Өчиле
Внешний вид
Өчиле авылы, Арча районында, район үзәгеннән 13 км төньяктарак, Казансу елгасының уң кушылдыгы Бирәзә суы буенда. 17 йөз нигез салына (элеккеге исем – Кече Бирәзә). 1989 елда 224 кеше (татарлар), 2000 елда 243 кеше яши, 2010 елда 271 кеше яши. Халкының төп шөгыле – терлекчелек. Урта мәктәп. Клуб. 19 йөздә орчык, көянтә ясау кәсепчелеге белән мәгълүм. Мәчет – 19 йөзнең архитектура истәлеге; мәчетнең имам-хатибы Габдулла Тукайның бабасы Зиннәтулла Зәйнелбәшир улы була.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|