Нәкыя Cәфәрова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәкыя Cәфәрова latin yazuında])
Нәкыя Сәфәрова
Туган телдә исем Нәкыя Мәхәммәтфатыйх кызы Сәфәрова
Туган 20 июль 1923(1923-07-20)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чаллы кантоны, Карашай-Саклау
Үлгән 26 март 2021(2021-03-26) (97 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Гвардия урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре укытучы
Балалар улы Әсгать, кызы Әнисә
Ата-ана
  • Мөхәммәтфатыйх (әти)
  • Мәсрүрә (әни)
Бүләк һәм премияләре II дәрәҗә Ватан сугышы орденыЖуков медале«Японияне җиңгән өчен» медале
«1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале

Нәкыя Сәфәрова, Нәкыя Фатыйх (Мөхәммәтфатыйх) кызы Сәфәрова (1923 елның 20 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чаллы кантоны, Нөркәй волосте, Карашай-Саклау2021 елның 26 марты, РФ, ТР, Казан[2]) — Бөек Ватан сугышы ветераны, укытучы, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Японияне җиңгән өчен» медале(рус.) (1945), «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале(рус.) (1945), Жуков медале(рус.) белән бүләкләнгән.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1923 елның 20 июлендә[3] ТАССР Чаллы кантоны Нөркәй волосте (1959 елдан Сарман районы) Карашай-Саклау авылында мулла гаиләсендә туган. Әтисе, авылның иң тырыш, төз, матур гәүдәле кешесе Фатыйх (Мөхәммәтфатыйх) Хәйретдинов табигате белән сабыр холыклы, кешегә авыр сүз әйтергә базмый торган, гаиләсендә дә һичкемне кыерсытмый торган авыл мулласы була. Әнисә Мәсрүрә абыстай укымышлы булуы белән башкалардан аерылып тора, чөнки күренекле татар мәгърифәтчесе һәм мөселман дин эшлеклесе, гарәп, фарсы, төрек телләрен, Шәрыкъ гыйлемнәрен һәм мәдәниятен яхшы белгән Таҗетдин Ялчыголның (1768—1838) яхшы сыйфатлары ерак сеңлесенә дә күчкән[4]. Шигъри җанлы Мәсрүрә мандолинада уйнарга ярата. Бу күркәм гадәт буыннан-буынга күчеп, Мөхәммәтфатыйхның өч баласында: 1921 елда туган Мәхәсимдә дә, 1923 елгы Нәкыяда да, 1927 елда туган Мәгарифтә дә чагылыш тапкан.

Ятимлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет хакимияте урнашкач, Фатих муллага кырын караш сизелә башлый, колхозга да кертмиләр, ләкин нык ихтыярлы булуы, җирне яратуы аркасында ул бакчачылык, умарта тоту белән көн күрә. 1932 елда Мөхәммәтфатыйх муллаы «халык дошманы» итәләр. Авылның ике мәчетен ябып, хуҗалык сарайларына әйләндерәләр. Мөхәммәтфатыйхны көн саен идарәгә чакырып сорау алулар, кыйнаулар, җәберләүләр тәмам кешелектән чыгара. «5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә» дигән карар чыгарыла. Мондый мыскыллауларга түзәр хәле калмагач, әтисе Мөхәммәтфатыйх үз-үзенә пычак кадый. Йорт-җир, мал-мөлкәтен тартып алгач, гаилә ярым җимерек, тәрәзәсез, ягылмаган өйдә яши башлый. Мәсрүрә абыстай төзәлмәслек авыруга әйләнә, үпкә авыруы көннән-көн аның гомерен киметә. 1934 елның язында үлеп барган Мәсрүрә абыстай балаларын чакырып ала һәм аларга Минзәләдәге балалар йортына барырга куша.

Балалар йорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өч ятимнең ачы язмыш белән күзгә-күз очрашуы әнә шулай башлана. Минзәләгә кадәр 40 чакрым араны җәяүләп үтеп, инде тәмам хәлдән таеп, балалар йортының ишеген ачып керәләр. Ятимнәр йорты ул елларда «халык дошманы» тамгасы салынган өч ятимгә сыену урыны була. Әти-әниләрен алыштырган укытучылары Нәкыядә остазлары һөнәренә омтылыш уята.

Хезмәт юлының башы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1938 елның августында Нәкыя Казан педучилищесына (1995 елдан көллият)укырга керә. Бер елдан уку йорты Спасскига (1991 елдан Болгар) күчерелә. Уку йортын тәмамлап, кулга диплом аласы ел. Булачак укытучыларны эшкә билгеләү мәшәкатьләре бара. ТАССР мәгариф министрлыгы вәкиле Нәкыяга Бурят-Монголиягә(рус.) китәргә тәкъдим иткәч, ул риза була. Ерактагы Транссебер тимер юлы(рус.) буендагы бурят мәктәбе 1941 елның 20 июнендә Нәкыяны үз итеп, яратып каршылый. Укыганда өйрәнгән шөгыльләрен сабыйларга бирергә омтыла ул. Бөек Ватан сугышы башланган ел аеруча авыр була. Ир-ат укытучылар фронтка китә. Озакламый үлем хәбәрләре дә килә башлый.

Япониягә каршы сугышта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәкыядә Ватанны саклау хисе көчәя бара, ул үзе теләп, поездга утырып, Совет-япон сугышына(рус.) китә, япон самурайларына каршы сугышларда катнаша. Эчке Монголияне үтеп, Баян-Тумэн(рус.) (1941 елдан Чойбалсан) шәһәрендәге совет гарнизонында авиатор формасын кия, бомбардировщикларга япон гаскәрләренә атарга әзерләнгән йөкне төяп тора. Тормыш авырлыкларына түзгән Нәкыя сугыш чоры авырлыкларын да үткәреп җибәрә. 1945 елның 20 декабрендә Баян-Тумэн хәрби аэродромы(рус.) хезмәткәрләрен демобилизациялиләр. Нәкыягә берьюлы ике медаль – «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» медальләре тапшырыла. 1946 елның гыйнварында Бөгелмә аркылы туган авылы Карашай-Саклауга кайтып җитә. Түшенә хәрби медальләрен тагып, үзе укыган Карашай-Саклау мәктәбендә ел ярым рус теле укыта. Үзенең 23 яшенә караганда өлкәнрәк күренгән, сугышта корычтай ныгыган Нәкыяне балалар да, укытучылар да ярата, үз итә.

Түбән Көек мәктәбе музеенда күргәзмә

Укытучы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Түбән Көек мәктәбендә эшләгәндә төшкән фотосурәтләре .

Укытучылык һөнәренә ул 40 ел гомерен багышлый. 1949 елда Алабуга укытучылар институтын (2011 елдан КФУ филиалы) тәмамлагач, Әтнә районы Түбән Көек җидееллык мәктәбендә ун ел рус теле һәм җыр дәресләрен[5], Күлле Киме (Сибгат Хәкимнең туган авылы) урта мәктәбендә пенсиягә киткәнче рус теле укыта. Читтән торып, Йошкар-Ола педагогия институтын тәмамлый. 1978 елда Күлле Киме мәктәбендә хезмәт юлының соңгы чыңы яңгырый. Лаеклы ялга зурлап, олылап озату көне куелган хезмәтләре өчен сөенер көннәрнең берсе була.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәкыя Сәфәрова — Татарстан сәясәтчесе Әсгать Сәфәровның әнисе, сәнгатькәр Диана Сәфәрованың әбисе. Мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыголның җиденче буын оныгы[6].

Күлле Кимедә колхоз рәисе, сугыш ветераны, Сталинград өчен сугышларда каты яраланып, демобилизацияләнгән Әхмәт Сәфәров белән гаилә кора, 1961 елда уллары Әсгать, 1963 елда кызлары Әнисә туа. Балалары югары уку йортларын тәмамлап, үзләре гаилә кора. Әнисә хисапчы һөнәрен сайлый. Әсгать Казан дәүләт университетын тәмамлап, эчке эшләр органнарында эшли, 1998—2012 елларда Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты, 2012—2013 нче елларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, 2013 елның 23 августыннан Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе[7]. Ире Әхмәт ага Сәфәров сугышта алган яраларыннан 1978 елда вафат булгач, Нәкыя ханым Күлле Кимедә ун елдан артык үзе генә яши.

Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәкыя Сәфәрова: «Минем тормыш девизым шундый - шатлык белән, оптимист булып яшәргә кирәк.
Әгәр шатлык юк икән, аны үзең булдыр! Бу синең үз кулыңда»[8]

Әхмәт ага белән тырышып җыйган хуҗалыкны калдырып китү җиңел булмаса да, 1990 елда 67 яшендә Казанга улы Әсгать белән килене Луиза гаиләсенә яшәргә килә. Лаеклы ялга чыккач та, тыныч кына яшәми Нәкыя Фатыйх кызы. Казанның Галимнәр йортында ун еллап төрле очрашуларга, кичәләргә бару, ветераннар алдында чыгыш ясау аңа кабат яшәү көче бирә. Муса Җәлил турында сөйләргә ярата, чөнки Муса Җәлил Минзәләдә хәрби курсларда укыганда аралашкан кешеләр белән дуслашырга туры килә аңа. Минзәлә белән саубуллашу кичендә Минзәлә педучилищесының (1995 елдан көллият) татар теле укытучысы Нурмөхәммәт Гарифуллиннарда Муса уйнаган мандолина аңа бүләк ителә. Очрашуларда Нәкыя Сәфәрова әлеге мандолинасында Муса Җәлил җырларга яраткан «Тәфтиләү», «Шахта», «Сибелә чәчәк», «Рамай», «Минзәлә», «Сарман» җырларын башкара.

Казанда яшәсә дә, ул туган авылы хәлләрен белеп тора. 1995 елда Карашай-Саклау мәчетенең нигезен салганда һәм аны 1999 елның җәендә ачканда кайтып, чыгыш ясый. Карашай-Саклау мәктәбе музеена истәлек китабын, фотоальбом, берничә дистә китаптан торган бай китапханә бүләк итә. 2010 елда улы Әсгать Сәфәров белән туган авылына кайтып, мәрхүм әти-әнисе җирләнгән зиратта алар истәлегенә кабер ташлары урнаштыралар.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены
  • 1945 — «Японияне җиңгән өчен» медале
  • 1945 — «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале
  • Жуков медале

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Лучи сердца. Документальный очерк (составитель и автор части материалов В. И. Царукаев). Казань, 2004, 115 стр. с илл.
  2. Я. Д. Шәфыйков. Йөрәк хәтере // Я. Д. Шафиков. Кто водрузил Знамя Победы над Рейхстагом... Казань: «Слово», 2015, с. 63-69. ISBN 978-5-98356-275-2
  3. Дамир Гарифуллин. Чырагы нур сибә бүген дә. Казан: «Сүз», 2009. ISBN 978-5-98356-080-2

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]