гобәйдуллин (1862–1935) акчасына 1908 елның май–июнендә төзелгән Хәерби авылында урнашкан мәчет. Мәчет авылның үзәгендә, урамнар кисешкән җирдә урнашкан.
Бинасы ике заллы, манарасы түбәдә. Бер катлы агач бина, ике кыеклы түбә белән капланган һәм традицион стильдә эшләнгән. Аның анфилад рәвешендә тоташкан өч бүлмә бар: вестибюль һәм ике гыйбадәт залы. Мәчеткә көнбатыш ягыннан керәләр.
1991 елда үткәрелгән ремонт вакытында тимер белән тышлана. Авыл мәчете традицион стильдә эшләнгән, фасадлары бизәлешендә эклектик элементлары күзәтелә.
Хәербидә мөселман мәхәлләсенең теркәлү вакыты төгәл билгеле түгел. XIX гасырның беренче чирегендә Хәербидә мәчет эшләгәнлеге, анда Казан губерна идарәсе тарафыннан билгеләнгән руханилар хезмәт иткәне билгеле.
Хәербидә 1873 елда салынган мәчет 1907 елда яна. Бүгенге көндә дә яшәп килгән мәчет бинасы 1908 елның май-июнь айларында Казан шәһәренең 1 нче гилдия купецы Салих Сабит улы Гобәйдуллин акчасына салына. Проект авторы билгеле түгел, шул сәбәпле 1908 елның 6 ноябрендә губерна идарәсе карары белән мәчетне ябалар. Ул үзенең ишекләрен 1909 елның февралендә генә ача. Моңа кадәр мәхәллә кешеләре мәчет тирәсен чистарталар, бина фасадларының планын һәм сызымнарын раслаталар.
Мәчет тарихы белән имам Әбүбәкеровлар династиясе бәйле. Династия башында Әбүбәкер Гомәров тора. Ул 1838 елның 9 декабрендә имам-хатиб булып сайлана һәм 1883 елның 16 ноябренә кадәр шул хезмәтне башкара. Аны улы Мөхәммәткәрим Әбүбәкеров алыштыра (1859 елның 28 июлендә туган). Аңа олы туганы Мөхәммәтвәли Әбүбәкеров булыша. Ул 1872 елның 10 июнь указы белән мәчетнең икенче мулласы итеп билгеләнә. Әбүбәкер Гомәровның кызы Шәмсеруй – татар композиторы Солтан Габәшинең анасы.
90 елларда Хәерби мәчетенең икенче мулласы булып Мөхәммәт Сәгыев хезмәт итә. Ул бәйсез характеры өчен хакимият тарафыннан берничә тапкыр эзәрлекләнә. 1896 елда Оренбургское Магометанское Духовное Собрание тарафыннан өч айга эшеннән читләштерелә. Бер елдан соң 1897 елгы халык исәбен алу чорындагы чуалышларда катнашканы өчен аны бөтенләйгә эшеннән читләштерәләр. 1901 елның сентябрь аенда аның урынына имам-хатиб итеп Татар Янтыгы авылы крестьянын – Хәерби мәчете мөәзине Миннегали Бикбулатовның улы Мөхәммәтгарифны билгелиләр.
Хәербидә мөселманнарның бер мәхәлләсе булган. XX гасыр башында мәхәлләдә 55 ир кеше, 510 хатын-кыз исәпләнгән. Авылда 159 йорт булган. Инкыйлабтан соң да мәчет эшләвен дәвам итә. Совет хакимияте урнашкач, мәчеткә йөрүчеләр торган саен кимегән. Ләкин, ни гаҗәп, Хәербидә мәчетнең манарасын да кисмиләр, аны якмыйлар да.
Бөек Ватан сугышы чорында мәчетне җылытып тору өчен утын хәзерләүче дә калмый. Хакимиятнең басымы да була. Дин тотучылар мәчет бинасын мәктәп итеп файдаланырга бирергә ризалаталар.
Шулай итеп анда балалар укытыла башлый. Озак еллар буе мәчет ремонтланмый. Кемнең инде мәчет ремонтлатып башына бәла аласы килсен?! Мәчетнең әллә кайлардан күренеп күңелне җылытып торучы манарасы бер якка авыша башлый. 1985 нче елда бу манараны кисеп, аның урынына кыска гына манара ясап куялар. Тик бу манара озак тормый, 1998 нче елда “Вафин һәм кампания” ширкәте директоры Вафин Р.К. һәм Татарстан финанс министры урынбасары Сөнгатев Шәүкәт Хәнәфиевич (Хәерби авылы кияве) тырышлыгы белән мәчеткә элеккеге кебек матур озын манара куела. Авыл Советы рәисе булып Гарифуллин Илдус эшләгәндә мәчет бинасы яңадан дин тотучыларга кайтарып бирелә. Мәчеткә ремонт ясала: түбәсе алыштырыла, тәрәзә йөзлекләре буяп куела һәм мәчетне такта белән тышлыйлар.
Мәчеткә кагылышлы тагын бер фактка тукталып китмичә булмый.
Татарстан Республикасының Милли китапханәсе директор урынбасары Ирек Һадиев – безнең авыл кызына өйләгән егет. Ул Хәербигә хатынының әти-әниләре, әби-бабалары янына кайтып йөри. Ирек, галим кеше буларак, мәчет язмышы белән кызыксына. Хатыны Нуриянең бабасы Мөхәммәтҗанов Зариф абзый аңа мәчетне кем төзетүе турында сөйли.
Мәскәү шәһәренә командировкага баргач, Ирек профессор Сәлман Газиз улы Гобәйдуллин белән таныша. Сөйләшеп китәләр. Сәлман абзый – татарлар арасыннан чыккан тарихчы һәм язучы Газиз Гобәйдуллинның улы булып чыга. Г.Гобәйдуллин – татарлар арасыннан чыккан беренче профессор, аны 1937 елда пантюркизм идеологы дип атып үтерәләр. Ә безнең мәчетне салдыручы Салих Гобәйдуллин Газиз абыйның атасы икән. Сәлман абзыйның үз бабасы салдырган мәчет турында ишеткәне дә булмый. Чөнки әтиләре атып үтерелгәч, алар Бакуга күчеп китәләр. Ул шунда укый, югары белем ала, соңыннан Мәскәүгә күчә. И.Һадиевның сөйләгәннәрен Сәлман абый дулкынланып тыңлый. Ирек кайтып китә, ике арада хатлар алышу башлана. Һәм Сәлман абзый түзми, инде 80 нче яше белән баруга карамастан, Хәербигә килеп, бабасы салдырган мәчетне күреп китәргә була. 1995 елның 3 ноябрендә ул үзенең хатыны Әминә ханым белән Хәербигә килә. Алар мәктәптә укучылар белән очрашалар. “Кара әле, ничек матур итеп татарча сөйләшәләр?” – дип, укучыларга карап сакланалар. Шуннан соң мәчеткә кереп, анда ата-бабалар рухына дога кылып, мәчет картлары белән сөйләшәләр.
Киткән чакта Сәлман абзый мәктәпкә әтисе Г.Гобәйдуллинның “История татар” дигән китабын һәм үз кулы белән төзегән нәсел шәҗәрәсен бүләк итә. Китапка: “Хәерби мәктәбенә истәлек. Профессор Газиз Гобәйдуллин улыннан. Сәлман Гобәйдуллин. 3.11.95”, – дип урысча һәм гарәп шрифты белән татарча язып калдыра.
1999 елның февраль аенда Хәерби мәчетенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтәләр. Юбилей белән котлап Мәскәүдән Гобәйдуллиннан гаиләсеннән тилиграм килә. Казанда яшәүче авылдашыбыз мәчеткә зур келәм бүләм итә. Мәчеткә ир-ат, хатын-кыз, балалар җыела. Мәчет тарихы турында укытучы Кушмина Р.Х. сөйләгәннән соң, намаз укыла, укучы балаларның мөнәҗәтләре тыңлана. Бәйрәмдә зур кунагыбыз булып И.Һадиев канаша. Соңыннан мәктәп бинасында аш мәҗлесе үткәрелә. Ә кичен бәйрәм авыл культура йортында дәвам итә.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар энциклопедиясе, 3 том.
- Лаеш районы мәчетләре 2010 елның 25 август көнендә архивланган.
- Хәербидә әйбәт яшиләр(үле сылтама)