Кышкар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кышкар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кышкар
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Арча районы
Эчке бүленеш урам
Нигезләнгән Казан ханлыгы
Климат уртача континенталь
Рәсми тел татар, рус]]
Халык саны 253 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселманнар

КышкарТатарстан Республикасының Арча районында урнашкан авыл, Яңа Кишет авыл җирлегенә буйсына. 110 хуҗалык бар.

Кышкар район үзәге Арчадан 31 чакрымда, җирле үзидарә үзәге Яңа Кишет авылыннан — 3, Казаннан 90 чакрым ераклыкта урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кышкар — тарихи чыганакларга кергән атама. Алат юлы өстендә утырган бу авыл Казан ханлыгы чоры чыганакларында, Казан өязенең теркәү кенәгәләрендә һ. б. тарихи документларда, авыллар исемлегендә искә алына. 16021603 еллардагы мәгълүматларны туплаган Казан өязенең теркәү кенәгәсендә бу авылда йомышлы татарлар яшәгәнлеге әйтелә. И. Ермолаев хезмәтендә 1590 елның сентябрь1591 елның август айларына нисбәтән Кышкар суы ярындагы Кышкар бушлыгы (пустошь) искә алына. Авыл янында археологлар болгар — Алтын Урда чорларына караган табылдык әйберләр һәм керамика кыйпылчыклары билгеләгәннәр.

Д. А. Корсаков хезмәтендә (XVIII йөз) авыл Нәянгуш печән пакуслары дип искә алына. Авылда 92 ясаклы татар яшәгәне әйтелә. А. Артемьев җыентыгында авыл Кышкар (Наянгул печән пакуслары) дип телгә алына. Симет суы янына утырган бу авылның 130 хуҗалыгында 608 ир-ат һәм 590 хатын-кыз көн иткән. Авылда бер мәчет, биш мәдрәсә, ике гади киҗемамык туку фабрикасы булган. Кышкар авылы Н. Н. Вечеслав хезмәтендә дә искә алына.

Ашыт суының кушылдыгы Симет ярына утырган Кышкар, Симетбаш, Олы Мәңгәр, Иске Мәңгәр, Яңа Мәңгәр, Бәхтияр, Яңа Кишет, Иске Кишет авыллары, июнь ахырында Кишет җыены үткәргәннәр.

Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрендә Кышкар авылы турында болай дип яза: «Элек заманнан ук дәүләтле байлары һәм зур мәдрәсә тотып, күп шәкертләр җыеп дәрес әйтүче имамнары белән дан һәм шөһрәт казанган авыл».

Авыл исеме хезмәттә Мелла Шәмсетдин бине Габдерәшид әл-Кышкарый турында сөйләгәндә искә алына. Бу шәхес тумышы белән Кышкар авылыннан бер ятим бала була. Ташкичү кешесе Баязид бине Ибраһим бине Әбәк бине Туйхуҗа — күп маллы бер бай кеше — үзенең баласы булмаганлыктан, бу Шәмсетдинне уллыкка алып тәрбияли һәм укытып камиллеккә ирештерә. Ахырда Бохарада белем алдырып, Ташкичүдә имам хатип һәм мөдәррис итеп билгеләүгә ирешә. Әлеге Баязид бай мелла Шәмсетдин өчен, бик киң һәм биек итеп, ике кара-каршы бинадан торган зур мәдрәсә салдыра.

Кышкар авылы ике яктан — Кышкар һәм Нәянгуш өлешләреннән торган. Кышкар ягы казаклы булып патшага солдат биргән. Нәянгуш ягы ясаклы булган. Бу якта марилар да яшәгән. Шулай ук монда мануфактура тоткан Муса һәм Мортаза байларның эшчеләре торган. Авылда Муса һәм Мортаза байларның кытат (тыгыз ефәк тукыма) фабрикалары булган. Кышкарга кыш көне фабрикага эшләргә килгәннәр, ә җәйгә алпавытка кайтып китә торган булганнар. Шуннан авыл исеме дә Кышкар булып калган. Нәянгуш ягына каяндыр печән чабарга килгән кешеләр төпләнеп калган, имеш. Авыл янындагы урман «Царский сад», «Корабельная роща» дип аталган. Урманнан лашманчылар патша хөкүмәте өчен агач кискәннәр. Кышкарның Һидият дигән кешесе «мин — лашманчы» дип сөйли торган булган. Шура авылының бирге ягында Оры өсләренә кадәрге урман «Файзуллинская дача» дип аталган.

Кышкар авылы мәдрәсәсе белән данлыклы булган. Авыл бабайлары сөйләвенә караганда, Кышкар мәдрәсәсе шәкертләрен күзәтеп тору өчен бер җандар куелган. Ул керәшен татары булган, мулла вәгазь сөйләгәнне тыңлап утырган.

XIX йөздә төзелгән мәдрәсә бинасы хәзер архитектура һәйкәле булып исәпләнә. Заманасында бу мәдрәсәдә Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф, татар драматургиясенең күренекле вәкиле Фатих Халиди, татар мәгариф эшлеклесе Мотыйгулла Төхфәтуллин һ. б. укыганнар.

Авылда архитектура һәйкәлләре исемлегенә тагын XIX йөз ахыры — XX йөз башында төзелгән мулла йорты һәм ике мәчет кергән. Мәчетләрнең берсе XVIII йөзнең соңгы чирегендә төзелгән, 1865 елда бераз үзгәртелгән. Мәчет бинасы Баязид бине Госман әл-Кышкарый тарафыннан салынган. Икенче мәчет 1889 елда төзелгән. Кышкар авылы мәчете турында Шиһабетдин Мәрҗани түбәндәгеләрне яза: «Хәзерге таш мәчетне шушы авыл әһәлисеннән мәшһүр бай Баязид бине Госман бине Габделкадыйр әл-Кышкарый бине Камай 1190 (1776) елның азагында төзеткән. Шул ук елны атасы Госман мирасын бүлгәндә, бертуган энеләре: «Мәчет төзелешенә тоткан акчаңны үз хисабыңа исәпләмәсәң, без риза булмыйбыз»,— дигәч, «Бик яхшы, мәчет минем өлешемә хисаплансын, әмма сезнең Мәкәләй дәгъвасы буенча булган әрәм-шәрәм итүегезгә мин дә риза булмыйм, үз өлешегезгә хисапланыр»,— дип җавап биргән һәм шулай итеп энеләрен чигенергә мәҗбүр иткән. Үзе 1212 (1797) елда вафат булган. Вафатыннан соң улы һәм оныгы, һәркайсы иң зур сәүдәгәрләр һәм мәшһүр байлар булып, ул мәчетне һәрвакыт төзәттереп һәм яңартып тордылар. Бигрәк тә Мортаза 1282 (1865) елда мәчетнең күп урыннарын үзгәртеп, киңәйтеп, кыйбласы тарафыннан өч баг чамасы арттырып, манарасын таштан эшләтте. Алдына башмак, кәвеш салырга бер бүлмә арттырды. Башта манарасы агачтан булып, алгы өлеше юк иде».

Авылда тагын Үтәмешевләр йорты булган.

Бу бер катлы агач йорт XIXXX гасырлар чигендә төзелгән, имам хатип Габдрахман Исмәгыйль улы Үтәмешевнең милке булган. Г. И. Үтәмешев чыгышы белән Мәчкәрә авылының атаклы сәүдәгәрләре нәселеннән. Аның әтисе Исмәгыйль Муса улы Үтәмешев (1887 елда вафат), 1844 елда Бохарадан укып кайтып, Кышкарда мулла була, заманының укымышлы кешесе, тирән белемле мөдәррис буларак дан казана, шәкертләр туплый. Әмма, Ш. Мәрҗани фикеренчә, табигать тарафыннан бирелгән сәләтенә һәм гыйлемлегенә карамастан, И. М. Үтәмешев тәкәбберлектән котыла алмаган, дан-шөһрәт яраткан. Ул Ш. Мәрҗанинең фикри дошманына әверелгән. Шулай да, Җ. Вәлиди бәяләвенчә, И. М. Үтәмешев үз чорының атаклысы булган, хәтта Бохарада да аның абруе белән исәпләшкәннәр. Хәзерге вакытта салынган йорт, ихтимал, И. М. Үтәмешевнең вафатыннан соң, аның улы Г. И. Үтәмешев тарафыннан төзәтелгән булыр.

Авыл басуында Завод буе, Симет, Тирән, Миләш, Баткак, Чытлык, Нарат, Абыстай, Әмир, Даулы көек елга-ермаклары бар. Даулы көек елгасы янындагы җир-басулар өчен кыш-карлылар Яңа Кишет авылы халкы белән сугышып йөргәннәр. Чишмә-кизләүләрнең күренеклеләре: Абыстай, Бадиан, Сабир, Фабрик, Шәкүр, Мулла, Ташчишмә, Гыйбад чишмәләре һ.б. Авыл басуында Мөхетдин, Яңа Мәңгәр күлләре бар. 1907 елда Кышкар авылында Кәрим бай җәдит мәктәбе ача, аңа укытучыны читтән чакыралар.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта Кышкар авылы зур түгел. Ләкин монда авылларын, туган туфракларын яратучы, эшчән, тырыш кешеләр яши. Авылда яшеллек күп, йортлар әйбәт, халкы булган һәм уңган. Авылның киләчәге өметле.

Халык әби-баба йокыга талган зиратны карап һәм тәрбияләп тора. Зиратның тирә-юне тотып алынган, печәне чабыла, чүп-чардан арындырыла.

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кышкар авылында тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Рузәл Габдуллаҗан улы Йосыпов (1938) туып үскән.

Икътисад һәм социаль тармак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вамин—Мәрҗани ҖЧҖкә карый.

Башлангыч мәктәп, ФАП, спорткомплексы, китапханә бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]