Дуслык (мәчет, Әлмәт)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дуслык (мәчет, Әлмәт) latin yazuında])
Мәчет
«Дуслык» мәчете
Ил Россия
шәһәр 423450 Татарстан, Әлмәт, «Дуслык» микрорайоны, Мөхәммәдьяр бульвары, 23А
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Әлмәт районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 2014
Төзелеш еллары 20162023 еллар
Төп даталар:
2016 (төзелеш башлану)
2023 (ачылу)
Халәте гамәлдә

«Дуслык» мәчете (рус. Мечеть «Дуслык») — Татарстанның Әлмәт шәһәренең «Дружба» микрорайонында (Д зонасы) 2023 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Җирле мөселман дини оешмасы ― үзәкләштерелгән дини оешма Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Әлмәт районы мөхтәсибәте «Дуслык» мәчете мәхәлләсе карамагында.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елда Әлмәт шәһәренең «Дружба» микрорайонында яшәүчеләр тарафыннан яңа мәчет төзү буенча инициатив төркем төзелә. Кайбер шәһәр кибетләрендә мәчет төзелеше өчен иганәләр җыю өчен тартмалар урнаштырылган. Әлмәт шәһәре башкарма комитеты тарафыннан мәчет төзү өчен җир бүлеп бирелә. Төзелеш 2016 елның җәендә башлана[1], мәчет бинасының нигезенә беренче таш салына. Төзелеш эшләре бераз туктап торганнан соң, 2019 елдан яңадан дәвам итә[2]. 2020 елга халыктан 4 млн. сум җыя алганнар. Иганәчеләр исемлегендә мөселманнар гына түгел. Мари Ил эшкуары агач белән ярдәм иткән, кирпечне Иске Осколдан алып килгәннәр[3]. Биш ел дәвамында мәчет бинасы төзелешенә шәһәр һәм районның күп кенә сәнәгать предприятиеләре (ш.и., «Арслан», «Акмаль», «Союз-Земля» һ.б.), учреждениеләре, «Ансар» Хәйрия фонды (директоры Руслан Бажутов) һәм шәхси затлар матди һәм финанс ярдәме кертә.

2023 елның 28 сентябрендә Әлмәт шәһәренең «Дружба» микрорайонында «Дуслык» мәчете ачыла[4]. Тантанада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин, Әлмәт районы имамнары катнашкан.

Бинасы ике катлы итеп кирпечтән төзелгән, манарасы түбәсендә урнаштырылган. Гыйбадәт залында ~130 кеше намаз укый ала. Бина барлык инженерлык челтәрләренә тоташтырылган, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханәләр ясалган. Мәчетнең беренче катында – ир-атлар өчен фарз залы, никах үткәрү өчен бүлмә, имам кабинеты, икенче катта хатын-кызлар өчен намаз залы урнашкан. Бинаның цоколь катында сыйныфлар, кухня, мәҗлесләр үткәрү өчен бүлмә җиһазландырылган. Мәчетнең имамы ― Рәфгать хәзрәт Зәбиров.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]