Иске Кәшер мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Кәшер мәчете latin yazuında])
Мәчет
Иске Кәшер мәчете
Ислам нуры
Ил Россия
авыл 423357 Татарстан, Сарман районы, Иске Кәшер, Совет ур., 36Б
Координатлары 55°09′22″ / 52°33′00″
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре ике манаралы мәчет
Нигезләнгән 2000
Төзелеш еллары 20002001 еллар
Төп даталар:
2000 (төзелеш башлану)
2001 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Иске Кәшер мәчете (рус. Мечеть деревни Старый Кашир) ― Татарстанның Сарман районы Иске Кәшер авыл җирлеге[d] административ үзәге Иске Кәшер авылында [1] 2001 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр башында (1920 елга кадәр) волость үзәге булган Иске Кәшер авылында 1288 кеше (1897 елда 1051, 1920 елда 1372 кеше) яшәве мәгълүм[2]. 1913 елда авылда өч мәчет булган, мәчетләр каршында мәдрәсә (яки мәктәп) эшләгән[3]. 1898 елда мулла Сабирҗан Кәлимулла улы Сөләйманов өендә ир балалар, 1905 елда Сафа хаҗи тарафыннан кыз балалар өчен мәдрәсәләр ачыла. 1909 елда Шәмсимөхәммәт Әхмәтшин (Шәмси бай) өендә бай балалары өчен мәктәп ачыла. Монда кадимчә дә, җәдитчә дә укытыла. 1915 елда Иске Кәшердәге 4 сыйныфлы мәктәптә рус теле дә укытылган[4]. 1917 елда дин сабагы укыту бетерелә.

Беренче мәчеттә билгеле дин әһелләре:

  • 1841 елдан ― Габделлатыйф Габделвахит улы, азанчы, мөгаллим.
  • 1843 елдан ― Баһаветдин Нигъмәтулла улы, имам, мөгаллим.

1845 елдла авылда җәмигъ мәчете төзелгән. Аңа, өстәмә мәхәллә итеп, Яңа Кәшер (хәзерге Әлмәт районы) авылы мөселманнары да кушылган. Билгеле дин әһелләре:

  • 1877 елдан азанчы ― Мөхлисулла Габделлатыйп улы (1918 елда вафат).
  • 1898 елдан ― Сабирҗан Кәлимулла улы Сөләйманов, хатыйп.
  • 1903 елдан ― Шәфигулла Хисмәтулла улы. 1905 елда Карамалы авылы мәчетенә хатыйп итеп билгеләнә.
  • 1909 елдан – Ибраһим Сафиулла улы Әхмәтов, имам.

1902 елда Уфа губерна идарәсе авылда өченче мәчет төзергә рөхсәт бирә. Билгеле дин әһелләре:

  • 1905 елдан ― Бәдертдин Баһаветдин улы (1876―1920), имам.
  • 1905 елдан азанчы ― Нуретдин Әхмәтҗанов (1863 елгы)[5].

Сәяси репрессия елларында хөкем ителгән, Иске Кәшердә туган дин әһелләре:

  • Нуриәхмәт Җәмилев (1853 елгы), Сарайлы авылы мәчете азанчысы булган, 1931 елда кулга алынган, 5 елга төньякка сөрелгән.
  • Зыя Нуриәхмәт улы Нуриәхмәтов (1874 елгы), Сармашбаш (хәзерге Зәй районы) авылы мәчете мулласы, 1937 елда кулга алынган, 1939 елда эше туктатылган.
  • Сабирҗан Кәлимулла улы Сөләйманов (1871 елгы), туган авылы җәмигъ мәчетендә мөхтәсиб булган. 1930 елда кулга алынган, 5 елга сөрелгән[3].

Яңа бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2001 елда ачылган яңа мәчеткә «Ислам нуры» исеме бирелгән. Бина газ белән җылытыла, су кергән. Гыйбадәт залы ~80 кеше сыйдыра. Гөмбәзле, ике манарасы да бина түбәсендә булган мәчет. Дин әһелләре:

  • 2001 елдан ― Миңнебай хәзрәт Миннеханов, Рөстәм Халикъ улы Гәрәев.
  • 2016 елдан ― Равил хәзрәт Мортазин.
  • 2016―2020 елларда мөәзин ― Рифат Хәниф улы Бәхтиев[5].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Иске Кәшер авыл җирлеге.(үле сылтама) Җирлек турында
  2. История села Старый Кашир. Татары без границ
  3. 3,0 3,1 Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 68нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  4. Список учебных заведений Уфимской губернии к 1 января 1915 года. Уфа: электр. типография «Печать» Александровская, № 18, 1915
  5. 5,0 5,1 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 22, 27-28, 93нче бит.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Список населенных мест по сведениям 1870 года : Калып:Lg. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1877. — Вып. XLV : Уфимская губерния / Обработан редактором В. Зверинским. — CXXXIX; 1л. карт; 195 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).
  2. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 68нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  3. Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 22, 27-28, 93нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

.