Янурыс мәчете (Сарман районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Янурыс мәчете (Сарман районы) latin yazuında])


Мәчет
Янурыс мәчете
Мөхәммәдхафиз
Ил Россия
авыл 423370 Татарстан, Сарман районы, Янурыс, Ленин ур., 38
Координатлары 55°18′46″ / 52°36′31″
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 1997
Төзелеш еллары 19971998 еллар
Төп даталар:
1997 (төзелеш башлану)
1998 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Янурыс мәчете, рәсми исеме Мөхәммәдхафиз мәчете (рус. Янурусовская мечеть «Мухаммадхафиз») ― Татарстанның Сарман районы Янурыс авыл җирлеге административ үзәге Янурыс авылында[1] 1998 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга нигез салу вакыты ― XVIII гасыр башы. Торак пункт 1719 елдан бирле билгеле. 1830-елларда авылда мәчет булуы, 1837 елдан Габделбакир Зәйнибәшир улының азанчы, ир балаларга сабак бирүче мөгаллим булуы тарихтан мәгълүм.[2]

1881 елда авылда тагын бер мәчет салынган. Билгеле дин әһелләре:

  • Мөхәммәтша Корбангали улы (1821―1903), 1853 елдан ук имам-хатыйп.
  • Шәмсетдин Сәйфулла улы (1827―1902), 1858 елдан имам.
  • 1900 елдан ― Сәяхетдин Шәмсетдин улы (1864―1924), имам. 1904 елда Олы Чакмак авылының яңа мәчетенә хатыйп итеп күчерелә.
  • 1902 елдан ― Мөхәммәтмокыйм Мөхетдин улы (1874 елгы), хатыйп.
  • 1907―1929 елларда ― Миргасим Габдрахман улы (1878, Кәрәкәс). 1929 елда сөргенгә сөрелгән.[2]

1909 елда салынган икенче мәчеттә (җәмигъ мәчете):

  • 1913 елдан ― Мөхәммәтмокыйм Мөхетдин улы (1874 елгы), хатыйп; Зыятдин Борһанетдин улы, азанчы.[2]

1877 елда басылган «1870 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә («Список населенных мест по сведениям 1870 года») авылда 87 хуҗалыкта 519 кеше яшәве, мәчет, мәдрәсә булуы теркәлгән.[3]

«1906 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә («Список населенных мест по сведениям 1906 года») авылда мәчет һәм мәдрәсә булуы теркәлгән.[4]

1920 елга кадәр Уфа губернасы Минзәлә өязе Языково волостена кергән Янурыс авылында 1906 елда 863 кеше яшәгән.[5]

1915 елда Янурысның мәчет каршындагы дүрт сыйныфлы мәктәбендә рус теле дә укытылган.[6] Янурыс авылыннан Салихҗан Сәяхетдиновның атаклы сәүдәгәрләр Хәлфиннәр тарафыннан төзелгән Олы Чакмак мәдрәсәсендә укуы билгеле.[2]

1918 елда Янурыста мәдрәсә бинасында беренче баскыч совет мәктәбе ачыла.

Татарстан АССР Югары Советы президиумының 1939 елның 20 июнендә кабул ителгән 43–1062 санлы указы белән Янурыс авылында мәчет ябыла, бинасы мәктәп итеп файдалану өчен район башкарма комитетына тапшырыла. «Буе 15,7 м, иңе 8 м, гомуми зурлыгы 439,6 кв.м. булган, нараттан эшләнгән, калай түбәле, ике бүлмәле агач бинаны мәктәп дирекциясенә тапшыру турында» акт төзелгән. [7]

..................................Дело № 5 – 427
Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы УКАЗЫ
Сарман районы Янарус (Янурыс) авылындагы мәчетне ябу турында

Янарус авылындагы мәчетне ябу турында, Сарман РБК президиумының 3 июнь 1939 ел карарын расларга.
Мәчет бинасын мәктәпкә файдалану өчен Сарман район башкарма комитетына бирергә.

Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы председателе
Г. Динмөхәметов.
Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы секретаре
М. Якупов

Казан, Кремль.
20 июнь 1939 ел.

№ 43–1062
27 июнь 1939 ел.[8] [2]

Авыл муллалары Мөхәммәтмокыйм Мөхетдин улы (1874 елда Мерәстә туган), Миргасим Габдрахманов (1878 елда Кәрәкәстә туган) репрессиягә эләккән. Миргасим хәзрәт 1929 елда кулга алынган, 3 елга сөргенгә җибәрелгән. Мөхәммәтмокыйм хәзрәт 1930 елда кулга алынган, 5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.[2]

Сугыштан соңгы чорда Янурыста дини йолаларны Мөхәммәтҗан Нәфыйков, Габдулла Насыйбуллин, Габдулла, Миннегали, Мөхлисулла абзыйлар җитәкчелегендә үтәп килгәннәр.[2]

Яңа бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1998 елда яңа бер катлы таш мәчет сафка баса. Мәчеткә «Мөхәммәдхафиз» исеме бирелгән. Бина газ белән җылытыла, су кертелгән. Гыйбадәт залы ~70-80 кеше сыйдыра. Манарасы бинаның түбәсендә. Имамнар:

  • 1998―1999 елларда ― Хафиз хәзрәт Шәрипов.
  • 1999―2017 елларда ― Зәйнетдин хәзрәт Шәмсетдинов.
  • 2017 елдан ― Мансур хәзрәт Хабилов.[2]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Янурусовское сельское поселение. О поселении 2017 елның 23 октябрь көнендә архивланган.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 49, 83, 96нчы бит.
  3. Список населенных мест по сведениям 1870 года, 1877
  4. Енурусова / Янурусова. Языковская волость Мензелинского уезда. Генеалогический форум ВГД(рус.)
  5. Янурусово (Янурыс). Институт Татарской Энциклопедии
  6. Список учебных заведений Уфимской губернии к 1 января 1915 года. Уфа: электр. типография Печать Александровская, № 18, 1915.
  7. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 81нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  8. төп нөсхәсе латин шрифтында басылган

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Список населенных мест по сведениям 1870 года : Калып:Lg. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1877. — Вып. XLV : Уфимская губерния / Обработан редактором В. Зверинским. — CXXXIX; 1л. карт; 195 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).
  2. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 81нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  3. Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 49, 83, 96нчы бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

.