Кышкар мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кышкар мәчете latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Мәчет
Кышкар мәчете
Ил Россия
Авыл ТР, Арча районы, Кышкар
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре ике заллы, манарасы түбәдә урнашкан җәмигъ мәчете
Нигезләүче Баязит бине Госман әл-Кышкарый
Төзелеш еллары ???—1777
Төп даталар:
1865 — киңәйтү, таш манара кую
1930 — ябылу, манарасы алыну

Кышкар мәчетеТатарстанның Арча районы Кышкар авылында урнашкан ислам дине гыйбадәтханәсе. XVIII гасыр уртасы татар дини архитектурасы истәлеге[1]. Мәчетне салдыруда һәм төзәттереп карап тотуда бай сәүдәгәр Баязит бине Госман әл-Кышкарый (?—1797) һәм аның нәселенең зур өлеше кергән.
Мәчет каршында данлыклы Кышкар мәдрәсәсе эшләгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кышкар авылының ике мәчетенең берсе булган ике катлы таш җәмигъ мәчетен Кышкардан чыккан бай сәүдәгәр Баязит бине Госман бине Габделкадыйр әл-Кышкари бине Камай 1776 елның азагында төзеткән[2]. Баязит бине Госман әл-Кышкарыйның вафатыннан соң аның улы Нәзир бине Баязит, оныгы Муса бине Нәзир мәчетне һәрвакыт төзәттереп һәм яңартып тора. Мортаза бине Мостафа бине Нәзир 1865 елда мәчетнең күп урыннарын үзгәртеп, киңәйтеп, алдына бер бүлмә ясатып, элек агачтан булган манараны таштан эшләтә.

100 ел дәвамында Кышкар мәчетенә һәм мәдрәсәсенә иганәчелек иткән сәүдәгәрләр нәселе бөлә (1877 елда Мортаза бине Мостафа бине Нәзир төрмәгә утыртыла), нәсел җебе өзелә, шунлыктан һәм кадими мәдрәсәләрнең даны кимеп, җәдиди мәдрәсәләрнең танылу алуы сәбәпле, мәчет каршында эшләп килгән данлыклы кадими мәдрәсә гади авыл мәдрәсәләреннән берни белән дә аерылмый башлый.

1930 елда манарасы аударылган.

Имамнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчетнең беренче имамнарыннан берсе — Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Татарстанның Кама Тамагы районы) Барыш авылыннан Сәгыйть бине Ибраһим. 17961813 елларда ул Кышкар мәдрәсәсе мөдәррисе булып, мәдрәсәгә танылу китерә.

Аның вафатыннан соң, Бохарада һәм Кабулда белем алган Фаяз бине Габделгазиз әл-Кенәри (?—1835) имам-хатыйб булып тора.

1835 елда имам итеп Якуб бине Яхъя әд-Дөбъязи (17791844) сайлана.

1846 елның 10 августыннан мәчет имамы вазифасына Исмәгыйль бине Муса (Ибраһим Үтәмишев, ?—1887) сайлана. Ул мәхәллә белән 40 ел җитәкчелек иткән. Бу эштә аңа уллары Ибраһим (1871 елдан) , Габдрахман (1876 елдан) ярдәм итәләр.

1887 елда Габдрахман бине Исмәгыйль Үтәмишев өлкән мулла итеп сайлана.

1900 елдан имам-хатыйб итеп Шәмсетдин Мирзаәхмәт улы Үтәгәнов (1857—?) билгеләнә. Ул билгеләнгәнче бераз вакыт мулла вазифасын мөәзин Мөхәммәтгомәр Муса улы Айдашев (1861—?) башкара.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кышкар мәдрәсәсе

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Арча төбәге тарихы (төзүчеләр Камил Низаметдинов, Илшат Хәлиуллин). К.: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00681-7
  2. Кышкар мәчете «Милләттәшләр» порталында

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]