Зур Нөркәй мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зур Нөркәй мәчете latin yazuında])
Мәчет
Зур Нөркәй мәчете
Рамазан
Ил Россия
авыл 423357 Татарстан, Сарман районы, Зур Нөркәй, Мәктәп ур., 5
Координатлары 55°22′48″ / 52°40′12″
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 1997
Төзелеш еллары 19971998 еллар
Төп даталар:
1997 (төзелеш башлану)
1998 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Зур Нөркәй мәчете (рус. Мечеть деревни Большое Нуркеево) ― Татарстанның Сарман районы Зур Нөркәй авыл җирлеге[d] административ үзәге Зур Нөркәй авылында[1] 1998 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда 1848 елда мәчет эшләве[2], 1859 елда бер мәчет булуы тарихта мәгълүм[3]. 1866 елдан волость үзәге итеп билгеләнгән Зур Нөркәй авылы тора-бара 4 мәхәлләле, 3 мәктәп һәм мәдрәсәле зур авылга әверелгән[4].

Беренче мәчеттә эшләгән билгеле дин әһелләре:

  • Зәйнетдин Монасыйп улы
  • 1823 елдан азанчы, соңрак имам ― Габделсаттар Габдерәшит улы.
  • 1829 елдан ― Хөснетдин Габдерәфыйк улы, имам, мөгаллим.
  • Габделвахит Габделмәннан улы (1830 елда вафат), имам.
  • Фазлыйәхмәт Габделвахит улы, мулла.
  • Исхак Байхуҗа улы, имам[5].

1878 елда төзелгән җәмигъ мәчетенең билгеле дин әһелләре:

  • 1879 елдан ― Зарифулла Сафиулла улы Кушаев, имам-хатыйп, мөдәррис.
  • 1914 елдан ― Нәгыймулла Габдулла улы, имам.

1885 елда төзелгән җәмигъ мәчетенең билгеле дин әһелләре:

  • Мөхәммәтҗан Кадермөхәммәт улы (1836–1910), имам, мөгаллим, 1900 елдан ахун.
  • 1896 елдан ― Сабирҗан Мөхәммәтҗан улы (1864 елгы), имам-хатыйп, мөгаллим.
  • 1893 елдан ― Габдуллаҗан Мөхәммәтҗан улы (1867 елгы), азанчы, мөгаллим.

1885 елда авылда тагын бер мәчет төзелгән. Билгеле дин әһелләре:

  • 1887 елдан азанчы – Мөхәммәделхафиз Гөзәир улы Кудашев (1845 елгы).
  • 1891 елдан ― Салих Гатаулла улы Таишев (?–1938), имам-хатыйп, мөгаллим.
  • 1910 елдан ― Габделшакир Габделхәлим улы, имам.

1899 елда Уфа губерна идарәсе авылда дүртенче мәчет төзергә рөхсәт бирә. Билгеле дин әһелләре:

  • 1902 елдан азанчы – Мөхәммәтсалих Мөхәммәтзариф улы.
  • 1910 елдан ― Таҗимөхәммәт Шәмсимөхәммәт улы, имам-хатыйп, мөгаллим[5].

1912―1913 уку елында Минзәлә өязендә эшләгән 351 мәктәп һәм 28 мәдрәсә исемлегенә Нөркәй мәдрәсәсе дә кергән[6]. Ул чордагы иң зур мәдрәсәләр Яхшыбай, Шыгай, Зур Нөркәй авылларында булган. Нөркәй авылы мәдрәсәендә 9 яшьтән 28 яшькәчә 106 шәкерт белем алган. Аларга дини белемне имам-хатыйп Сабирҗан Мөхәммәтҗан улы (1864 елгы) биргән[5].

Сәяси репрессия елларында хөкем ителгән дин әһелләре:

  • Мулла Таҗимөхәммәт Зәйсанов белән азанчы Габдуллаҗан Мөхәммәтҗанов 1930 елда кулга алынган. Таҗимөхәммәт мулла 5 елга хөкем ителгән. Габдуллаҗан азанчы башта 3 елга, 1937 елда яңадан 10 елга ирегеннән мәхрүм ителә.
  • Авыл мулласы Салих Гатаулла Таишевның 1929 елда мөлкәте тартып алына. 1938 елда Минзәлә шәһәре төрмәсендә атып үтерелә[5].

Яңа бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1998 елда ачылган яңа мәчеткә «Рамазан» исеме бирелгән. Бина электр белән җылытыла, су кергән. Гыйбадәт залы ~100 кеше сыйдыра. Манарасы бина түбәсендә булган мәчет. Дин әһелләре:

  • 1998–2014 елларда – Фоат хәзрәт Мөхәммәтшин, имам.
  • 2014 елдан – Котдус хәзрәт Сабитов, имам[5].

1970-елларда Зур Нөркәйгә кушылып, бер авыл тәшкил иткән Кече Нөркәй авылында[7] (Болын ур., 34) XXI гасыр башында «Ихлас» мәчетенә нигез салынган[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Большенуркеевское сельское поселение. 2018 елның 1 июнь көнендә архивланган. О поселении
  2. История деревни Большое Нуркеево. Татары без границ
  3. Татарская энциклопедия, 2002
  4. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 68нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 44, 27-28, 93нче бит
  6. Кильдибяков Г.Н. Магометанские школы (мектебе и медресе) в Мензелинском уезде Уфимской губернии. – Мензелинск, 1913. – С. 2 – 7
  7. Кече Нөркәй (Малое Нуркеево) — Милләттәшләр

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия. Том 1 : Калып:Lg. — Институт татарской энциклопедии. — Казань, 2002. — Т. 1. — 671 с. — (Татарская энциклопедия).
  • Список населенных мест по сведениям 1870 года : Калып:Lg. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1877. — Вып. XLV : Уфимская губерния / Обработан редактором В. Зверинским. — CXXXIX; 1л. карт; 195 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).
  • Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 68нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  • Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 44, 71, 84, 92нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

.