Карашай-Саклау мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карашай-Саклау мәчете latin yazuında])
Викибирелмәләрдә элемент юк
Мәчет
Карашай-Саклау мәчете
Салахетдин улы Гаязетдин мәчете
Карашай-Саклау мәчете. Ленин урамы ягыннан күренеше
Ил Россия
Авыл 423378, Татарстан, Сарман районы, Карашай-Саклау, Ленин ур.,
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН
Сарман районы мөхтәсибәте 
Бина төре манарасы түбәсендә булган мәчет
Төзелеш еллары 19951999 еллар
Төп даталар:
1882 – төзелү, 1939 – ябылу, 1999 – яңа бина төзелү
Дата упразднения 1939
Халәте гамәлдә

Карашай-Саклау мәчете (рус. Карашай-Сакловская мечеть), Салахетдин улы Гаязетдин мәчете – Татарстанның Сарман районы Карашай-Саклау авылында урнашкан ислам дине гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте карамагындагы Сарман районы мөхтәсибәтенә карый. 1913 елда авылда ике мәчет эшләгән [1]. Беренче мәхәллә мәчетенең соңгы бинасы 1882 елда, икенче мәхәллә мәчете бинасы 1910 елда төзелгән. 1939 елның 29 маенда ябылгач, мәчет биналары мәктәп һәм клуб булып хезмәт иткән.

1999 елда мәчетнең хәзерге бинасы төзелә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфа губернасы Минзәлә өязе Нөркәй волосте (хәзерге Татарстанның Сарман районы Карашай-Саклау авыл җирлеге) Карашай-Саклау авылы озак вакытлар бер мәхәлләле булып яшәгән. Беренче мәхәллә мәчетенең соңгы бинасы 1882 елның 18 февралендә бирелгән 22нче рөхсәт белән салына (рөхсәт кәгазе Хисаметдин Хәбибулла улына сакланышка бирелгән була).

Авылда 1901 елда – 492 ир-ат, 402 хатын кыз яшәгән, шунлыктан 1910 елда икенче мәчет төзелә һәм авыл ике мәхәлләлегә әйләнә. Мәчетләр каршында мәдрәсәләр эшләгән. XIX гасырның 60-70 елгы архив документларында ук авылда мәктәп-мәдрәсә эшләп килүе күрсәтелгән. Мәгариф тарихын өйрәнүче В. Беркутов, Минзәлә өязе турында сөйләгәндә, 1906 елда эшләп торган мәктәпләрдән Саклау мәктәбен дә искә ала. Авыл тарихында мәдрәсә-мәктәпләргә бәйле рәвештә искә алына торган беренче шәхес – Зариф Мәҗитов. Яңача укыта башлау 1907-1910 елларда Зариф Мәҗитов салдырган, Салих хәлфә һәм Гариф Галиев укыткан җәдит мәдрәсәсендә кертелгән. Салих хәлфә Садыйков (Мөхәммәтсалих бине Мөхәммәтсадыйк әс-Саклавый) — төбәк мәгарифе тарихында якты эз калдырган шәхес. Ул башта Сарман ягының атаклы Яхшыбай мәдрәсәсендә күренекле дин галиме Шәйхелислам Хәмиди (1869-1911) һәм атаклы язучы Фатыйх Сәйфи-Казанлы (1888-1938) белән бергә эшли. Яхшыбай мәдрәсәсендә тәжрибә туплагач, Карашай-Саклауда жәдитчә укыта башлый.

Карашай-Саклаудагы мәктәп-мәдрәсәдә белем алган шәхесләр тирә-як авылларда имамлык вазыйфасын башкара: Мөхәммәтхарис Мирмөхәммәт улы Бикмөхәммәтов (1883 елда туган) – Түбән Бикмәттә, Мөхәммәтгәрәй Бикмөхәммәт улы (1842-1900) — Юлтимердә, Мөхәммәтзариф Бикмөхәммәт улы Нигъмәтуллин (1893 елда вафат) – Яңа Саклауда (болар – хәзерге Сарман районы авыллары) имам, Солтанхан Яруллин (1870-елларда Карашай-Саклауда Зәйнетдин улы Сәлахетдин хәзрәттә укыган) – Тоба авылында (хәзерге Түбән Кама районы) мөəзин вазифасында булган. Сарман районының Чураш, Яңа Саклау авылларыннан да Карашай-Саклауга килеп укыганнар, ләкин XIX гасыр азагында ул авылларның үз муллалары, мәчет- мәктәпләре булган.

Авылда эшләгән дин әһелләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

(тулы булмаган исемлек, 1820-1930 елларга кадәрге дәвер)

Беренче мәхәллә имамнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сираҗетдин Яһудин, 1821 елдан имам-мөгаллим (чыгышы белән хәзерге Сарман районының Чураш авылыннан).
  • Сәлахетдин Зәйнетдинов, 1883 елдан имам-мөгаллим, 1909 елның 3 августында вафат.
  • Шәexгаздалый (Шәехгазалий) Җиһанша улы Ардуганов, 1873 елгы, 1900 елдан имам, 1931 елда сөргенгә сөрелә һәм шул китүдән юкка чыга.

Икенче типтәр мәхәлләсе имамнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ябылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык Комиссарлары Советының 1918 елның 23 гыйнварында кабул ителгән Декреты буенча, дин дәүләттән аерыла. 1936-1940 елларда ил буенча гыйбадәт йортлары күпләп ябыла.

Җамигъ мәчете бинасы башлангыч (соңрак җидееллык) мәктәп булып хезмәт итә. Типтәр мәчете бинасы 1939 елның 29 маенда, бөтенләй икенче урынга клуб итеп күчерелә. Янгын чыгып, әлеге клуб бинасы Бөек Ватан сугышы алдыннан яна.

Авыл мәчетсез калса да, бөтенләй үк имансыз калмый. Дини йолаларны Хәлиулла Габидуллин (1872–1963), Кәраметдин Хафизов (1895–1960), Әхмәтзадә Хәсәншин (1893–1978), Сәнгать Гыйздәтуллин (1896–1984), Габделәхәт Хафизов (1908–2003) башкарган.

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дини тормышта яңарыш 1990-еллар уртасында башлана. 1995 елның 19 мартында мәхәлләнең дини җәмгыяте оеша. Аның җитәкчелегенә Зөфәр Сафиуллин (1931), Маһиҗан Солтанов (1923–2000), Госман Хәнапов (1927–2005), Гыйльмулла Хәкимов (1928–2013) сайлана. Шул көннән авылда яңа мәчет бинасын салуга әзерлек эшләре башлана. Яр Чаллыда эшләүче, авылда туып-үскән Рафаэль Сәлахов (1959–2000), Мөнир Хәертдинов, Рөстәм Миңнебаевлар авыл Сабантуенда мәчет салдыруны үз өсләренә ала.

1995 елның 23 июнендә элекке беренче мәхәллә мәчете иxатасында яңа мәчеткә нигез ташы салына. Башта мәчет салу эшен Бөек Ватан сугышы ветераны Маһиҗан Солтанов җитәкли. Аның улы Рафинад Солтанов (1951–2002) хатыны Җәүһәрия белән мәчет стенасын торгызалар. М. Солтанов авырып киткәч, мәчет төзү эше Зөфәр Сафиуллинга йөкләнә, аннан соң бөтен эш Госман ага Хәнапов өстенә төшә. 1997 елда мәчет стенасы калкып чыга, 1998 елда түбəсе ябыла. 1999 елда эчке җиһазлау эшләре башкарыла.

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1999 елның 25 июнендәге Сарман районында 24нче булып ачылган мәчеткә авылдашлары Гаязетдин Сәлахетдин улы исемен биргән. Ул – мәчет төзелешенең төп химаяче Рафаэль Сәлаховның әтисе.

Авылның имам-хатыйплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Госман хәзрәт Хәнапов
  • Фәйзерахман хәзрәт Габдрахманов (1928-2018)
  • Фәнис хәзрәт Васиков (1951 елда туган)
  • Миргасим Шәрәфиев (1954 елда туган)

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сарман районы энциклопедиясе (төзүче Дамир Гарифуллин). 2нче китап. Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе ААҖ, 2006, 209нчы бит

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]