Носы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Носы latin yazuında])
Носы
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Арча районы
Координатлар 56°26'тн, 49°56'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 317 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422005
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Нуса

НосыТатарстан Республикасының Арча районындагы авыл.

Почта индексы — 422005.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Носы авылы тарихы

  • Моннан 200-250 еллар элек карурман арасыннан агучы кечкенә генә елганың сулъяк ярыны татар, мари, рус, милләтеннән булган 3 хуҗалык килеп урнаша. Бу урын аларны үзенең салкын, тәмле сулы чишмәләре белән үзенә тарта. Сокланмаслык та түгел шул: 1 километрга якын аралыкта челтерәп чишмә сулары ага. Чишмә яшәү чыганагы, табигатенең саф матурлыгы. Бервакыт ерактан килүче юлаучы бик сусап, йотлыгып шушы чишмәләрнең берсенә ятып су эчә һәм: “Ну, суы.”-дип куя. Аның бу сүзләрен чишмәгә төшүче кеше дә ишетеп кала, үз хуҗалыклары яшәгән җирне “Ну,суы” авылы дип атарга кирәк дигән фикергә килә. Тиздән бу тирәгә күчеп килүче хуҗалыкларның саны арта, авылның исеме дә әйтү өчен җайлаштырылып Носы дип атала башлый. Халык бик тырышып, тирә-яктагы агачларны төпләп, чәчүлек җирен әзерли, игенчелек белән шөгыльләнә башлый. Тирә-яктагы урманнарга гөмбәгә, җиләк-җимешкә йөриләр. Авылның горурлыгы булган чишмәләрне чистартып,саклап торалар,тау астына төшү өчен уңайлы булган урыннанда яңа чишмәләр җан өрәләр. Акрынлап Носы төп халкы татарлар булган, ике мәхәлләле зур авылга өйләнә. Урманнардан чистартылган җир мәйданнары да артканнан арта бара. Бу чорда, нигездә, елганың уң як ярындагы җирләр төпләнә, ә сул як ярда тоташ карурман шаулый. Еллар узу белән сул яктагы урманнар да киселеп бетә,Шушмабаш белән Носы арасында табигать могҗизасы булган түгәрәк чыршы гына утырып кала. Ул чыршы әле 1980 нче елларга кадәр яшәде, аның турында бик серле риваятьләр сөйлиләр. Чыршының урыны хәзер дә басу уртасында яшел утраучык булып саклана.
  • 1700 нчы еллар тирәсендә янгын чыгып, авыл янып бетә, аны яңадан төзиләр.
  • 1812 нче елда авылга махсус рәвештә ут төрттереп яндырылар, авыл тоташ янып бетә. Бик күп хуҗалыклар бу җирләрдән мари якларына күчеп китә, ләкин шуннан соң да әле авылда 350 хуҗалык кала. Авыл халкы 1931 елга кадәр аерым хуҗалыклар булып эшли. Арасында бае, ярлысы, урта хәллесе була, шулай да халык тыныч,тату яши, тирә-яктагы крестьян күтәрешләреннән дә читтәрәк калырга тырыша.
  • 1931 елда авылда колхозлашу башлана һәм 1933 нче елда тәмамлана, Буденный исемендәге колхоз оеша. Коллективлаштыру бик авыр шартларда бара. Җыелышлар үткәрү, аңлату эшләре алып бару аз санлы гына коммунистлар җилкәсенә төшә. Хәбибуллин Нигъмәт, Әхмәтов Вәли, Мортазин Фазулла, Сайфуллин Зиннәт, Усманов Кави беренче коммунистлар булалар.

Колхозның беренче председателе итеп Фәйзрахманов Габдрахман, авыл Советы председателе итеп Исхаков Исмәгыйль сайлана, колхоз председателе ярдәмчесе итеп Зөбәеров Ислам билгеләнә. Колхоз сигез бригададан тора, аларны Бикморатов Гарафетдин, Әхмәтов Габделгаги, Шакиров Шәрифулла, Сибгатуллина Рабига, Хәлиев Кави, Хөснетдинов Мифтахетдин, Вәлиев Нәҗми җитәкчелек итә. Фәйзрахманов Габдрахман авырып китү сәбәпле, 1933 нче елда колхоз председателе итеп Мортазин Фазулла билгеләнә. Ул авылда ныклы тәртип урнаштыра. Ат абзарлары төзелә, ашлык саклау өчен берничә амбар салына. Бу елларда ашлыкның тулай җыемы да шактый арта.

Арча төбәге Носы авылындагы мәчетнең манарасын юк итүче Габит Сибгатуллин була. Мәчет вакыйгасыннан соң чалт аяз җәй көнне, җилсез-нисез вакытта кинәт өермә чыгып, Габитның өен күтәреп алып китә. Өйне әллә ничә чакрым алып барганнан соң, өермә юкка чыга.

  • 1934 елда Носыда җидееллык агач мәктәп салына. Бу мәктәптә Шушмабаш, Шекә, Пөшәңгәр, Мирҗәм, Болгар авылларыннан да йөреп укыйлар.
  • 1936 елда авылга беренче трактор кайта, беренчеләрдән булып тракторга Гыйльманова Маһирә утыра һәм басуда беренче буразналарны ул суза.
  • Шул ук 1936 нчы елда авылда әртил оеша, анда чыпта сугу,чана ясау,көпчәк ясау цехлары була. 1957 елда әртил Шушмабашка күчерелә.
  • 1937-1938 елларда тракторлар саны арта, Шушмабаш МТСында укып кайткан яшьләр техникага бик теләп утыра. МТС төзелгәч, Мортазин Фазулла аның директоры итпе билгеләнә, Бикморатов Гарафетдин колхоз председателе итеп сайлана, колхоз белән 1941 нче елга кадәр идарә әйтә.
  • 1941 нче елда председетель итеп яңадан Фәйзрахманов Габдрахман сайлана.
  • 1941 елда авылда 198 хуҗалык була.
  • 1947 нче елда күрше Ишнарат авылындагы Тельман исемендәге колхоз Буденный колхозы составына кертелә, берләшкән колхозның председетеле итеп Миңнуллин Мөхәммшдулла билгеләнә.
  • 1949 елдан колхоз белән яңадан Мортазин Фазулла идарә итә.
  • 1957 нче елда Носы “Северный” совхозы составына керәгән иң зур бригадаларының берсенә әйләнә. “Северный” совхозы белән Носы мәктәбендә белем алган Советлар Союзы герое Нәкыйп Сафин җитәкчелек итә. Авыл халкы күңелендә бик җылы, яхшы истәлекләр калдыра. Халык эшләгән өчен акча ала башлый, тормыш шартлары җиңеләя, авылда бик күп торак-көнкүреш объектлары төзелә.
  • 1966 нчы елда кибет яңартыла.
  • 1970 нче елда мәчет кибет итеп үзгәртеп корыла.
  • 1977 нче елда яңа китапханә төзелә, Носы елгасында зур сусаклагыч төзелә.
  • 1986-1987 нче елларда Шушмабаш-Носы дамбасы өелә.
  • 1990 нчы елда составыны Носы, Сәрдәбаш, Ишнарат авыллары кергән “Носы” совхозы төзелә, директоры итеп Хәсәншәех авылы егете Хәйруллин Рөстәм Габдуллаҗан улы билгеләнә.
  • Яңа совхозга берләшү авыл тормышына зур яңалыклар алып килә: күп хуҗалыклар өйләренә янкормалар төзиләр, совхоз ярдәме белән 10 кирпеч йорт төзелә, һәр хуҗалыкта артезиан коелары казыла.
  • 1991 нче елда совхоз ашханәсе төзелә.
  • 1992 елда ягулык станциясе төзелә.
  • 1993 нче елда зур гараж һәм машина-трактор паркы сафка баса.
  • 1994 нче елда агач яру цехы, ашлык эшкәртү өчен КЗС төзелә.
  • 1999 елда авылда газлаштыру төгәлләнә.
  • 1995-2001 нче елларда күмәк хуҗалык белән Фәйзрахманов Ирек Ибраһим улы идарә итә.
  • 2001 нче елның май аенда “Носы” күмәк хуҗалыгы, халыкның каршы килүенә карамастан, таркатыла, Носы авылы Н.Сафин исемендәге хуҗалык составына кертелә.
  • 2001 нче елның октябрендә Носы яңадан “Северный” күмәк хуҗалыгына кушыла.
  • Хәзерге вакытта Носыда 103 хуҗалык бар, 354 кеше яши.
  • 2004 нче елның 2 нче сентябрендә күп елларга сузылган халык хыялы тормышка ашты, Татарстан хөкүмәте, Арча районы администрациясе башлыгы Алмас Әминович Нәзиров һәм урынбасарлары тырышлыгы белән, замана таләпләренә җавап бирерлек яңа 107 укучыга исәпләнгән мәктәп ачылды, компьютер классы, спорт залы булган мәктәп хәзерге вакытта укучыларга,яшьләргә зур мөмкинлекләр ачты.
  • 2005 нче елда якташыбыз авыл хуҗалыгы министры урынбасары Миннебаев Рашат Нәкыйпович ярдәме белән Носы зираты тимер рәшәткә белән әйләндерелде. Файзрахманов Хаҗи,Ирек һәм авыл халкы ярдәме белән әйберләр кую өчен, корылма төзелде.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.9 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.8 °C 19.9 °C 17.1 °C 11.5 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.