Акъегет авылы мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Акъегет авылы мәчете latin yazuında])
Акъегет авылы мәчете
Нигезләнү датасы 25 июль (6 август) 1889
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Акъегет, Акъегет авыл җирлеге[d], Яшел Үзән районы, Татарстан һәм Идел буе федераль округы
Рәсми ачылу датасы 1890
Җаваплы Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте
Мәзһәб Хәнәфи мәзһәбе

Акъегет авылы мәчете - XIX гасыр ахырында төзелгән татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәле, Татарстан Республикасы, Яшел Үзән районы, Акъегет авылында урнаша.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Акъегет авылындагы икенче мәхәллә 1889 елда оешкан. Шул ук елның 25 июлендә губерна идарәсе икенче мәчетне төзүгә рөхсәт биргән. Гыйбәдәтханә 1890 елда төзелгән. 1891 елның 31 августында имам булып беренче мәчет азанчысы Мөхәммәтфатыйх Абдыйгуловның улы Әхмәтша Мөхәммәтфатыйхов (туган елы — 04.03.1854) билгеләнгән.

Авыл кешеләре фикеренчә, хәзерге вакытта сакланган агач йорт икенче мәчетнең бинасы булган. Әмма ул, үзенең төзелеш рәвеше буенча, дини истәлекләргә охшамаган. Шуңа күрә аның икенче мәчет каршындагы Мәдрәсә бинасы булу ихтималы зуррак.
Мәчет бинасы Акъегет авылы кешесе, Иркүтскиның вакытлыча икенче гильдия сәүдәгәре Заһидулла Шәфигулла улы Шәфигуллин акчасына төзелгән. Акъегеттәге мәдрәсә (Цивиль өязендәге бердәнбер мөселман уку йорты) һәм кызлар укыган мәктәп бинасы да Заһидулла бай акчасына салынган (1872). Мәдрәсәдә 300 бала дәресләр алган, шәкертләр Зөя, Тәтеш Ьәм Чистай өязләреннән килеп укыганнар. 1898 елда Шәфигуллин мәдрәсәне җәдид системасына күчергән. Уку программасы да киңәйтелгән, анда арифметика, география, Шәрекъ тарихы, ә 1909 елдан рус теле укытыла башлаган, Мәдрәсәгә күрше өязләрдән мөгаллимнәр чакыртылган, ел саен имтиханнар тапшыру тәртибе кертелгән. Заһидулла байның мәгарифне үстерү эшчәнлеге уңышларга ирешкән, 1911 елда Цивиль өязендә 12 җәдид мәктәбе булган. Мәдрәсәдә, мулла Ә. Мөхәммәтфатыйховтан кала, рус телен Уфа гүбернасы Минзәлә өязе Тирпели авылыннан чыккан Әхмәди Гордеев (1886 елда түган, Бирск шәһәрендәге “Инородческая школа”да белем алган), татар телен Акъегет авылы крестьяны, Казандагы Галиев мәдрәсәсен тәмамлаган Дәүләтша Әхмәтша улы Мадиголов укыткан. Мөгаллимнәр Шәфигуллин һәм Ишметовлар биргән акча исәбеннән хезмәт хакы алганнар.

З.Ш.Шәфигуллинның эшчәнлеге рәсми властьларда борчылу тудырган, аның тарафдарлары эзәрлекләнгән. 1911 елның октябрендә, мәсәлән, Акъегет авылы мулласы Әхмәтша Мөхәммәтфатыйхов, Бакырчы мулласы Әхмәтша Мөхәммәтҗанов һәм Чүти авылы (Татарстанның хәзерге Кайбыч районына керә) руханилары Шәрәфетдин һәм Габдрахман Башировлар вазифаларыннан азат ителгәннәр.
Акъегет авылында өч мәхәллә булган. Аларның беренчесендә 983 (514 ир-ат Ьам 469 хатын-кыз), икенчесендә 1031 (517 ир-ат һәм 514 хатын-кыз), 1899 елда оешкан өченчесендә 677 (354 ир-ат һәм 323 хатын-кыз) кеше исәпләнгән. Беренче мәчетнең бер бинасы 1867 елда төзелгән. Руханилар хакында түбәндәге мәгълүматлар сакланган. 1830 елның 23 декабрендә имам булып Халит Вахитов билгеләнгән, икенче мулла булып 1840 елның 13 ноябрендә Габделвәли (Вәлиулла) Абдуллин сайланган. Ике гаилә арасындагы мөнәсәбәтләр күпчелек очракта мәхәллә эчендәге климат белән билгеләнгән. 1869 елның 8 октябрендә, әтисенең вафатыннан сон, имам-хатыйб булып Шакирҗан Халитов (туган елы — 01.08.1841) расланган. Ул үзенең вазифаларын 40 ел дәвамында башкарган. 1874 елның 24 маенда икенче мулла булып В.Абдуллинның улы Ярулла Валиуллин (туган елы — 11.12.1843) билгеләнгән.
1909 елның июнендә Шакирҗан Халитов, үзен алыштыруларын үтенеп һәм урынына Казанның Апанаев мәдрәсәсен тәмамлаган улы Гарифҗан Шакирҗановның кандидатурасын тәкъдим итеп, губерна идарәсенә мөрәҗәгать иткән. Җавап йөзеннән Казан губернаторы канцеляриясеннән губерна идарәсе хат җибәргән, анда Г.Ша- кирҗановның сәяси яктан “ышанычлы булмавы” хакында бәян ителгән. Нәтиҗәдә, мәхәллә халкы сайлавына карамастан, Г.Шакирҗанов имам булып расланмаган; әлеге урынга 1910 елның февралендә Я.Вәлиуллинның улы Нурулла Валиуллин билгеләнгән.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]