Иске Минзәләбаш мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Минзәләбаш мәчете latin yazuında])
Мәчет
Иске Минзәләбаш мәчете
Ихлас
Ил Россия
авыл 423354 Татарстан, Сарман районы, Иске Минзәләбаш, Ленин ур., 62
Координатлары 55°04′42″ / 52°41′25″
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы янәшәсендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 1998
Төзелеш еллары 19981999 еллар
Төп даталар:
1998 (төзелеш башлану)
1999 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Иске Минзәләбаш мәчете (рус. Мечеть деревни Старый Мензелябаш) ― Татарстанның Сарман районы Иске Минзәләбаш авыл җирлегенең[d] административ үзәге Иске Минзәләбаш авылында[1] 1999 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске мәчетнең урыны яңа мәчет алдында

Иске Минзәләбаш (1878 елга кадәр Бикбулат карьясе[2]) авылы 1610―1620 елларда нигезләнгән[1]. Беренче бөтендөнья сугышына кадәр 350 хуҗалыктан торган, 2 мең кеше яшәгән авылда 3 мәчет, мөәзиннәр белән бергә 9 мулла булган[3].

Беренче җәмигъ мәчетендә имамнар:

  • 1878 елдан ― Сәләхетдин Сабит улы, имам-хатыйп һәм мөгаллим.
  • 1886 елдан ― Хафазетдин Сәгъдетдин улы Искәндәров (1857―1941), имам-хатыйп һәм мөгаллим.
  • 1887 елдан азанчы ― Габделхәлим Габделвәли улы (1855 елгы).
  • 1901 елдан ― Мөхәммәтсабир Габдрахман улы, имам.

Икенче җәмигъ мәчете дин әһелләре:

  • 1869 елдан азанчы ― Шаһиәхмәт Габделнасыйр улы Искәндәров (1820―1903).
  • 1891 елдан ― Мөхәммәтшакир Әхмәткәрим улы Мостафин (Туйкин, 1867―1914), имам һәм мөгаллим.
  • 1904 елдан азанчы ― Минһаҗетдин Сәгъдетдин улы.
  • 1907 елдан ― Бикмөхәммәт Гарифулла улы Әбләев, хатыйп.
  • 1907 елдан азанчы ― Әхмәтхафиз Биккә улы.
  • 1908 елдан ― Мөхәммәткамил Габдерәхим улы Вахитов (Камил Вахитов, 1883―1938), хатыйп.

Минзәләбаш авылының өченче җәмигъ мәчетен төзергә 1896 елның 24 декабрендә рөхсәт алынган. Дин әһелләре:

  • 1903 елдан азанчы ― Габдулла Әхмәди улы (1849 елгы).
  • 1910 елдан ― Габделгазый Сәгъдетдин улы (?―1910), имам.
  • 1912 елдан ― Тасгыйбулла Габдулла улы, имам[4].

1914―1915 елларда сәүдәгәр Мортаза Мусин акчасына төрле зурлыктагы известьташ блоклардан бер катлы мәчет салынган[5].

Мәдрәсәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Минзәләбаш өч мәхәлләдән торган. Һәр мәхәлләнең үзенең мәдрәсәсе булган. Анда күпчелек крестьян балалары укыган. Авылның таза тормышлы кешеләре, сәүдәгәрләр, шулай ук муллалар үз балаларын XX гасыр башында Уфа губернасындагы мәдрәсәләрнең иң күренеклеләре рәтенә кергән[6] Бәйрәкә, Иж-Бубый мәдрәсәләренә җибәреп укыткан, аларның күбесе, укып бетергәч, үзләре мулла булган[5].

XIX гасырда авылда малайлар өчен агачтан салынган ике, таштан төзелгән бер мәдрәсә эшләп килгән. Беренчесендә Шәрип Фәезов мөгаллим булган. Икенчесен 1894 елда Шәрәфетдин Ишегулов салдырган, анда шәкертләр якын-тирәдәге Дүсем, Ләшәү-Тамак (хәзерге Сарман районы авыллары), Сөләй, Урсалабаш (хәзерге Әлмәт районы авыллары), Илбәк, Мәсәгут (хәзерге Азнакай районы) авылларыннан да килеп укыган, мөгаллимнәр булып Сәләхетдин Сабитов (Сөләйдән), Хөсәен Әхмәтҗанов (Иске Минзәләбашныкы) эшләгән. 1897 елда Насыйбулла Мусин таштан малайлар өчен мәдрәсә салдырган[5].

Аръяк мәдрәсәсендә Туйкиннар нәселеннән Шакир Туйкин укыткан. Мәдрәсәләр әүвәл кадими мәдрәсәләр булган, XX гасыр башында мәдрәсәләргә «ысулы җәдит» кертелгән, язу тану «Сәвәдхан» дигән әлифбадан башланган. Арифметикадан дүрт төрле гамәлне үзләштергәннәр. Мәдрәсәләрдә укулар кар яугач башланып, язгы ташу чорында тәмамланган. Малайлар мәдрәсәләрдә кунып яшәгән. Авыл кызлары муллаларның өендә остабикәләрдән укыган[5]

Ризаэддин Фәхреддин «Асар» китабының I томында Минзәләбаш авылында җәмигъ мәчетендә имамлык иткән Вәлид бине Сәгыйдь бине Фулад бине Әмин (Вәлид ахун, 1806 елның 31 маенда вафат) турында, «Асар» китабының II томында Минзәләбаш авылында имам, мөдәррис һәм ахун булган Габделвахид бине Габделмәннан бине Аблай (1843 елның 14 ноябрендә вафат) турында язып калдырган. Габделвахид ахунның фарсы телен камил белүе, кыш көне шәкертләренең 500 булуы хәбәр ителә[7].

1928 елда авылдагы Хафазетдин мулла мәчете (Беренче җәмигъ мәчете) бинасын авыл халкы исеменнән клуб (уку йорты) итеп үзгәртергә карар чыгарыла. Авыл халкының җыелыш карарын Татарстан АССРның Үзәк Башкарма комитеты раслый һәм клуб ачылган дип санала[5].

1939 елда Татарстан АССР Югары Советы президиумының указы нигезендә өченче җәмигъ мәчетен ябып, мәктәп итеп файдалану өчен район башкарма комитеты карамагына тапшыралар[4].

Иске Минзәләбашның соңгы (1914―1915 елларда) төзелгән мәчете 1989 елда СССР Мәдәният министрлыгы тарафыннан республикакүләм сакланучы һәйкәлләр исемлегенә кертелгән булган[5]. Әмма авыл халкы иске таш мәчетне нигезенә кадәр сүтеп, аның янәшәсенә 1999 елда яңа мәчет салып куя. Иске таш мәчет урыны кызыл кирпеч белән әйләндереп алынган[4].

Мәчетнең өстән күренеше

Яңа бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1999 елда ачылган яңа мәчеткә «Ихлас» исеме бирелгән. Ике катлы таш бина газ белән җылытыла, бинага су кертелгән, тәһарәтханәсе бина эчендә. Гыйбадәт залы ~200 кеше сыйдыра. Манарасы бина янәшәсендә. Имамнар:

  • 1999–2005 елларда ― Җәүдәт хәзрәт Рәхимов
  • 2012 елдан ― Илдар хәзрәт Әшрәфуллин[4].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Иске Минзәләбаш авыл җирлеге.(үле сылтама) Җирлек турында
  2. История села Старый Мензелябаш. Татары без границ
  3. Иске Минзәләбаш (Старый Мензелябаш). Институт Татарской Энциклопедии
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 29, 97нче бит.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 170-72нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1.
  6. Ф. Г. Гарипова. Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары. ― Казан: «Мәгариф», 2005, – 247 б.
  7. Ризаэддин Фәхреддин. Асар. II том. № 224, 9-10нчы бит.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Список населенных мест по сведениям 1870 года : Калып:Lg. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1877. — Вып. XLV : Уфимская губерния / Обработан редактором В. Зверинским. — CXXXIX; 1л. карт; 195 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).
  • Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 170-172нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  • Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 29, 97нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

.