Тукай юлы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тукай юлы latin yazuında])
Тукай юлы
... хөрмәтенә аталган Габдулла Тукай
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Юл башы Тукай музее
Соңгы ноктасы Иске Кырлай

Тукай юлы – Путь ТукаяТатарстанда беренче җәяүле туристик сукмак; халык проекты. Максаты: Татарстан һәм Россия халкын, шулай ук чит илләрдә яшәүчеләрне актив һәм интеллектуаль ялга җәлеп итү; татар телен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калу; Габдулла Тукайның туган ягын, биографиясен һәм иҗатын өйрәнү.[1]

Тукай юлы Арча, Әтнә, Балтач һәм Биектау районнары (искечә, Арча - Иске Кырлай - Хотня - Өчиле - Кошлауч - Иске Казан - Камаево) аша уза. Туристларны юл буе мәчетләр, чишмәләр, кемпинглар һәм урындагы музейлар көтә. Биектау районында Кара күл, Зәңгәр күлләр, «Иске Казан» музей-тыюлыгы, Евгений Боратынский музее, Әтнә районында - Уржума юлы, җирле туган якны өйрәнү музее, Сибгат Хәким музее, Шиһабетдин Мәрҗани йорты, сәүдәгәр Вәли Бая йорты һәм башкалар тәкъдим ителә. Арча районында XIX гасырда хәлле крестьян музее, Габдулла Тукай музей комплексы, Шәмсетдин Күлтәси музее һәм башкалар бар. Сукмак төбәккә туристлар җәлеп итәргә һәм республиканың тарихи мирасына игътибарны арттырырга тиеш. «Тукай юлы» проектын халык арасында таныту һәм катнашучыларны җәлеп итү максатыннан проектның бренды булдырылган. Тукайның популяр әкияте геройлары Кәҗә белән Сарык — проектның сиволы. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты Гадел символларның авторы.

Сайланган маршрутка карап, сукмакның озынлыгы 85-100 км. Оештыручылар теләк белдергән һәркемне сәяхәткә чакыра. Юлны җәяү яки велосипедта узара мөмкин. Маршрут буенча кибетләр һәм кафелар бар. Маршрутны үтү өчен иң уңыйлы чор — июльдән октябрьгә кадәр, бу климат шартлары белән бәйле.

Юл Казанда Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейдан (Г.Тукай ур., 74) башлана, анда юлчыларны сәламлиләр, маршрут белән таныштыралар, кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итәләр. Тукай юлы Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукай музеенда төгәлләнә, анда туристларга Юлны узу турында истәлекле сертификат тапшырыла.

Юлга нигез салучылар — Велосипедчылар берлеге һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге.[2]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габдулла Тукай

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]