Нурлы (мәчет, Әлмәт)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нурлы (мәчет, Әлмәт) latin yazuında])
Мәчет
Нурлы
Ил Россия
шәһәр Татарстан, Әлмәт, Р. Галиев ур., 23
Дин Ислам
Мәхәллә Әлмәт районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре мәчет
Нигезләнгән 2009
Төзелеш еллары 20102022 еллар
Төп даталар:
2010 (төзелеш башлану)
2022 (ачылу)
Халәте гамәлдә

«Нурлы» мәчете – Татарстанның Әлмәт шәһәре «Агробистә» микрорайонында 2022 елның 31 августында ачылган ислам гыйбадәтханәсе. Мәчет Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә ачылган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 елда инициатив төркем Әлмәтнең «Алсу» («Агробистә») микрорайонында мәчет төзү тәкъдиме белән чыгыш ясый. [1] 2009 елда Әлмәт шәһәре башкарма комитеты тарафыннан мәчет төзелеше өчен җир кишәрлеге бүлеп бирелгән. 2010 елда төзелешкә беренче акчаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов биргән.[2] Нәкъ шул вакыттан мәчетне төзү эшләре башлана. Шулай ук төзелешкә шәһәр һәм микрорайон халкы, хәйриячеләр һәм иганәчеләр матди ярдәм күрсәтә. 2017 елдан мәчетне финанслауга «Татнефть» компаниясе кушыла.

2020 елда мәчет манарасына ярымай куела.

Мәчетне ачу тантанасында Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның Көнчыгыш төбәге казые Исмаил хәзрәт Сингатуллин[3], Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков, шәһәр һәм район имамнары һәм башка рәсми затлар катнашкан. [4]

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданы 270 кв. метр тәшкил иткән ике катлы мәчет 100 кешегә исәпләнгән. Цоколь часте булган мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тәһарәтханә, уку сыйныфлары, фарыз-заллар, никахлашу, исем кушу һәм имамнар өчен бүлмәләр бар. Рамазан аенда мәчеттә ифтарлар уздырыла. Мәчет газ, су, энергия белән тәэмин итү системаларына тоташтырылган, канализация системасы җиһазландырылган. [5]

Мәчетнең имамы – Хәлим улы Мәгъсум хәзрәт Нуретдинов.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]